ИДЕЛ БИТ УЛ КИҢ БИТ УЛ: ИДЕЛ БУЕ ШӘҺӘРЛӘРЕНӘ СӘЯХӘТ ПЛАНЫ
Бу җәйне, ни кызганыч, диңгезгә барып булмады. Ләкин мин бу проблеманың чишү юлын таптым! Ул да булса – диңгез урынына елгага бару. Әле нинди елга бит. Идел үзе! Һәм сәяхәт өчен мин һәм хезмәттәш дусларым нәкъ менә идел буе шәһәрләрен сайларга булды. Киңәшләр, матур урыннар, бәяләр һәм туристлар өчен кирәк булган мәгълүмат турында бу язмада сөйләрмен. Башлыйк!
САМАРА
НИЧЕК БАРЫП ҖИТӘРГӘ
Самара-Казан арасы 400 чакрым. Юлга якынча 5-5,5 ярым сәгать китәчәк. Тик Самарага килеп җиткәч, сезгә юлда 6 сәгать үткән кебек тоелачак, чөнки андагы вакыт Мәскәү вакытыннан 1 сәгать алдарак. Казаннан Самарага машиналар, автобуслар көн дә йөреп тора. Иң уңайлысы, минемчә, юлдаш табып бару, ул бәя ягыннан да, вакыт якыннан да күпкә уңайрак. Мисал өчен, минем барып кайту барлыгы 2000 сумга чыкты. Шулай ук Самарага поездда барып җитеп була, билет бәяләре 1700 сумнан башлана.
НӘРСӘ КАРАП БУЛА?
Самара – эшчеләр шәһәре, биредә завод-фабрика һәм предприятиеләр шактый. Шулай да монда карый торган әйберләр бик күп.
Шуларның берсе – Идел яр буе. Кызыклы факт: Самарадагы Яр буе Россиядә иң озыны дип санала. Аның озынлыгы 4 километрдан арта. Яр буенда тулы бер көнне үткәреп була, чөнки монда күңел ачу, ашау, ял итү өчен бар да бар. Ә аның иң зур плюсы – буеннан буена сузылган пляж. Казанда Идел, Казансу елгалары булса да, уңайлы һәм су керергә яраклы пляжлар юк диярлек. Ә монда адым саен – чишенү урыннары, лежаклар, кояштан качар өчен махсус зур кулчатырлар бар.
Яр буенда, шулай ук, катер, сап һәм башка йөзү әйберләрен арендага алып була.
Куйбышев мәйданы, Опера һәм балет театры
Бу мәйдан Самарада «иң зур» исемен йөртә торган тагы бер урын. Ул барлыгы 17 гектарны алып тора һәм Ауропадагы иң зур мәйдан булып санала. Өстәвенә, анда урнашкан Опера һәм балет театрының да бик матур тарихы бар. Нәкъ менә анда беренче тапкыр Шостаковичның Җиденче симфониясе яңгыраган. Фотолар өчен менә дигән урын!
Ленинград урамы
Казанда да Бауман урамы бар бит диярсез. Дөрес! Тик һәр шәһәрнең җәяүлеләр урамы үзенчәлекле һәм шәһәрнең колоритын ачып бирә. Биредә якын кешеләрең өчен сувенирлар алып, полицейский Степа абый кырыенда фото ясап, ашап Идел яр буена кадәр төшеп була. Чөнки бу урам нәкъ менә шуннан башлана. Миннән киңәш: Ленинград урамында Самара конфетлары дигән кибет бар. Тәмле һәм үзенчәлекле сувенирларны шуннан ал.
Үзенчәлекле чиркәүләр
Самарада заманында бик күп алманнар яшәгән, аларны совет чорында Идел буе алманнары дип атаганнар. Алар католиклар. Шуңа Самарада готик стильдәге биналар, чиркәүләр шактый күп. Шуларның иң билгелеләре – католик собор и лютеран кирхасы. Алар стильләре белән типик рус шәһәрендәге биналардан шактый аерылып торалар. Монда ясалган фотолар бик үзенчәлекле килеп чыгачак. Өстәвенә, яңа мәдәният белән танышу мөмкинлеге дә бу. Чөнки бу ике урын да бүгенге көндә эшли торган гыйбадәтханә булып санала.
ШӘҺӘРНЕҢ ТӨП ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ
Самарага килгәнче мин шәһәрләрнең түгәрәк һәм озынга бүленгәннәрен белми идем. Казан белән Самараны чагыштырганда, мәркәзебез – түгәрәк, ә Идел буе шәһәре озынча. Моны мин пробкалар мисалында белдем. Бездә алар тиз бетә, ә Самарада алай ук тиз түгел. Чөнки светофорлар шәһәрнең буеннан-уена урнашкан. Шулай Самарада шәһәрнең бер башыннан икенче башына барып җитәр өчен шактый вакыт кирәк.
Шәһәрнең транспортына килгәндә, биредә типик шәһәрләрдәге кебек үк автобус, троллейбус, трамвай һәм метро бар. Тик автобусларның гына аерым төсен аңлый алмадым (Казанда, мисал өчен кызыл, Мәскәүдә – зәңгәрсу). Троллейбуслар исә аклы-зәңгәрле. Ә шәһәрнең иске генә трамвайлары мине совет чорына кайтаргандай булды.(үзем бу чорда яшәмәсәм дә). Метрога килгәндә, биредә Казандагы кебек үк бер генә линия бар. Һәм Самара метросы турында кызыклы факт: бер урамда 4 метро станциясе урнашкан. (Бу шулай ук шәһәрнең озын булуы белән бәйле).
Һәм Самарада күзгә бәрелгән иң төп үзенчәлек – шәһәр үзәгендә иске 2 катлы агач йортларның күп булуы. Кызганычка, аларның күбесе реставрацияләнмәгән, әмма нәкъ менә алар – шәһәр колоритын тудыручылар.
ТҮБӘН НОВОГОРОД
Бу шәһәр, андагы сәяхәте турында «Татар радиосы» алып баручысы Зилә Сабитова сөйләде.
НИЧЕК БАРЫП ҖИТӘРГӘ
Казан-Түбән Новгород арасы 400 чакрым. Вакыт ягыннан ул якынча 6-7 сәгать алачак. Монда шулай ук автобус, машина, поезд һәм самолет белән барып җитеп була. Поездка билетлар бәясе 1400 сумнан башлана. Ә иң шәп вариант, әлбәттә, машина. Зилә бу ерак юлны дуслары белән үткәргән, «бик күңелле һәм кызык булды», – дип бүлеште ул. Тик берничә сәгать юлдан соң машина йөртүчедән кала башка кешеләр йоклап киткән. Шуңа юлга я иртән-иртүк, я көндез чыгып китегез.
НӘРСӘ КАРАП БУЛА?
Казанны өченче башкала дип атаган кебек, Түбән Новогордның да үз титулы бар. Ул да булса – «кояш баю башкаласы». Кояш баешын карар өчен бу шәһрдә шактый күп мәйданчыклар бар. Популяр туристик урыннар Идел яр буенда урнашкан. Алар барлыгы дүртәү – Югары яр буе, Түбән яр буе, Федоровский яр буе Идел яр буе.
Чкалов баскычы
Бу урынга барып сез берьюлы берничә матур урынны күрә алачаксыз – Новгород Кирмәне, яр буе, Идел һәм Ока кушылган урын һәм баскыч үзе. Аның озынлыгы – 150 метр, ә баскычлар саны 560. Моннан менеп-төшү сезгә бер тренировканы алыштырыр, мөгаен.
Канатлы юл
Туристлар өчен ул бер могҗиза һәм атракцион булса, Түбән Новгород яшәүчеләре аны шәһәрнең бер очыннан икенчесенә чыгу мөмкинлеге дип кабул итә. Чөнки ул елганың икенче ягында урнашкан Бор шәһәренә кадәр бара. Билет бәясе 100 сум. Юлда сезгә искиткеч гүзәл Идел һәм Түбән Новгород манзарасы күренәчәк.
Иң танылган урыннардан шулай ук Новгород кирмәнен һәм Зур Покров урамын киңәш итәр идем. Бу типик туристик урыннар, ләкин сувенирлар алу, фотога төшү «мин монда булдым!» дип әйтер өчен аларны күрергә кирәк!
ШӘҺӘР ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ
Зилә Түбән Новогородта шәһәр буенча эленгән язуларга аеруча игътибар иткән. «Бирешмә», «бар да килеп чыгачак» һәм башка шундый мотивацион сүзләр бик күп икән анда.
Түбән Новогодта стрит-арт бик киң таралган. Алар төрле стильдә һәм төрле зурлыкта. Ләкин нәкъ менә шул рәсемнәр шәһәрне яшәртә дә!
Түбән Новгородта метро да бар. Казаннан аермалы буларак, монда 2 линия бар. Метроның эш сәгате дә безнеке кебек түгел. Ул 7:00дәе башлап, 23:00га кадәр эшли. Төнгә калсагыз, таксида кайтасын онытмагыз!
Түбән Новгородтан фотолар өчен Гөлия Хәкимовага рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев