Зилә ДӘРҖЕМАНОВА автор яңалыклары
-
ТАТАРСТАННЫҢ ИҢ ШӘП СТУДЕНТЫ БУЛ!
Тиздән «Татарстан Республикасы ел студенты-2023» бәйгесе кысаларында елның иң яхшы студентларын сайлаячаклар. Премиядә теләге булган һәр студент катнаша ала, бу елны номинацияләр саны да шактый – барлыгы 20. -
ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ ЖУРНАЛИСТЛАРНЫ УКЫТАЧАК!
Кәрим Тинчурин театрында «Журналистика мәктәбе» яңара! Проектның төп максаты – театр журналистларын һәм тәнкыйтьчеләрен әзерләү. -
«МИН БАЛАЛАРГА БЕРКАЙЧАН ДА АКЫРМАЯЧАКМЫН... ДИП УЙЛЫЙ ИДЕМ» (МӘКТӘПТӘ ПРАКТИКА УЗУ ТАРИХЫ)
Институтка укырга кергәндә мин педагогика юнәлешен махсус рәвештә әйләнеп узган идем, чөнки мәктәп елларыннан ук укытучы хезмәтенең никадәр авыр, күп тырышлык соравын һәм хезмәт хакының түбән булуын белә идем. Журналистика юнәлешендә белем алсам да, филология институтының педагогик җене мине дә урап узмады. Тәки мәктәпкә барырга туры килде миңа... Рәсми эшкә хас булганча, укытучыларга отчетын тапшырдык, анда никадәр «су» икәнен чамалыйсыздыр. Бу язмада чын отчет язарга булдым. Киттек! -
«БУЛЛИНГ» – СҮЗЕ ЯҢА, ҮЗЕ ИСКЕ: КАЗАН ДӘҮЛӘТ ЯШЬ ТАМАШАЧЫ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА!
Казан дәүләт яшь тамашачы театрында премьера – «Чучело. Квартирник». Режиссер Радион Букаев һәм драматург Анастасия Чернятьева танылган язучы Владимир Железников повесте буенча куелган тарихны безнең вакытка туры китереп, аны рок-концертка әйләндерделәр. -
ЧЕЧИК, ИМБА, СИГМА: ЮК, БУ ӘФСЕН ТҮГЕЛ, ЯҢА СЛЕНГ СҮЗЛӘР
Бу дөньяның үзгәрү тизлеге күз ачып йомуга тиң кебек. Яңа көн туган саен яңа трендлар, яңа стильләр туа тора. Шул исәптән яшьләр сленгы да үзгәрешсез тормый. Яшьләр белән сөйләшкәндә үзеңне пенсионер итеп тоймас өчен яңа сүзләр өйрәтәбез бүген. Киттек! -
«ИВАН СЕМЕНОВ: БОЛЬШОЙ ПОХОД»: КИҢ ПРОКАТТА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ЯҢА КИНО
28 сентябрьдән башлап Россия кинотеатрларында Антон Богдановның (сез аны «Реальные пацаны» сериалында Антоха роленнән беләсездер, мөгаен) «Иван Семенов: большой поход» фильмы күрсәтелә башлады. Режиссер сөйләве буенча, бу махсус нәкъ менә балалар һәм яшүсмерләр өчен төшерелгән нәфис фильм. -
«АПУШ.НӘНИЛӘР» МӘКТӘП-СУДИЯСЕНӘ КАСТИНГ УЗДЫ
Тиздән Казан Мэриясе «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясе ачып җибәрәчәк. Биредә 4-8 яшьлек кечкенә балалар шөгыльләнеп, актерлык осталыгы, вокал, бию дәресләренең асылын өйрәнәчәк, дип көтелә. 3 сентябрь көнне Шәрык клубында нәниләр өчен махсус кастинг узды. -
ЧӘЧӘКЛӘР ТОТЫП КУЛГА, БЕЗ ЧЫКТЫК МАТУР ЮЛГА: 2023\24 УКУ ЕЛЫНДА КӨТЕЛГӘН ТӨП ҮЗГӘРЕШЛӘР
Традицион рәвештә 1 сентябрь көнне Россиядә Дәүләт Думасы кабул ителгән законнарны гамәлгә ашырыла башлый. Быелгы үзгәрешләрнең күбесе мәктәп тормышына кагыла. Аларны барлап, сезгә сөйләргә дә булдык. -
ЯҢА ТРЕНД, ӘЛЛӘ ИСКЕЛЕККӘ КАЙТУ: ПЛЕНКАГА ТӨШЕРЕЛГӘН ФОТОЛАР ПОПУЛЯРЛЫГЫ
Мин 2000 нче еллар баласы. Чиратларда тормасак та, буш киштәле кибетләрдә йөрмәсәк тә, совет заманыннан калган кайбер әйберләр минем балачакта та бар иде. Шуларның берсе – пленкага төшерелгән фотолар. Әтинең махсус салонга барып, күпмедер вакыт көтеп, аларны чыгартканы әле дә хәтердә. Мондый заманалар инде бетте, пленканы цифрлы фотоаппаратлар, смартфонга төшерүләр алыштырды. -
СӘЛӘТ БИЛӘР ФОРУМЫНЫҢ ЙОМГАКЛАУ СМЕНАСЫНДА SMM ЮНӘЛЕШЕ БУЕНЧА МАХСУС ДӘРЕСЛӘР УЗГАН!
Биләрдәге XII Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының соңгы сменасы – Алдынгылар Биләр Форум дәвамында катнашучылар өчен шактый көчле укыту программасы әзерләнгән иде. Илебезнең төрле регионнарыннан килгән спикерлар барлыгы 900 дән артык укучы өчен 12 юнәлеш: мәгариф, фән, хезмәт һәм һөнәр, мәдәният, иреклелек, ватанпәрвәрлек, спорт, сәламәт яшәү рәвеше, медиа һәм коммуникацияләр, дипломатия, экология һәм туризм буенча төрле лекцияләр укыдылар, остаханәләр оештырдылар. -
РЕСПУБЛИКА БАЛАЛАР КИТАПХАНӘСЕНДӘ РОБЕРТ МИҢНУЛЛИННЫ ИСКӘ АЛДЫЛАР
Республика балалар китапханәсендә Татарстан Республикасы шагыйре һәм җәмәгать эшлеклесе Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинның 75 еллыгына багышланган истәлекле иҗади очрашу узды. Биредә татар әдәбият дөньясының танылган кешеләре, шагыйрьнең туганнары һәм дуслары, иҗатташлары җыелдылар. -
«INSIGHT PEOPLE»: «БЛОГЕРЛЫК – МӨМКИНЛЕКЛӘР БИРҮЧЕ ҺӨНӘР»
Бүгенге замананың тагы бер шәп ягы – блогерлыкның һөнәр икәнен аңлау, һәм бу өлкәдә белем бирүче, үсәргә булышучы кешеләр һәм оешмалар бар. Шуларның берсе – Insight people продюсерлык үзәге. Бу язмада без сезне бу оешма белән таныштырып, аның мөмкинлекләре турында сөйләрбез -
УРМАН САКЛАУНЫҢ КИЛӘЧӘГЕ БАР: КУКМАРА РАЙОНЫНДА РЕСПУБЛИКА МӘКТӘП УРМАНЧЫЛЫКЛАРЫНЫҢ VI СЛЕТЫ УЗДЫ
Кукмара районының Лубян авылында, Лубян урман-техник көллияте базасында Татарстан мәктәп урманчылыкларының «Халык традицияләрендә — урман» дип исемләнгән VI слеты катнашучыларны һәм җиңүче командаларны бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Биредә республиканың 31 урманчылыкларыннан җыелган 100гә якын катнашучы җыелды. 3 көн дәвамында балалар урман саклауга багышланган теоретик һәм гамәли белемнәр алдылар, үз күнекмәләрен күрсәтә алдылар. -
ТАТАРСТАНДА ХАЛЫКАРА ПАСТЕРНАК УКУЛАРЫ УЗАЧАК
15-17 сентябрьдә Менделеевск шәһәрендә Беренче халыкара «Пастернак укулары» фестивале узачак. Чара ЮНЕСКО ярдәмендә үткәрелә. -
BACK TO SCHOOL: ЯГЪНИ МӘКТӘПКӘ МИЛЛИОН СУМ ТУЗДЫРМЫЙЧА НИЧЕК ҖЫЕНЫРГА?
Мәктәптә укыганда август аен Ютубта “back to school”, ягъни мәктәпкә канцелярия, киемнәр һәм башка кирәк-ярак алу турында видеолар карап уздыра идем. Ул блогерларның күбесе Мәскәүдә яисә башка зур шәһәрләрдә яшиләр иде, шуңа күрә дә ала торган әйберләре затлы, кыйммәтле һәм бик матур иде. Әлмәт районының бер авылында яшәүче кыз өчен бу видеолар илһам чыганагы да, күз яшьләре чыганагы да иде. Чөнки ул әйберләрнең 90% мин ала алмый идем. Шөкер, бүгенге көндә маркетплейслар, төрле кесәгә туры килгән кибетләр һәм мәктәпкә миллион сум акча туздырмыйча гына әзерләнү турында лайфхаклар бик күп. Сезнең белән аларның иң текәләре белән бүлешәм. Киттек!
Белми калма
-
3 июля 2025 - 12:18
ТАТАРСТАН ЯШҮСМЕРЛӘРЕ ТУГАН ТЕЛДӘ ШӘХСИ БЛОГЫН ҮСТЕРӘ ҺӘМ ЗУР ЧАРАЛАРГА АККРЕДИТАЦИЯ АЛА АЛАЧАК
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!