ЯШЬ АРХИТЕКТОРЛАР ЗАВОДЛАРГА ЯҢА СУЛЫШ ӨРӘ
Россиянең яшь архитекторлары Казан элеваторы һәм “Сантехприбор” заводы биналарының киләчәген ничек итеп күрә? Бу сорауга җавапны 24-26 октябрь көннәрендә Иннополиста узачак архитектура биенналесында беләчәкбез.
Биеннале дип атала торган бу күргәзмәләр елга ике мәртәбә уздырыла. Беренче тапкыр әлеге чара 2017 елның октябрендә Казан артында үткәрелгән иде. Быел исә әлеге биенналеның финалына 30 яшь архитектор узган. Күбесе – Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан. Казаннан исә ике архитектор катнашачак. Шулай ук Ростов-на-Дону, Уфа, Владикавказ, Калинин, Краснодар, Махачкала, Новгород, Новосибирск, Самара һәм Симферопольдән дә яшь архитекторлар булачак.
Алар нинди темага иҗат итәчәк соң? Биенналеның төп темасы – сәнәгать корылмаларына яңа тормыш бүләк итү булачак. Ягъни, архитекторлар кайчандыр завод ролен башкарган корылмаларны үзгәртеп корырга, аларга яңа функцияләр өстәргә тиеш булачак. Объект буларак исә “Сантехприбор” заводы һәм Казан элеваторы алынган.
– Сәнәгать территорияләре Россиянең һәр төбәгендә бар. Һәм күп кенә торак пунктлар өчен алар зур роль уйный һәм тарихи яктан әһәмиятле урын булып тора. Өстәвенә, аларга яңа инженер челтәрләре һәм коммуникацияләр сузу кирәк түгел. Нәкъ менә шуларны күздә тотып, биеннале өчен шушы тема сайланды, - дип ассызыклады Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бикмамбетова.
Шулай итеп, биенналеда катнашучыларга ике мәйданчык буенча 15 проект тәкъдим итәргә кирәк булачак. Анда бина макетлары белән беррәттән икътисади модельләр һәм тарихи мирасны күзаллау да булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 сентября 2026 - 13:09
ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФЛАРДА ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАННЫ СЫНАП КАРАУ КӨЗЕН БАШЛАНАЧАК
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
-
9 сентября 2026 - 12:47
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ МӘКТӘП ЭШЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ ӨЧЕН БЕРДӘМ КРИТЕРИЙЛАР ӘЗЕРЛӘДЕ
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
Нет комментариев