Логотип Идель
Бу – тема!

КАЗАН САБАН ТУЕ ПРОГРАММАСЫ

Бу атнада Казанда татар халкының иң яраткан һәм көтеп алынган бәйрәмнәренең берсе – Сабантуй гөрләячәк. Бәйрәм чаралары 19 июньдә Казан ипподромында башлана, ә 20 июньдә төп тантаналар берьюлы өч мәйданда – Мирный бистәсендәге Каенлыкта, Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта һәм Лебяжье күле янындагы урман-парк зонасында үтәчәк. Оештыручылар кунакларны милли киемнәрдән яки татар мәдәнияте элементлары белән бизәлгән образларда килергә чакыра.

19 июньдә 17:00 сәгатьтә Казан ипподромында ат чабышлары башлана. Кичәнең музыкаль бизәге булып татар эстрадасы йолдызлары – Илсөя Бәдретдинова, Раяз Фасыйхов, Әлфинә Азгамова, шулай ук Илгиз Шәйхразиев һәм Malsi Music дуэты чыгышлары торачак.

Төп бәйрәм чаралары 20 июньдә иртәнге 9:00 сәгатьтә старт ала.

Мирный бистәсендә – 11 район утары

Мирныйдагы бәйрәм мәйданында Татарстанның 11 районы үзенең милли утарын тәкъдим итәчәк. Арча, Алексеевск, Буа, Биектау, Яшел Үзән, Зәй, Кукмара, Лаеш, Нурлат, Менделеевск һәм Балык Бистәсе районнары кунакларны халык кәсепләре, милли ризыклар һәм уеннар белән таныштырачак.

Бәйрәм «Сабантуй – алтын мирасыбыз» исемле театральләштерелгән пролог белән ачылачак. Алты күренештән торган программа татар халкының телен, гореф-гадәтләрен, хезмәт сөючәнлеген, матурлыгын, көчен һәм кунакчыллыгын чагылдырачак.

Үзәк мәйданда республиканың иң яхшы җыр һәм бию коллективлары чыгыш ясаячак. Барлыгы 2000нән артык артист катнаша. Бәйрәм өчен махсус музыканы композитор Миләүшә Хәйруллина язган. Программа режиссеры – Дмитрий Шамов, хореографы – Чулпан Закирова. Тамашачылар шулай ук Илсөя Бәдретдинова һәм Салават Фәтхетдинов чыгышларын күрә алачак.

Мирныйның урман-парк өлешендә «Казан кунакчыллыгы» концерты, милли киемнәр күргәзмәсе, Казан тарихы һәм гореф-гадәтләре буенча викториналар, конкурслар һәм фотозоналар эшләячәк.

Балалар өчен махсус «Балалар Сабан туе» мәйданчыгы әзерләнгән. Биредә концерт, күңел ачу программалары, сабын куыклары шоуы, крио-шоу, милли уеннар, иҗади остаханәләр һәм бүләкләр көтә.

Моннан тыш, Мирныйда беренче тапкыр татар милли киемнәрен тәкъдим итүче дизайнерлар маркеты узачак.

Лебяжьеда – күпмилләтле мәдәният бәйрәме

Лебяжье урман-паркында 9:30 сәгатьтән Әлки, Апас, Югары Ослан, Кама Тамагы, Яңа Чишмә һәм Чистай районнарының авыл утарлары эшли башлаячак.

Тамашачылар татар авылының көнкүреше белән таныша, җыр-биюләр һәм халык күңел ачуларында катнаша алачак.

Үзәк мәйдандагы театральләштерелгән пролог Идел буе халыкларының – татарларның, мордваларның, чуашларның, мариларның, удмуртларның һәм башкортларның Сабантуй традицияләрен күрсәтәчәк.

Концерт программасында Ришат Төхвәтуллин, Гөлназ Асаева, Марат Галимов, Марат Яруллин, ИРКӘ һәм Гүзәл Уразова чыгыш ясаячак.

Дәрвишләрдә – «Күршеләр» тарихы

Дәрвишләр бистәсендә Балтач һәм Саба районнарының авыл утарлары тәкъдим ителәчәк.

Бәйрәм «Күршеләр» исемле театральләштерелгән пролог белән ачыла. Марий, рус, татар һәм удмурт орнаментлары белән бизәлгән тәрәзәләр аша төрле милләт вәкилләренең дуслыгы һәм үзара хөрмәте турында сөйләнәчәк.

Сәхнәдә 300дән артык артист чыгыш ясаячак. Тамашачыларны җыр-бию коллективлары, гармунчылар, барабанчылар һәм хорлар көтә. Кичәнең төп кунагы – Татарстанның халык артисты Фирдүс Тямаев.

«Халык бердәмлеге» мәйданчыгында халык һәм өстәл уеннары, остаханәләр, иҗат коллективлары чыгышлары узачак. «Хезмәт батырлыгы» мәйданчыгы районның хезмәт традицияләренә һәм сәнәгать үсешенә багышлана.

Яшьләр өчен «Яңа буын» мәйданчыгы эшләячәк. Биредә концертлар, мастер-класслар, спорт чаралары, уеннар һәм бүләкләр уйнату каралган.

Батырга – автомобиль

Сабантуйның аерылгысыз өлеше булган милли көрәш ярышларында шәһәрнең иң көчле батырлары ачыкланачак. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә, ә абсолют батырга төп бүләк – «Лада Гранта» автомобиле тапшырылачак.

Моннан тыш, капчык киеп йөгерү, капчык белән сугышу, колгага менү һәм башка традицион бәйгеләр дә оештырылачак.

Барлык мәйданчыкларда да җәйге кафелар, сәүдә нокталары, сувенирлар, милли ризыклар һәм халык кәсепләре эшләнмәләре тәкъдим ителәчәк. Сабантуй кунакларын бай мәдәни программа, милли рух һәм онытылмас тәэсирләр көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев