ФОАТ САДРИЕВ «ТАҢ ҖИЛЕ»
Фоат Садриевнең «Таң җиле» романы кешенең тормыш сынаулары аша узганда намусын, кешелеклелеген һәм рухи көчен саклап калуы турында сөйли. Әсәрнең үзәгендә – Нуриасма образы, ул авырлыкларга бирешмичә, балалары һәм якыннары өчен яшәүче көчле татар анасы. Романда ана мәхәббәте, гаилә кыйммәтләре, хакыйкатькә тугрылык һәм яшәү мәгънәсе темалары күтәрелә.
1. Роман 1993 елда басылып чыга.
2. Жанры: социаль-психологик роман.
3. Төп герой – Нуриасма образы аша татар анасының сабырлыгы, рухи көче, намусы күрсәтелә.
4. Әсәрдә ана мәхәббәте, кешелеклелек, намус, рухи чисталык темалары күтәрелә.
5. Романда җәмгыятьтәге әхлак бозылуы, эчкечелек, кешеләрнең рухи кыйммәтләрдән ерагаюы тәнкыйтьләнә.
6. «Таң җиле» – яңарыш, өмет һәм дөреслек символы.
Әсәр исеменең ике мәгънәсе бар:
1. Хакыйкать – таң җиле кебек бәреп керә дә, күзләрне ачып җибәрә.
2. Гомер – таң җиленең төрлесе булган кебек, кеше язмышлары да төрле.
«Таң җиле» романында ана темасы иң әһәмиятле урыннарның берсен алып тора.
Әсәрдән төп фикерләр:
1. Нуриасма авырлыкларга бирешмичә намусын саклап кала.
Кеше нинди генә сынаулар күрсә дә, күңел сафлыгын югалтмаска тиеш.
2. Ана мәхәббәте кешегә көч бирә.
Чын ана балалары өчен һәрвакыт терәк һәм саклаучы булып кала.
3. Эчкечелек кешеләр язмышын җимерә.
Яман гадәтләр гаиләләрне бәхетсез итә.
4. Кеше туган тамырларын онытмаска тиеш.
Милләтне, телне, гореф-гадәтләрне саклау мөһим.
5. Сабырлык һәм мәрхәмәт кешене бөек итә.
Кешенең чын көче – шәфкатьле һәм гадел булуда.
6. Хакыйкать һәрвакыт җиңә.
Ялган вакытлыча гына өстен булса да, дөреслек соңыннан ачыла.
Нуриасма
Нуриасма – чын ана үрнәге. Ул балаларын кайгырта, алар өчен борчыла, авыр вакытларда да рухи көч таба. Ул үги балаларын да үзенеке кебек күрә, аларга ана назы һәм җылысы бирә. Һәм нәкъ менә аларга карата мәхәббәт аңа яшәргә һәм көрәшергә ярдәм итә. Автор үз әсәрендә ана йөрәгенең киңлеген, сабырлыгын һәм чиксез мәхәббәтен күрсәтә.
Нуриасма табигатькә, туган җиргә, хезмәткә һәм хакыйкатькә изге дип караучылар рәтеннән. Әсәр башында, ул таңны каршылаган вакытта да, кеше һәм табигать бербөтен итеп күрсәтелә.
Нуриасма:
– әсәрнең рухи үзәге;
– мәрхәмәтле сабыр, көчле рухлы гади авыл хатыны;
– тормыштагы авырлыкларны эчтән кичерә, ләкин барыбер сынмый;
– намуслы, кешеләргә ярдәмчел, киң күңелле;
– алаларын намуслы, кешелекле итеп үстерергә тырыша;
– бала бәхетен үз бәхетеннән өстен куя;
– укучыга чын кеше булып яшәү үрнәген күрсәтә.
Нуриасма тирән күңелле, киң йөрәкле кеше буларак, кешеләргә карата мәрхәмәтле мөнәсәбәттә яши. Ул үзенең кайгы-хәсрәтләрен эченә җыеп кына, башкаларга ярдәм итәргә тырыша. Үги балаларын чит итмичә тәрбияләве, алар өчен җаваплылык тоюы аның олы җанлы һәм кешелекле булуын күрсәтә.
Автор Нуриасманы зур хөрмәт белән сурәтли. Ул аны татар анасының иң матур сыйфатларын туплаган образ итеп күрсәтә. Нуриасма образы укучыны намуслы, сабыр, шәфкатьле булырга өйрәтә. Әсәрдә ана образы аша татар халкының рухи көче, гаилә кыйммәтләре, кешелеклелек кебек сыйфатлар ачыла.
Нуриасма – тормыш сынаулары алдында сынмаган көчле татар анасы образы!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 июня 2026 - 12:59
ГАЛИМНӘР УКУЧЫЛАРНЫҢ МАТЕМАТИКАСЫН ЯХШЫРТУНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ЫСУЛЫН ТАПКАН
-
15 июня 2026 - 15:23
КАЗАНДА ЯШЬЛӘР КӨНЕНДӘ ХАТЫН-КЫЗЛАР СӘЛАМӘТЛЕГЕ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘЧӘКЛӘР
-
15 июня 2026 - 13:53
ТАРИХ БУЕНЧА БДИДА 100 БАЛЛ ҖЫЮЧЫЛАР САНЫ 1,5 ТАПКЫРГА АРТКАН
-
11 июня 2026 - 13:45
ROBLOX РОССИЯДӘ ЯРТЫ ЕЛЛЫК БЛОКИРОВКАДАН СОҢ КАБАТ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
Нет комментариев