БУ – СЕР!
-
ФИЗИКА УКЫТУЧЫСЫ УЛЫМНЫ КИМСЕТӘ!
Физика укытучысы улыма каныга. Ул – гуманитарий. Инглиз теле, әдәбият кебек дәресләрне бик яратып укый, сыйныфташларыннан күпкә алда бара. Ә математика, физика кебек төгәл фәннәргә артык сәләте юк, тик үзе артта калмаска тырыша. Укытучы шуны күрми микәнни?! Әзрәк канатландырып җибәрсә, баланың күңеле дә булыр, теләге дә артыр иде. Яшьтәшләре алдында шәхесен кимсетүче сүзләр дә ычкындыргалый. Монысы бөтенләй башыма сыймый. Педагог бит ул! Нишләргә? Баламны ничек якларга? Аңа бу ситуациядә үзен ничек тотарга? -
«УКЫТУЧЫМА ГАШЫЙК БУЛДЫМ...»
«Бәлки, мин, егет кеше буларак, соравымны редакциягә юлларга да тиеш булмаганмындыр, тик киңәш сорый алырдай кешем башка юк. Мин үземнән 7 яшькә зуррак укытучыма гашыйк булдым. Нишләргә дә белмим, киңәш бирсәгез иде». -
«ТАБИБ БУЛАСЫМ КИЛМИ...»
«Быел 10нчы сыйныфны тәмамладым. Киләсе уку елында БДИ көтә. Инде бүгеннән үк кайсы фәннәрдән имтихан бирәсен уйларга, сайларга кирәк. Мин кечкенәдән театр дип янам-көям. Укырга да шушы юнәлеш буенча керәсем килә. Әмма әти-әнием минем артист булуыма каршы, аларның мине табиб итеп күрәселәре килә. Нишләргә? Киңәш бирсәгез иде». -
БАЛАМ АКЧАНЫ КҮП СОРЫЙ БАШЛАДЫ!..
«Без шәһәр тибындагы посёлокта яшибез. Баланы мәктәпкә чыгарып җибәргәндә, кесәсенә акча тыга торган гадәтем бар иде. Тамагы ачса, кирәге чыкса дигәндәй... Соңгы арада үзе дә сорап ала башлады, суммасы зурайганнан-зурая. “Нәрсәгә шулкадәр?” дип кызыксынсаң, кесә чыгымнарына, дип кенә җаваплый. Күңелгә төрле шомлы уйлар керә, ялгыш юлда йөрми микән, дим... Сезнең балаларыгыз акча сорап аламы? Ни өчен тотканнарын беләсезме?» -
«ЕГЕТЕМНЕ ЯРАТМЫЙМ...»
«Исәнмесез, «Ялкын» редакциясе. Бик кыен хәлдә калдым. Инде ике ел йөргән егетем бар. Ул мине бик ярата. Мин дә аны ярата идем... Әмма бу җәйдә көтмәгәндә башка кешегә гашыйк булдым. Башканы яраткан килеш, егетем белән очраша алмыйм. Тик аның белән мөнәсәбәтләрне ничек өзәргә икәнлеген дә белмим. Йөрәген яралыйсым килми. Нишләргә миңа? Киңәш бирсәгез иде». -
«ЕГЕТЕМ ЭЧӘ...»
«Мин – диндәге кыз, яулык бәйлим, намаз укыйм. Ә аралаша торган егетем ислам кануннары буенча яшәми. Тәмәке тарта, әле беркөнне эчкәнен дә белеп алдым. Хәзер нишләргә дә белмим. Аның белән арамны өзәсем килми. Киңәш бирсәгез иде». -
16 ЯШЬЛЕК КЫЗЫМ ЯУЛЫК ЯБАМ, ДИ...
