БУ – СЕР!
-
«ДУСТЫМ ӘЙБЕРЛӘР УРЛЫЙ!»
«Өч ай элек кыйбатлы сәгатемне югалттым. Аны әти белән әни 16 яшьлегемә бүләк иткәннәр иде. Шушы вакыт дәвамында һаман эзлим, әмма таба алмыйм. Бик озак искә төшереп карадым. Кая куеп калдырганымны хәтерләмим. «Урламадылармы икән?» дип тә шикләнәм. Сәгатем югалган көннәрдә бездә дус кызым кунакта булган иде... Ул түгел микән? Аның үзеннән сорарга батырчылыгым җитми. Араларны да бозасым килми». -
«ӘТИ-ӘНИ ИРЕГЕМНЕ КЫСА...»
«3 ел элек апам никахсыз балага узды. Җаннарына әле дә тынычлык тапмаган әти-әнием шушы хәлдән соң мине бик нык контрольгә алды: «анда барма!», «ул егет белән очрашма!» дип кенә торалар. Апамның ялгышлыклары аркасында ирегемне кысуларын теләмим. Минем соң ни гаебем бар?!» -
«АНЫҢ БЕЛӘН КҮРЕШЕРГӘ КУРКАМ...»
«Моннан өч ай элек Интернет аша бер егет белән таныштым. Соңгы көннәрдә очрашуга чакыра. Мин, аның белән күзгә-күз калырга куркып, төрле сәбәпләр табып, очрашудан баш тарттым. Тик гел болай дәвам итә алмый... «Мине ошатмас» дигән шигем дә бар. Кеше Интернетта бер, тормышта икенче бит ул. Аның турында күпләр «бик яхшы егет ул» диләр. Нишләргә икән? Киңәш бирегезче». -
«ӘНИ ТЕЛЕФОНЫМНЫ ТИКШЕРӘ»
«Әни телефонымны тикшерә. Аның шәхси әйбер булуын аңлатып та карыйм – файдасыз. Берсендә хәтта шуның аркасында бик каты сүзгә дә килдек. Әти дә әйтеп карый. Барыбер мин күрмәгәндә генә тикшергәли. Нәрсәдән шикләнәдер – аңламыйм. Нишләргә?» -
«БУЕМ КЫСКА... НИШЛИМ?!»
«Минем буем кыска. Тиздән мәктәпне тәмамлыйм. Кызлар каратасым килә. Шундый булып туганыма берәүнең дә гаепле булмавын аңлыйм. Тик барыбер кыен миңа. Егетләр янында да аерылып торам. Алар тарафыннан төрттерүләр дә булгалый. Спорт белән шөгыльләнү, нәрсә булса да ашау шулай ук булышмый. Әти-әнием дә кыска буйлылар...» -
«МӘКТӘПНЕ ТӘМАМЛАГАЧ, КИЯҮГӘ ЧЫГАРГА ТЕЛИМ»
«Хәзер мин 11нче сыйныфта укыйм. Егетем бар. Аңа 23 яшь. Мин укып бетергәч, өйләнешергә телибез. Әмма әти-әнием моңа бик каршы. Кияүгә чыксам да, укуымны дәвам итәргә уйлыйм. Алар барыбер ризалык бирми. Нишләргә киңәш итәсез?» -
«БАЛАМ, УНИВЕРСИТЕТНЫ ТАШЛЫЙМ, ДИ...»
«Исәнмесез, кадерле «Ялкын» редакциясе. Ике ел элек улыбыз, БДИны уңышлы гына тапшырып, Казандагы югары уку йортларының берсенә укырга кергән иде. Инженер һөнәре алып чыгарга тиеш. Тик соңгы вакытта укуын ташлау турында уйлана. Музыка көллиятенә китәм, ди. Нишләргә дә белгән юк, бик борчылабыз. Бигрәк тә ирем каршы. Ир-ат югары белемле булырга тиеш, ди. Берәр файдалы киңәш бирсәгез иде...» -
«ИНТЕРНЕТТА УТЫРЫРГА РӨХСӘТ ИТМИЛӘР»
«Әти-әнием миңа Интернетта утырырга рөхсәт итми. Күп дигәндә, атнага бер тапкыр керергә ярый. Алардан качып анда утырудан туйдым. Дусларым Интернетта аралаша. Мин кайчак мөһим яңалыкларны да белми калам. «Миңа әти белән әни Интернетта утырырга рөхсәт бирми» дип әйтә алмыйм бит инде аларга. Нишләргә?» -
«ДЕТДОМНАН БАЛА АЛДЫК. УЛЫМ КАБУЛ ИТМИ…»
Безнең 13 яшьлек улыбыз бар. Ярты ел элек балалар йортыннан сабый алдык. Улыбызга гаиләдә берүзенә күңелсез булмас, энесе белән уртак телне бик тиз табарлар кебек тоелган иде. Тик чынлыкта алай булып чыкмады. Улыбыз яңа энесен кабул итми. Энесе янына бармау, аның белән уйнамау гына түгел, гомумән, сүзне тыңламый башлады. -
«АПАМНЫҢ ЕГЕТЕН ЯРАТАМ...»
