15 октябрь 2019 яңалыклары
-
КУЛЛАРНЫ ЮМАУ ҮЛЕМГӘ ИЛТӘ?!
Бүгенге көндә кулларының чиста тотмаучы кеше бик күп төрле авырулар белән чирли башларга мөмкин. Елына, пычрак куллар нәтиҗәсендә, 300гә якын инфекцион авыру “очкыннары” була. -
РУС ТЕЛЕННӘН БДИ: ИҢ ЕШ ОЧРЫЙ ТОРГАН ХАТАЛАР
Син 11 сыйныф укучысымы? Ә, бәлки, киләсе елда 11гә барасыңдыр? Алайса бу язма синең өчен. Бүген без рус теленнән имтиханда иң еш очрый торган хаталарны барларга булдык. Бу фәннән БДИны һәр 11 сыйныф укучысы тапшыра, шуңа күрә бу бик файдалы мәгълүмат булыр дип уйлыйбыз. -
«КФУның ФӘННИ ДЕСАНТЫ»НАН НИЛӘР КӨТӘРГӘ?
Казан федераль университеты 215 яшьлек юбилеен 25нче октябрьдән – 29нчы ноябрьгә кадәр Татарстаныбызның 18 шәһәрендә бәйрәм итәргә планлаштыра! Әлеге грандиоз акция исә “КФУның фәнни десанты” исеме астында узачак. -
ЯШЬ АРХИТЕКТОРЛАР ЗАВОДЛАРГА ЯҢА СУЛЫШ ӨРӘ
Россиянең яшь архитекторлары Казан элеваторы һәм “Сантехприбор” заводы биналарының киләчәген ничек итеп күрә? Бу сорауга җавапны 24-26 октябрь көннәрендә Иннополиста узачак архитектура биенналесында беләчәкбез. -
ИҢ ЯХШЫ STAND UP ӨЧЕН - 100 000 СУМ!
«Сәхнә, микрофон, теләк һәм бүтән бернәрсә дә кирәк түгел». Танылган комик, «Stand Up Club Kazan» иҗади берләшмәсенең директоры Артур Шамгунов стендап турында шундый фикер йөртә. ТНТ каналыннан күргән тамаша хәзер Казанда да актив үсеш ала. -
КОЛАКЧЫННАРНЫҢ ЗЫЯНЫ БАРМЫ?
Бүген телефон белән комплектта килә торган колакчыннар турында сөйләшәбез. Алар агылый белән тагылый кебек бит. Бер-берсеннән башка күз алдына китереп тә булмый. Кемдер аларны зыянлы дип саный. Кемдер моның белән килешми. Тик шуңа да карамастан безнең тормышны бермә-бер җиңеләйтә торган бу җайланмага битараф булучылар юк. Әйдә, аларга кагылышлы мифларның дөресме, юкмы икәнлеген тикшерик! -
ЯСИМӘ ЯТИМӘ ТҮГЕЛ
Ясимә ял көннәрен көтеп ала. Балалар йортында паркка яисә зоопаркка, циркка бара торган көн ул. Юк ла, парк, цирк өчен генә дә түгел. Алары да ошый Ясимәгә, атна буе беркая чыкмыйча, балалар йортында яту ялыктырадыр шул. Яшәгән бүлмәләре җылы, якты анысы, уйнасаң уены, ашасаң ашы җитәрлек. Тәрбиячеләр әйбәт, бигрәк тә Гайшә апалары алар өчен үлеп тора. -
КАЗАН ЛИЦЕИСТЫ ИЛДАР ГАЙНУЛЛИН – ХАЛЫКАРА ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕСЕ
Румыниянең Бухарест шәһәрендә Romanian Master of Informatics информатика буенча VII Халыкара олимпиада тәмамланды. Россия укучылары анда 13 медаль яулады. Безнең ил данын Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм Чиләбе укучылары яклады. -
ХЕЗМӘТ ДӘРЕСЛӘРЕ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ТИКШЕРҮЛӘР УЗА
15 һәм 17 октябрь көннәрендә мәгариф һәм фән өлкәсендә федераль күзәтчелек идарәсе Россиянең 54 төбәгендә махсус тикшерүләр уздырачак. Аларны мәктәпләрдә технология фәненең ничек укытылуы кызыксындыра. -
СТРЕSSTOP
Стресс безнең тормышыбызны, яшәешебезне чолгап алган. Ул өйдә, эштә, укуда һәм хәтта җәмәгать урыннарында. Барыбызның да аның белән күзгә күз очрашканы бар. Нәкъ менә шул вакытта аннан чыгу юлы юк кебек тоела. Дустым, син бик нык ялгышасын, мин сина стресстан котылыр өчен 6 киңәш бирәм!
Белми калма
-
17 октября 2024 - 15:00
ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ 80 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН НИЧЕК ҮТКӘРӘ?
-
12 октября 2024 - 19:20
ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ ЛИДЕРЫН САЙЛЫЙЛАР
-
11 октября 2024 - 16:30
Татарстан яшүсмерләре «Дипломатиянең мәктәп клублары» федераль проектында катнаша
-
11 октября 2024 - 15:15
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезонында нинди командалар катнаша?