«Без – гади татар гаиләсе. Ислам дине кануннарын төгәл үтәп яшибез дип мактана алмыйм. Күптән түгел 16 яшьлек кызым, яныма килеп: «Әни, мин яулык ябарга булдым», – диде. Догалар ятлый башлады. Мин аптырашта. Нәрсә уйларга да белмим. Бер яктан сөенергә генә тиешмен кебек. Начар юлдан китмәгән бит, дингә басарга уйлаган… Икенче яктан, мин куркам. “Берәр сектага эләкмәгәнме?” дип, бик борчылам. Кызым үзе моны кире кага. «Әллә нәрсәләр уйлап чыгарасың», – ди… Нишләргә дә белмим. Киңәш бирегезче…» -
БАЛАМ «ЯҢА ӘТИ»НЕ КАБУЛ ИТМИ
«Сезнең журналда «Әти-әни аерылышу – һәрвакыт трагедия» дигән язманы укыдым да үз проблемам белән уртаклашырга булдым. Кызганыч, әлеге күңелсез хәл безнең гаиләне дә читләтеп үтмәде. Якынча биш ел эле... -
«УЛ 3 КЫЗ БЕЛӘН БЕРЬЮЛЫ АРАЛАША...»
«Мин ошатып, аралашып йөргән егет минем һәм тагын 2 кыз белән (мин белгәне) берьюлы аралаша. «Ошыйсың», – ди. Аңа ышанырга да, ышанмаска да белмим. Нишләргә?»
Аноним, 16 яшь
Динара Зиннәтова, Вк... -
«СИМЕЗ»ДИП КОТЫРТАЛАР...
Мин – таза. Сыйныфташларым әйткәнчә, симез. Бертутаусыз котыртуларыннан, теләсә нәрсә әйтүләреннән туйдым. Инде каникуллар да үтеп бетә, ә минем мәктәпкә бөтенләй барасым килми. Ябыгырга телим, әмма... -
"КОТКАРЫГЫЗ: АНДА - ЭТ!"
– Миңа 13 яшь һәм мин этләрдән куркам. Бик каты куркам. Кечкенә вакытта, миңа зур эт ташланган булган. Ул уйнарга гына теләгән, тешлим дип сикермәгән дә инде үзе. Тик шул көннән соң этләрдән курку хис... -
«ЕГЕТЛӘРДӘН КУРКАМ!»
«Классташ кызларым инде күптән егетләр белән йөри башлады. Ә мин егетләрдән оялам, куркам хәтта. Бу нормаль күренешме?»
Аноним, 16 яшь
Сөмбел Вәлиева, студент, 21 яшь:
«Борчылырлык урын юк. Ә... -
«МИН ҮЗЕМНЕ ЯРАТМЫЙМ!»
«Мин үз-үземә ошамыйм. Ничек үзеңне барлык кимчелекләрең белән яратырга өйрәнергә?»
Аноним, 17 яшь.
Олег Миняев, аспирант, 25 яшь:
«Кызганыч, сорау бирүче үзенең кызмы, егетме икәнен язмаган.... -
"ЯРАТАМ! ҮЗЕНӘ ӘЙТЕРГӘМЕ?"
"Инде берничә ай бер егетне яратып йөрим. Хисләрем турында ул берни дә белми. Әллә ничә тапкыр әйтергә талпынып карадым, тик гел кире уйлый идем. Кыз тарафыннан мәхәббәт аңлату дөрес гамәлме, моны эшл... -
«Кызым БДИ бирә алмады...»
«Кадерле «Ялкын» редакциясе! Сезгә киңәш сорап язам. 11нче сыйныфта укучы кызым ел буе БДИга әзерләнде, яхшы югары уку йортына керергә хыялланды. Тик беренче имтихан – математикадан БДИны бирә алмыйча...
Белми калма
-
5 сентября 2025 - 14:31
МӘКТӘП КАНИКУЛЛАРЫ КАЙЧАН БАШЛАНА?
-
4 сентября 2025 - 10:31
ТИНЧУРИН ТЕАТРАЛЬ СЕЗОНГА СТАРТ БИРӘ
-
3 сентября 2025 - 18:09
ЛАЕШ ГИМНАЗИЯСЕНДӘ ТЕРРОРЧЫЛЫК АКТЛАРЫ НӘТИҖӘСЕНДӘ ҺӘЛАК БУЛГАННАРНЫ ИСКӘ АЛДЫЛАР
-
3 сентября 2025 - 13:24
«ТАТАР КЫЗЫ – 2025» ХАЛЫКАРА БӘЙГЕСЕНЕҢ ФИНАЛЫ КАЙДА БУЛА?