Логотип Идель
Белми калма

ҺӘРКЕМНЕҢ ҮЗ ЙОРТЫ: ТӨРКИ ХАЛЫКЛАРНЫҢ КОМИКСЛАР ҖЫЕНТЫГЫ ДӨНЬЯ КҮРДЕ

8 февраль көнне ТР Милли китапханәсендә төрки телле халыкларга багышланган «Йорт» комикслар җыентыгы тәкъдим ителде. Тәбрис Яруллинның «Ялкын» белән илһамлануы, яшь рәссамнарның фикерләре һәм комиксның эчтәлеге турында тулырак – безнең язмада.

Комикслар җыентыгына нәкъ менә «Йорт» исемен бирү юкка түгел. Проектның авторлары фикеренчә, бу сүз күп төрки телләрдә охшаш яңгырый. Өстәвенә, һәр рәссам бу сүзгә үзе өчен мөһим булган мәгънәне кертеп, җыентыкта фольклор образлары аша үз күзаллавындагы «йорт»ны күрсәтергә тырышкан. «Йорт» проектының «оpen-call»ында Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Төмән, Чебоксар, Полярный, Ижевск, Уфа, Мытищи, Нальчик, Әстерхан, Якутск, Алтай Республикасы һәм хәтта Мисырдан 70тән артык рәссам-комиксист катнашкан, финалга исә 38 рәссамның эшләре сайлап алынган.

Комикслар тәкъдим итү чарасын ТР Милли китапханәсенең директор урынбасары Тәбрис Яруллин башлады. Үзенең «стендабында» ул комикс жанрының уникаль һәм кабатланмас булуын ассызыклады.

«Мин күргән беренче комикслар ул – «Ялкын» журналының соңгы битендә урнашкан рәсемле әкитяләр. Журналны мин нәкъ менә соңгы битеннән укый башлый идем. Башка авторларны, мәкаләләрне хәтерләмәсәм дә, комикслар рәссамының исеме бүген дә истә. «Ялкын»ны нәкъ менә шул әкиятләре өчен көтеп ала идем. Балачактан калган иң якты хатирә бу», – дип бүлеште Тәбрис.

Шулай ук ул халык әкиятләренә, фольклорга нигезләнгән комикслар гомумән дөньяда бик аз булуын әйтте ул. Әлеге проектка этәргеч һәм илһам чыганагы булып фин-угор халыкларының комикслар җыентыгы торган.

Комиксның эчендәге рәсемнәр аклы-каралы итеп ясалган. Биредә татар, башкорт, чуаш, якут, алтай, балкар, тува һәм ногай телендә булган комикслар бар. Аларның берсе дә классик әкиятләрне сурәтләми диярлек. Кайберләрендә балачактан истә калган әкияти персонажлар, әйтемнәр урын алган, икенчеләрендә йолалар күрсәтлгән, ә өченчеләре әкиятләрне үзләренчә үзгәрткәннәр. Ләкин һәрбер рәсем дә милли үзенчәлекләргә нигезләнеп ясалган.

Рәссамнар арасында моңарчы комикслар ясау тәҗрибәсе булмаганнар да бар иде. Гомумән, аларның күбесе проектта үзен сынап карау һәм ниндидер файда китерү максатыннан катнашканнар.

Комиксларны Милли китапханәнең универсаль залында вакытлыча алып, яисә сатып алып укырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев