СКРИПКА, ГИТАРА, ВОКАЛ: ТАТАР КИТАБЫ ЙОРТЫНДА ФАТИРНИК
Татар китабы йортында үтә торган музыкаль кичәләр һәм концертлар «Моңлы Йорт» проектына берләштерелә. Яңартылган Моңлы Йортның беренче очрашуы фатирник форматында бүген, 28 октябрьдә үтәчәк. Ул яшь һәм талантлы музыкант, гитарада җырлар башкаручы Алсу Салихованың иҗат кичәсе булачак.
Алсу – КФУ студенты, педагог, күп санлы бәйгеләр һәм фестивальләр җиңүчесе, «Бәйрәм» фольклор вокал һәм инструменталь ансамбленең солисты. Ул 8 сыйныфтан башлап җырлар яза. Ә өч ел элек ул дусты, скрипкач Талия Мостафина белән дуэт оештыра. Кичәдә әлеге дуэтның иҗаты белән якыннан танышып булачак.
«Скрипка, гитара, вокал – җырларыбызда шуны ишетеп була. Әмма аларны гына түгел: ихласлык, яхшылыкка, игелек һәм мәхәббәткә ышану да бар аларда», – диләр алар җырлары хакында.
Кичә кунакларын күңелгә якын җырлар һәм ихлас аралашу көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 июля 2026 - 08:43
КАЗАН РОССИЯНЕҢ ТӨП ГАСТРОНОМИЯ ШӘҺӘРЕ ДИП ТАНЫЛДЫ
-
13 июля 2026 - 14:28
КАЗАНДА «БЕЗНЕҢ УРАМ МУЗЫКАСЫ» ҖӘЙГЕ КОНЦЕРТЫ УЗАЧАК
-
13 июля 2026 - 13:03
ТАТАРСТАН ЧЫГАРЫЛЫШ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ БДИДА 460 ЙӨЗ БАЛЛЫ НӘТИҖӘ КҮРСӘТКӘН
-
13 июля 2026 - 11:31
ТАТАРСТАНДА БДИНЫҢ БАРЛЫК ФӘННӘР БУЕНЧА УРТАЧА БАЛЛЫ РОССИЯ КҮРСӘТКЕЧЛӘРЕННӘН ЮГАРЫРАК
Нет комментариев