28 октябрь 2022 яңалыклары
-
ПЛАКАТ СӘНГАТЕ ҺӘМ КАЛЛИГРАФИЯ: «АЧЫК УНИВЕРСИТЕТ» ЯҢА ЧАРА УЗДЫРА
29 октябрь көнне «Шәрык клубы»нда Каллиграфия һәм заманча рәсем сәнгате» курсының 2 нче модуле узачак. -
ОММАЖ ҺӘМ ИЛГИЗ ШӘЙХРАЗИЕВТАН «ТАТАР ФЕМИНИЗМЫНЫҢ ЯҢА ГИМНЫ»
ОММАЖ төркеме Илгиз Шәйхразиев белән берлектә «Татар кызы» җыры һәм аңа клип тәкъдим иттеләр. Авторлар үзләре белдергәнчә, бу релиз – татар феминизмының яңа гимны була алырлык, татар кызларын күккә чөюче трек. -
ТИНЧУРИН БАЛАЛАР ӨЧЕН ЯҢА СПЕКТАКЛЬ ТӘКЪДИМ ИТӘ
29-30 октябрьдә Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры балаларга «Тылсымлы арена» дип аталган өр-яңа спектакль тәкъдим итәчәк. Әсәрнең авторы – танылган драматург, Татарстанның атказанган артисты Шамил Фәрхетдинов. -
СКРИПКА, ГИТАРА, ВОКАЛ: ТАТАР КИТАБЫ ЙОРТЫНДА ФАТИРНИК
Яңартылган Моңлы Йортның беренче очрашуы фатирник форматында бүген, 28 октябрьдә үтәчәк. Ул яшь һәм талантлы музыкант, гитарада җырлар башкаручы Алсу Салихованың иҗат кичәсе булачак.Яңартылган Моңлы Йортның беренче очрашуы фатирник форматында бүген, 28 октябрьдә үтәчәк. Ул яшь һәм талантлы музыкант, гитарада җырлар башкаручы Алсу Салихованың иҗат кичәсе булачак.