YUMMY MUSIC БЕР КӨНДӘ ӨЧ ЯҢА ҖЫР ТӘКЪДИМ ИТӘ!
Август азагына берничә атна калып бара, шуңа Yummy Music лейблы бер көндә өч җәйге җыр чыгарырга булган. Әйдә, тыңлыйбыз!
 Cover 1440.jpeg)
Бу җәйне электрон дуэт вакытны юкка уздрымаган – әбиләренең чормасыннан винтаж совет чоры лампасын (синглның тышлыгында сурәтләнгән) гына түгел, Салих Сәйдәшев һәм Хәйдәр Бигичев башкарган көйләрне дә чыгарганнар. Әлеге сэмпллар салмак трип-хоп/даунтемпо композициянең нигезенә кереп утырган. Бу «Күчтәнәч» URTIC дуэтының шундый ук исемдәге дебют альбомын, дачадагы ялны хәтерләтә.


Татар The Weeknd’ы ватык тәлинкәләр образына «ватык» мөнәсәбәтләрне с яшергән. Бу – пандемиягә кадәр язылган Нью-Йорк трилогиясенең икенче синглы. Татарстан буйлап чыгыш ясаулары Илгизгә елга бер сингл чыгарырга гына мөмкинлек бирә.


Бу релиз – бераз медиа-археология өлкәсеннән. Yummy Music продюсерлары 2005 елда оешкан Ittifaq татар рэп-төркеменең «иске яңа» альбомының язмаларын табып чыгарган. Иң башта, төркем берничә сингл, ә аннан тулы альбомны да музыкаль платформаларга чыгарачак. Бу җыр 2012 елда, Ilgiz’не татар The Weeknd’ы дип атамаган чакта, туган шәһәргә багышлап язылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
1 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА 183 МЕҢ УКУЧЫ ЯҢА УКУ ЕЛЫН БАШЛАДЫ
-
31 августа 2026 - 15:44
КАЗАН ГЛОБАЛЬ ЯШЬЛӘР САММИТЫНДА ЯШЬ ЖУРНАЛИСТЛАР СТАЖИРОВКА УЗА
-
31 августа 2026 - 15:44
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕ РӘИСКӘ ҮЗ СОРАУЛАРЫН БИРӘ АЛАЧАК
-
31 августа 2026 - 10:20
МӘКТӘПЛӘРДӘ ЧЫГАРЫЛЫШ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ОЧРАШУЛАРЫН 1 СЕНТЯБРЬДӘ ҮТКӘРЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Нет комментариев