16 июнь 2026 яңалыклары
-
ФОАТ САДРИЕВ «ТАҢ ҖИЛЕ»
Фоат Садриевнең «Таң җиле» романы кешенең тормыш сынаулары аша узганда намусын, кешелеклелеген һәм рухи көчен саклап калуы турында сөйли. Әсәрнең үзәгендә — Нуриасма образы, ул авырлыкларга бирешмичә, балалары һәм якыннары өчен яшәүче көчле татар анасы. Романда ана мәхәббәте, гаилә кыйммәтләре, хакыйкатькә тугрылык һәм яшәү мәгънәсе темалары күтәрелә. Заманча анализ язмада. -
ГАЛИМНӘР УКУЧЫЛАРНЫҢ МАТЕМАТИКАСЫН ЯХШЫРТУНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ЫСУЛЫН ТАПКАН
Тикшеренү күрсәткәнчә, физик активлыкны математика өйрәнү белән берләштерү мәктәп укучыларының белем күрсәткечләрен яхшырта ала, бигрәк тә вакланмалар темасын үзләштергәндә. Норвегия галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән. Алар баскетбол күнегүләрен математик биремнәр белән берләштергән үзенчәлекле программа сынап караган. -
«ӘТИ-ӘНИ КИЧ ЧЫГАРМЫЙ»
Аноним, 17 яшь: «Без авылда дусларым белән кич чыгабыз. Алар гел соңга кадәр утыралар. Ә миңа 22:00нан калырга ярамый. Без берәр көнне таң каршыларбыз дип сөйләштек. Минем анда бик барасым килә, ләкин әти-әнием җибәрмәячәк. Миңа нишләргә?» -
КАЗАН САБАН ТУЕ ПРОГРАММАСЫ
Бу атнада Казанда татар халкының иң яраткан һәм көтеп алынган бәйрәмнәренең берсе – Сабантуй гөрләячәк. Бәйрәм чаралары 19 июньдә Казан ипподромында башлана, ә 20 июньдә төп тантаналар берьюлы өч мәйданда – Мирный бистәсендәге Каенлыкта, Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта һәм Лебяжье күле янындагы урман-парк зонасында үтәчәк. Оештыручылар кунакларны милли киемнәрдән яки татар мәдәнияте элементлары белән бизәлгән образларда килергә чакыра.
Белми калма
-
16 июня 2026 - 12:59
ГАЛИМНӘР УКУЧЫЛАРНЫҢ МАТЕМАТИКАСЫН ЯХШЫРТУНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ЫСУЛЫН ТАПКАН
-
15 июня 2026 - 15:23
КАЗАНДА ЯШЬЛӘР КӨНЕНДӘ ХАТЫН-КЫЗЛАР СӘЛАМӘТЛЕГЕ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘЧӘКЛӘР
-
15 июня 2026 - 13:53
ТАРИХ БУЕНЧА БДИДА 100 БАЛЛ ҖЫЮЧЫЛАР САНЫ 1,5 ТАПКЫРГА АРТКАН
-
11 июня 2026 - 13:45
ROBLOX РОССИЯДӘ ЯРТЫ ЕЛЛЫК БЛОКИРОВКАДАН СОҢ КАБАТ ЭШЛИ БАШЛАДЫ