КАЗАН ЛИЦЕИСТЫ ИЛДАР ГАЙНУЛЛИН – ХАЛЫКАРА ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕСЕ
Румыниянең Бухарест шәһәрендә Romanian Master of Informatics информатика буенча VII Халыкара олимпиада тәмамланды. Россия укучылары анда 13 медаль яулады. Безнең ил данын Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм Чиләбе укучылары яклады.
Казан командасы турнир җыелмаларының иң яхшы унлыгына эләкте. Татарстан республикасы командасы исәбендә бер алтын һәм бер көмеш медаль бар. Алтын медаль иясе – Н.И. Лобачевский исемендәге лицей укучысы Илдар Гайнуллин. Шушы ук лицейның укучысы Азат Исмәгыйлев бронза медальгә лаек булды. Бу укучыларны тренерлары Сергей Михалин белән Константин Скобельцын әзерләгән. Җитмәсә, Илдар Гайнуллин – информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасының абсолют җиңүчесе һәм IOI-2019 информатика буенча халыкара олимпиаданың алтын медаль иясе.
Romanian Master of Informatics ярышлары 9-12 октябрь аралыгында узган. Анда дөньяның 11 иленнән килгән командалар катнашкан.
Команда исәбендә инде икенче ел рәттән мәскәүлеләргә тиңнәр булмаган: башкала укучылары 3 алтын һәм 1 көмеш медаль яулаган. Икенче урынны Санкт-Петербург командасы алган: укучылар 1 алтын, 2 көмеш һәм 1 бронза медаль алуга ирешкән. Шушы команда әгъзасы Андрей Ефремов максималь баллар алган һәм ярышларның абсолют җиңүчесе, дип табылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 июля 2026 - 16:03
ҮСМЕРЛӘРНЕ ДЕСТРУКТИВ ЭШЧӘНЛЕККӘ ҖӘЛЕП ИТҮНЕ КИСӘТҮ ТУРЫНДА СЕРИАЛ ЧЫКТЫ
-
10 июля 2026 - 09:26
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАДЖЕТ КУЛЛАНУ ВАКЫТЫН ЧИКЛӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
9 июля 2026 - 20:30
ЛАНТРАТОВА МӘКТӘПЛӘРДӘ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАИЛӘ ТОРМЫШЫ ДӘРЕСЛӘРЕН КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
8 июля 2026 - 09:08
ТАТАРСТАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР АРАСЫНДА ИҢ ТӨП ЭКСТРЕМАЛЬ МАВЫГУЛАРНЫ АТАДЫЛАР
Нет комментариев