ТИНЧУРИН БАЛАЛАР ӨЧЕН ЯҢА СПЕКТАКЛЬ ТӘКЪДИМ ИТӘ
29-30 октябрьдә Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры балаларга «Тылсымлы арена» дип аталган өр-яңа спектакль тәкъдим итәчәк. Әсәрнең авторы – танылган драматург, Татарстанның атказанган артисты Шамил Фәрхетдинов.
Әкиятне сәхнәгә яшь режиссер, ГИТИС студенты Камил Гатауллин куя. Спектакльдә Тинчурин театрының танылган артистлары катнаша. Әкият цирк йолдызлары Мультик, Пультик, Аюхан, Филия, Ишкулла, Юлбатыр кебек җәнлекләр турында булачак.
Филия образын башкаручы Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева сүзләренчә, яңа спектакльнең никадәр әйбәт килеп чыгуын сөйләп кенә аңлатып булмый. «Әкиятне бөтен гаилә белән килеп карарга кирәк, аны сөйләп кенә аңлатып булмый. Ул шулкадәр күңелле, ихлас, эчтәлекле тамаша», – дип фикерләре белән уртаклашты Зөлфия Вәлиева.
Җыр-биюгә һәм бихисап фокусларга бай булган әкият, нигездә, дуслык, хыял һәм яхшылык кебек уңай сыйфат-төшенчәләр хакында сөйли. Шамил Фәрхетдинов әкияте балаларга гына түгел, олылар өчен дә бер үк дәрәҗәдә кызыклы булачак, дип сөйләде режиссер Камил Гатауллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 апреля 2026 - 11:03
ТАТАРСТАН – ПУШКИН КАРТАСЫ БУЕНЧА ИҢ АКТИВ ТӨБӘКЛӘРНЕҢ БЕРСЕ
-
16 апреля 2026 - 12:24
ТАТАР ТЕЛЕ ИМТИХАНЫН САЙЛАУЧЫ 11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ САНЫ ИКЕ ТАПКЫРГА АРТКАН
-
15 апреля 2026 - 14:32
ТАТАРСТАНДА ИМТИХАН ҮТКӘРҮ ПУНКТЛАРЫН ҖИҺАЗЛАУГА 300 МЛН СУМНАН АРТЫК АКЧА БҮЛЕП БИРЕЛГӘН
-
15 апреля 2026 - 12:20
«ГОСУСЛУГИ» ПОРТАЛЫНДА БДИГА ӘЗЕРЛӘНҮ ӨЧЕН ТРЕНАЖЁР БАРЛЫККА КИЛДЕ
Нет комментариев