«Мин гашыйк булдым. Тик бу минем өчен бер дә шатлыклы вакыйга түгел. Чөнки ул кеше – бертуган апамның егете. Аларны бергә күргән саен, йөрәгем өзгәләнә. Нишләргә миңа?.. -
«ӘТИ ӘНИЕМӘ ХЫЯНӘТ ИТӘ...»
“Кая барырга, кемгә сөйләргә белмәгәч, сезгә язам. Беркөнне урам буйлап барганда әтиемне башка хатын-кыз белән күрдем... Ул аның битеннән үбеп алды... Әти әнигә хыянәт итә. Нишләргә? Бу турыда әнигә сөйләргәме? Бик авыр миңа”. -
15 ЯШЬЛЕК КЫЗЫМНЫҢ ЕГЕТЕ БАР. АЛДАНЫР ДИП КУРКАМ...
15 яшьлек кызым үзеннән 3 яшькә өлкәнрәк егет белән очраша. Дөресен әйтим, югалып калдым... Сүз кузгата башласам: «Без дуслар гына», – ди. «Ялганлый күрмәсен, алдана күрмә», – дисәм, гомумән, кызып китә. -
БАЛАМНЫҢ ТЕЛЕФОНЫНДА ПАРОЛЬ...
«Кадерле «Ялкын» журналы! Әниләрдән сезгә шактый хатлар килә. Сез аларга һәрвакыт төпле киңәшләр белән ярдәм итәсез. Шуңа күрә мин дә үз проблемам турында язарга булдым. Тиздән кызыма 15 яшь тула. Гомергә дә миннән нидер яшергәне юк иде. Ә якынча бер ай элек телефонына пароль урнаштырган. Моңа кадәр ул күрмәгәндә генә кереп, кемнәр белән аралашканын, нинди сайтларда утырганлыгын карап, тикшереп тора идем. Хәзер андый мөмкинлегем юк. Миндә – паника. Балам берәр начар компаниягә эләгер, туры юлдан тайпылыр дип куркам. Уртага салып сөйләшергә дә шүрлим. Тагын да ныграк үз эченә бикләнсә, нишләрмен?» -
КЫЗЫМ МИҢА СЕРЛӘРЕН СӨЙЛӘМИ
«Кызыма 15 яшь. Соңгы вакытта үзгәрде дә куйды. Моңа кадәр минем белән дусларча аралашса, соңгы вакытта бер серен дә сөйләми башлады. Гаиләбез дә имин. Дус-тату яшибез, югыйсә. Ә кызым ни өчендер үз эченә бикләнде. Нишләргә дә белмим хәзер. Берәр начар компаниягә эләктеме әллә дигән уйлар күңелемә тынгы бирми! Кадерле «Ялкын» редакциясе! Берәр файдалы киңәш бирегезче, зинһар!» Лилия, Арча -
"ӘТИ-ӘНИ АНЫҢ БЕЛӘН ОЧРАШУЫМА КАРШЫ..."
«Егетем миннән 7 яшькә олы, үзем 8нче сыйныфта укыйм. Бер-беребезне бик яратабыз. Әмма әти-әнием моңа каршы. Әни бераз аңлый башлады бугай инде, ә әти бу хакта сүз әйтергә авызны да ачтыртмый. Нишләргә? Миңа бик авыр».
Белми калма
-
5 сентября 2025 - 14:31
МӘКТӘП КАНИКУЛЛАРЫ КАЙЧАН БАШЛАНА?
-
4 сентября 2025 - 10:31
ТИНЧУРИН ТЕАТРАЛЬ СЕЗОНГА СТАРТ БИРӘ
-
3 сентября 2025 - 18:09
ЛАЕШ ГИМНАЗИЯСЕНДӘ ТЕРРОРЧЫЛЫК АКТЛАРЫ НӘТИҖӘСЕНДӘ ҺӘЛАК БУЛГАННАРНЫ ИСКӘ АЛДЫЛАР
-
3 сентября 2025 - 13:24
«ТАТАР КЫЗЫ – 2025» ХАЛЫКАРА БӘЙГЕСЕНЕҢ ФИНАЛЫ КАЙДА БУЛА?