Логотип Идель
Бу – тема!

МӨСЛИМ, ТАТАРЧА РОК, ЯШҮСМЕРЛӘР – АВЫЛДА МУЗЫКАЛЬ ТӨРКЕМ!

Мәгънәле текстлар, уен коралларының өстенлеге, эмоциональлек болар рок-музыканың асылын тәшкил итә торган элементлар. Рокның рус телле юнәлешен без «Кино», «Король и Шут» һәм башка төркемнәр аша беләбез. Ә «ALQANAT», «Gauga», «Başkarma» төркемнәре татар телендәге рок та популяр була алуын исбатладылар.

Рок төркемнәр бары тик зур шәһәрләрдә, профессиональ студияләрдә, продюсерлар белән эшли дип уйламагыз. Мөслимдәге «Chill Drive» рок төркеме моның киресен исбатлый! Яшьләр җыелсын өчен идея, яшүсмерләрнең кызыксынуы, шәп укытучы, район җитәкчелегенең ярдәме һәм музыкага белән телгә мәхәббәт кирәк булган. Төркемнең эшчәнлеге, балаларның рок музыка белән кызыксынуы турында без «Chill Drive» җитәкчесе Илдар абый Сәгъдиев белән сөйләштек.

– Бу төркем ничек барлыкка килде?

Яшьләр өчен музыкаль төркем булдыру теләге инде күптәннән бар иде. Тик аны оештырыр өчен кораллар да, махсус студияләр дә, бернәрсә дә юк иде. 2021 елда Мөслим районының җитәкчесе алышынды. Хуҗин Альберт Роберт улы безнең идеяне хуплады һәм музыка уен кораллары алып бирергә ярдәм итте. 2022 елның башыннан бездә барлык кораллар булгач, без төркем җыя башладык. Май аена бездә инде инструменталистлар да, вокалистлар да җыелган иде. Шул вакыттан эшчәнлегебезне башладык.

Ни өчен нәкъ менә рок юнәлеше?

Рок ул мәңге булачак музыкаль юнәлеш, минемчә. Аның романтикасы бар бит. Егетләрнең гитарада уйнаулары, матур, мәгънәле җырлар гына ни тора. Яшьләрнең үзләрен дә бу юнәлеше кызыксындыра, чөнки ул үзгә, ул заманча, ул уникаль. Рок юнәлешендә уйнаган музыкантлар башка юнәлештә дә уйный ала, чөнки рок көчле база бирә. Һәм яшь чагымнан яратып тыңлаган төркемнәр дә нәкъ менә бу юнәлешне сайлавыма зур йогынты ясады.

Репертуарыгыз нинди җырлардан тора?

– Репертуарыбызда төрле җырлар бар. Шул ук Цой җырларын да җырлыйбыз, ләкин өстенлекне татарча җырларга бирәбез. «ALQANAT» төркеменең «Татар алга» җыры белән безнең зур сәхнәдә «Ык-Рок» фестивалендә дебютыбыз булды. Шуннан татар эстрадасы җырларын рок стиленә салып, аларны башкара башладык. Хәзер инде репертуарда күбрәк тарача җырлар.

Репетицияләрегез ничек уза?

Төркемнең катанашучылары бөтенесе дә диярлек төрле мәктәпләрдә, төрле сыйныфларда укыйлар. Шуңа да аларны бергә җыю кайчак авыр була. Өстәвенә әле аларның уку буенча эшләре, башка кызыксынулары, бәйгеләр, олимпиадалар бар. Әмма без стабиль рәвештә атнасына 2 тапкыр җыелышып, 3 сәгатьлек репетицияләр ясыйбыз. Балалар белән эшләве бик рәхәт, чөнки аларга үзләренә үк рок кызык. Алар үзләре дә бик дус булганга күрә бер-берләренә ярдәм итеп торалар, минем киңәшләремнән тыш үзләре дә эзләнәләр.

 

 

Бүгенге көндә нинди уңышларыгыз бар?

Төркемебез әле генә оешканга һәм катнашучыларның составы үзгәргәнгә әле күп чараларда катнаша алмадык. Күбесенчә ул район күләмендәге концертлар гына. Шулай да «Ык-Рок» фестивалендә катнашып, анда 2 урын алу безнең өчен зур җиңү. Авылда оешкан кечкенә генә төркемнең үзен шәһәр төркемнәре арасында югары дәрәҗәдә күрсәтә алуы шәхсән мине бик шатландырды.

Татарча рокның киләчәге бармы, ничек уйлыйсыз?

Киләчәге бар дип уйлыйм. Чөнки хәзер, беренчедән, татар җырына ихтыяҗ һәм кызыксыну зур. Нинди генә юнәлеш булса да, безнең аңа альтернатива бар. Икенчедән, замана, технологияләр, музыканы компьютерда гына язып булуы да зур йогынты ясый. Чөнки кызыксынучылар да күп мин моны фестивальләрдә белдем, һәм мөмкинлекләр дә күп. Шул ике фактор кушылып, сыйфатлы музыка ясарга мөкинлек бирә.

Төркем катнашучыларының киләктә дә музыка белән шөгыльләнү теләкләре бармы?

– Әлбәттә, бүгенге көндә хәтта берничәсе үз тормышын инде музыка дөньясы белән бәйләде. Ләкин музыкаль киләчәктән дә ныграк миңа бу төркемнең аларның үзләренә, шәхес буларак формалашуына йогынтысы мөһим. Чөнки хәзер, кызганыч, балаларның күбесе йомык, башкалар белән аралашасы теләми. Интертта алар бик кыю, ачык булып күренәләр, ә чынлыкта исә башкача. Менә балаларның монда килеп, бер-берсе белән аралашып, бергә яңа музыка юнәлешен өйрәнүләре, бердәм команда булып чыгыш ясаулары күпкә кадерлерәк.

 

Фирүзә Вәлиева фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев