Логотип Идель
Бу – тема!

САК БУЛЫГЫЗ, ФЕЙЕРВЕРК: КУЛЛАНУ ИНСТРУКЦИЯСЕ

Яңа ел төнендә күпләр урамга чыгып, фейерверк, салют аттырырга ярата, өйдә бенгаль утлары, шәмнәр яндыралар. Болар барысы да шундый матур булып күренә. Ләкин шул пиротехника күңелсез нәтиҗәләргә китереп, бәйрәм кәефен бозарга мөмкин. Бу язмада мин сезгә пиротехника кулланганда нәрсәләрне истә тотарга кирәк икәнен сөйләрмен. Киттек!

САЛЮТЛАРНЫ КАЯН ҖИБӘРЕРГӘ?

Фейерверкларны һәм башка пиротехниканы бары тик урамда, биналардан, торак йортлардан читтәрәк булган урында кабызырга ярый. Андый урыннарда агачлар, электр чыбыклары һәм башка тиз янып китүче әйберләр булырга тиеш түгел. Кайбер шәһәрләрдә салютлар җибәрер өчен махсус мәйданчыклар бар.

НИЧЕК САЙЛАРГА?

Әзерләү датасыннан һәм куллану срогыннан тыш, фейерверкның куллану инструкциясе булырга тиеш. Ул булмаган очракта, салютны сатып алудан һәм эшләтеп җибәрүдән баш тарту яхшырак.

Шулай ук фейерверкның бөтенлеген тикшерергә кирәк: ертылган һәм юешләнгән картон, коробкадагы ярыклар, пычраклар булырга тиеш түгел. Иң уңай вариант – кибеттәге махсус консультантларга мөрәҗәгать итү.

САЛЮТНЫ НИЧЕК ҖИБӘРЕРГӘ?

Пиротехниканы 18 яшьтән өлкәнрәк булган, аек, инструкция белән танышкан кеше генә куллана ала.  Салют аумасын өчен коробканың кырыйларын ташлар, кирпеч яисә авыр боз кисәкләре белән терәтеп куярга кирәк. Фитильне якыннан түгел, ә сузылган кул ераклыгында кабызырга кирәк. Беркайчан да салютны, аңа өстән карап кабызмагыз! 

Шулай ук җилле, яңгырлы һәм карлы һава торышы шартларында пиротехник эшләнмәләрне куллану тыела.

ФЕЙЕРВЕРК КАБЫНМАСА НИШЛӘРГӘ?

Әгәр дә фейерверк кабынып китмәсә, аның янына 15 минут дәвамында якын килмәгез, чөнки салют тоткарлык белән кинәт янып китә ала. Эшләмәгән җайланманы кабат кабызу тыела. Шартламаган фейерверкны ыргытыр алдыннан башта аны суда тотарга кирәк, барлык шартлап китә ала торган компонентлар юешләнергә тиеш. Кайбер салютларны хәтта суда 3 сәгать тотарга кирәк. Шулай ук пиротехниканы сүндерер өчен порошок рәвешендәге ут сүндергечләрне дә кулланалар.

Иң мөһиме – сак булыгыз. Үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеген саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев