ХЕЗМӘТ ДӘРЕСЛӘРЕ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ТИКШЕРҮЛӘР УЗА
15 һәм 17 октябрь көннәрендә мәгариф һәм фән өлкәсендә федераль күзәтчелек идарәсе Россиянең 54 төбәгендә махсус тикшерүләр уздырачак. Аларны мәктәпләрдә технология фәненең ничек укытылуы кызыксындыра.
Хезмәт дәресләренең укытылу сыйфатын 5 һәм 8 нче класс укучыларының белемен тикшерү аша ачыклаячаклар. Махсус биремнәрне 23 мең – бишенче һәм 23 мең – сигезенче сыйныф укучысы чишәчәк.
Бишенче сыйныфта укучыларга 12 бирем чишәргә туры киләчәк. Төрле материаллар, аларның сыйфатлары, теге яки бу эшләнмәне әзерләү схемалары – биремнәр шул турыда булачак.
Сигезенче сыйныфта укучыларны исә сигез бирем көтә. Алар инде заманча техносфера үсеше, хезмәт базарын анализлау, массакүләм профессияләр буенча белемнәрен тикшерәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Нет комментариев