ЯРКАНАТ КЫЯФӘТЕНДӘГЕ КАНЭЧКЕЧ: ВАМПИРЛАР ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ
Мин бәләкәй чакта «Сумерки» фильмын үлеп ярата идем, тик вампир образының асылына төшенеп җитми идем. Кем ул вампир? Аны ничек уйлап тапканнар? Бу сораулар мине әле дә борчый, шуңа күрә, әйдәгез, бергәләп вампирлар белән якынрак танышыйк!
Вампир – ул …?
Тарихка күз салсак, Ауропа халыклары мифологиясендә вампир – төннәрен кабердән торып, ярканат кыяфәтенә кереп, йокыдагыларның канын эчүче үле кеше. Вампир булып үз-үзләренә кул салучылар, вакытыннан алда яки вампир тешләгәннән үлгән кешеләр санала.
Үлеләр (мертвецы) турында хикәяләр барлык мәдәниятләрдә дә диярлек очрый. Мисал өчен, Вавилон демонологиясендә вампирга охшаш рухлар Лилу дип аталган, ә шумер мифологиясендә кан суыручыларны «акшарлар», дип йөрткәннәр. Бу «демонесслар» төнлә яңа туган сабыйларны һәм йөкле хатын-кызларны үтереп йөргән. Борынгы римлылар вампирларны – ламия, әрмәннәр – даханавар, индуслар – веталлар һәм филиппинлылар Манангал дип атаган. Ә менә Кытай мифолиясендә вампирлар кан эчмәгән, аларга кешенең яшәү суты ягъни энергиясе кирәк булган.
Вампир беркайчан да картаймый, тик аны үтереп була. Ауропа фольклорының төрле әсәрләрендә вампирларның яше искә алына – алар 1000 елдан артык яши ала. Шунсын да билгеләп үтик: вампирлар гаять зур физик көчкә ия.
Вампирлар һөҗүме
XVIII гасырда Көнчыгыш Ауропада вампирларга бәйле зур коткы башланган. Вампирларны аулауга хәтта дәүләт хезмәткәрләрен дә тартканнар.
Барысы да 1721 елда Көнчыгыш Пруссиядә һәм Габсбург монархиясендә вампирларның һөҗүме турында имеш-мимешләрдән башлана. Ике танылган (һәм беренче тапкыр тулысынча документлаштырылган) очрак Петр Благоевич (Петер Плогоевиц) һәм Сербиядән Арнольд Паоле исемнәренә барып тоташа. Благоевич 62 яшендә вафат була, тик үлгәннән соң аны берничә тапкыр тере килеш күрәләр. Күпмедер вакыт узгач, әлеге әфәнденең улын үтерәләр, аннан соң әлеге «вампир» кабат авылына кайта һәм күршеләренә һөҗүм итә.
Икенче очрак бераз үзгә: фермер Арнольд Паоле, элеккеге солдат, урак өсте эшләре вакытында үлә. Аның вафатыннан соң Арнольдның күршеләре сәер итеп үлә башлый һәм барысы да бу Паоле эше, дип уйлый.
Бу ике очрак халыкта курку уята. Галимнәр фикеренчә, әлеге күренешләр котыру авыруы яки вакытыннан алда җирләү (летаргик йокы) белән бәйле булырга мөмкин. Сүз уңаеннан, 1344 елда атаклы итальян шагыйре Франческо Петраркада летаргия була, ул бу халәттә 20 сәгатькә якын ята. Аны барысы да инде үлгән дип саный, тик шагыйрь уяна һәм әле 30 елга якын яши…
Фәнни яктан карасак…
Француз динчесе һәм галиме Антуан Августин Кальме вампирлар турында бөтен мәгълүматны җыеп, 1746 елда «Рухлар күренеше һәм Венгрия, Моравия һ.б. билгеләре турында Трактат» әсәрен чыгара. Автор вампирлар барлыгын расламаса да, аларны юк дип кистереп әйтми, сорауны ачык калдыра.
Моннан тыш, Австрия императрицасы үзенең шәхси табибын вампирлар темасын өйрәнергә җибәргән. Табиб җәсәдләрне карап чыккан, вампирларның яшәешен тулысынча кире каккан һәм әлеге очрактан соң император каберләр ачуны һәм мәетләрне мәсхәрәләүне тыйган. Шулай итеп, XVIII гасырда кабынган «вампирия эпидемиясе» тынган. Әмма нәкъ менә шушы вакыйгалар аркасында без вампирлар турында беләбез. Чөнки нәкъ менә Кальме хезмәте вампирларны әдәби образ кебек тануга этәргеч бирде. Шулай итеп, Брэм Стокерның «Дракула»сы (1897) дөнья күрде.
Сүз уңаеннан, рус әдәбиятында да вампирлар турында әсәрләр бар! Мәсәлән, Алексей Толстойның «Вурдалак гаиләсе» (1839) новелласы һәм «Упырь» повесте (1841).
Ә син вампирлар барлыгына ышанасыңмы?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев