Логотип Идель
Бу – сер!..

«ДУС КЫЗЫМ ТӘМӘКЕ ТАРТА»

«Кечкенәдән бергә уйнап үскән дус кызым тәмәке тарта башлады. «Әйдә, син дә тартып кара инде» кебек сүзләр әйтеп, мине дә бу «эшкә» тартмакчы була. Ул үзе – яхшы кеше, ышанычлы дус. Нишләргә киңәш итәсез?»

Аноним, 15 яшь

Алсу Талибуллина-Фролова, психолог:

– Сиңа шәхси чикләреңне сакларга киңәш итәм. Чөнки ул һәр шәхескә дә кирәк. Кешенең үз фикере, тормышка үз карашы, үз рухи кыйммәтләре булырга тиеш. Сине хөрмәт итүче кешеләр, гадәттә, ул чикләрне бозмый, аларны инкяр итми, түбәнсетми.

Әлеге чикләр бала вакыттан формалаша, яшүсмер чорда ныгый. Шушы һәм башка мәсьәләләрдә синең үз фикереңдә калырга хакың бар. Ләкин кайбер кешеләр үз фикерләрен башкаларныкыннан өстен куярга ярата. Андыйлар, «минем фикер генә дөрес» яки «бар кеше дә шулай уйлагач, син дә шулай уйларга тиеш» дип, сине үз якларына аударырга тырыша.

Яшүсмерләр ни өчен тәмәке тарта яки сыра эчә башлый? Модага ияреп, үзләрен олырак хис итәр өчен, башкалар шулай эшләгәнгә... Нәкъ менә шушы яшьтә кеше үзен табарга тели, таба алмаса, күпчелеккә иярә.

Начар төркемнәргә иярмәс өчен, бу чорда үзеңнең киләчәк тормышыңа максатлар куярга өйрәнергә кирәк. Ул максатлар синең хыялларыңа, фикерләреңә, рухи кыйммәтләреңә туры килергә тиеш.

Булат Фәсахов, «Татар радиосы» алып баручысы, студент:

– 15 яшьлек кешенең тормышында тәмәкенең «Т» хәрефе дә булырга тиеш түгел, аеруча кыз кешегә килешми. Дустыңа тәмәке тартуның зыянын аңлатырга тырышып кара. Яшүсмер чакта тәмәке тартуны кәттәлек билгесе дип саныйлар. Хәтта тартасы килмичә, кәттә булып күренү өчен генә тартучылар да бар. Дустың белән аралашуны өзәргә ашыкма, әмма аны бу начар гадәттән арындырырга тырыш.

Булат Гыйззәтуллин, укучы:

– Еш кына тәмәке тартучы кеше эчә дә башлый. Дус кызың тартуын ташласын өчен, аңа эчә һәм тәмәке тарта башлап, соңыннан тормыш мәгънәсен югалткан кешеләрне мисал итеп китерергә мөмкин.

Үзем дә начар гадәтләр аркасында гаиләсен дә, матур тормышын да югалткан бер кешене беләм. Хәзер аның берние дә юк, әмма ул эчүен барыбер ташламый.

Әгәр дустың тартуын ташлый алмаса, аның белән аралашуны туктатырга киңәш итәм. Әйләнә-тирәбездәге кешеләр безгә дә йогынты ясый.

Резеда Зәйниева, шагыйрә, әни кеше:

– Миңа 32 яшь. Бүгенге көнгә кадәр минем спиртлы эчемлекләр эчеп тә, тәмәке тартып та караганым юк. Миндә, гомумән, андый теләк булмады. Дусларым тормышның «кызык» якларын татып карый башлаганда да, читтә калдым. Чөнки мин үземне яратам, һәм принципларым минем өчен мөһимрәк. Үз-үзен яраткан кеше рухи яктан көчле булырга омтылырга тиеш. Кем артыннандыр иярәсең икән, димәк, син инде үзеңнең көчсез икәнеңне таныйсың. Барысы да эчке дөньядан килә. Кеше бәхетне ниндидер түбән кыйммәтләргә алыштырырга тиеш түгел. «Бәхет» төшенчәсе ул күпкә тирәнрәк һәм шул ук вакытта бик гади дә. Кеше үз-үзен, эчке дөньясын чын-чынлап ярата башласа, аңа берәү дә үз фикерен көчләп тага алмаячак. Киңәшем шул: көчсезләр юлын сайлама, дустың артыннан иярмичә, киресенчә, аны үз артыңнан ияртеп, үз-үзен яратырга өйрәт. Тәмәке тарту барыбер организмда үзенең эзен калдырачак. Кыз бала, хатын-кыз матур булырга тиеш. Ә матурлык ул  сәламәтлек.

Гөлзидә Кәримуллина, укучы:

– Мондый очракта синең төп максатың  – үзеңне һәм дустыңны начар гадәттән саклап калу. Башта мондый гадәтләргә негатив каравыңны әйт һәм киләчәктә мондый тәкъдимнәр ясамавын сора. Тыныч итеп сөйләсәң аңлар. Икенче адым – бу бәладән дустыңны да коткару. Миңа калса, моның өчен иң яхшы юл – аны киләчәге турында уйландыру. Минемчә, бер генә кызның да, олыгайгач, калын тавышлы буласы,  җыерчыклы йөз белән яшисе  килмәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев