15 август 2022 яңалыклары
-
ЯРКАНАТ КЫЯФӘТЕНДӘГЕ КАНЭЧКЕЧ: ВАМПИРЛАР ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ
Мин бәләкәй чакта «Сумерки» фильмын үлеп ярата идем, тик вампир образының асылына төшенеп җитми идем. Кем ул вампир? Аны ничек уйлап тапканнар? Бу сораулар мине әле дә борчый, шуңа күрә, әйдәгез, бергәләп вампирлар белән якынрак танышыйк! -
3D АНИМАЦИЯ, ТАРИХ, ТУЛГАН АЙ: БОЛГАРДА «КАРА ПУЛАТ» ОПЕРАСЫ КҮРСӘТЕЛДЕ
12-13 нче август көннәрендә Болгар музей-тыюлыгы территориясендә «Кара пулат» операсы күрсәтелде. Моңарчы бары тик театрда гына күрсәтелгән спектакль ачык һавада, тарихи урында куелды. Опера open-air форматында узып, меңнән артык тамашачыны җыйды. -
КИЕМДӘГЕ ЧИРӘМ ТАПЛАРЫ БЕЛӘН КӨРӘШӘБЕЗ
Җәен балалар чирәмдә уйнарга бик ярата, ә әти-әниләр аларның киемнәрендә барлыкка килгән яшел таплар белән көрәшергә бер дә яратмый. Шуңа күрә чирәм эзеннән котылу өчен өч ысул тәкъдим итәргә булдык. Мыегыгызга чорнап куярга киңәш итәбез. -
АВГУСТ: ФАЙДАЛЫ ҺӘМ ТӘМЛЕ ЯШЕЛЧӘ, ҖИЛӘК-ҖИМЕШЛӘР СЕЗОНЫ
Тәрәзә артында кояшлы, эссе көннәр торган арада, безнең организм җиңел, аз калорияле һәм шул ук вакытта тәмле ризыкларга мохтаҗ. Җәйнең соңгы аенда рационга, һичшиксез, витаминнарга бай һәм энергия өсти торган сезонлы яшелчә, җиләк-җимеш керергә тиеш. Ниндиләре? Хәзер барларбыз! -
«НАШЕ ВРЕМЯ – БЕЗНЕҢ ЗАМАН» ЭШЧЕ ЯШЬЛӘР ФЕСТИВАЛЕ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТӘ
«Наше время – безнең заман» эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивале янәдән талантлы катнашучыларны көтә. Быел фестиваль унынчы тапкыр уза һәм, елдагыча, республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшьләрне берләштерүне дәвам итә. Юбилей уңаеннан фестивальдә быел 18-45 яшьлек кешеләр катнаша ала. -
YUMMY MUSIC БЕР КӨНДӘ ӨЧ ЯҢА ҖЫР ТӘКЪДИМ ИТӘ!
Август азагына берничә атна калып бара, шуңа Yummy Music лейблы бер көндә өч җәйге җыр чыгарырга булган. Әйдә, тыңлыйбыз!