КОЯШ, ЧЫК, ЧЫК, ЧЫК, ТӘМЛЕ БОТКА БИРЕРБЕЗ: D ВИТАМИНЫН КАЯН АЛЫРГА?
Бу кыш бик карлы булды әле. Кояшлы көннәрне бармак белән санарлык, кояш чыкса да тиз генә кача, кәеф юк… Нишләргә соң? Бу язмада без сезгә организмда D витаминын арттыру һәм кояшлы кәеф серләре турында сөйләрбез!
КОЯШНЫҢ КЕШЕГӘ ЙОГЫНТЫСЫ НИНДИ?
Кояш яктысының бөтен тереклеккә, шул исәптән кеше организмына тәэсире шактый зур. Кояш нурлары безнең организмда мелатонин – йокы өчен җавап биргән гормон чыгару өчен җаваплы. Ә мелатонин үз чиратында «шатлык гормоны» серотонин чыгаруда ярдәм итә.
Кояш яктысы D витаминын синтезлау өчен кирәк. D витамины кальций һәм фосфорны үзләштерүдә катнаша, шулай сөяк тукымасының ныгуын җайга сала. Аның хроник дефициты балаларда – рахит һәм олыларда остеопороз барлыкка килүе, кариес һәм башка күп проблемалар белән яный.
D ВИТАМИНЫН НИЧЕК ТУЛЫЛАНДЫРЫРГА?
Бу проблема безнең илдә аеруча актуаль, чөнки җылы кояшлы көннәр елның яртысына да җитми. Шулай да кешеләр бу проблеманы хәл итәр өчен ысуллар уйлап тапканнар.
1. Кояшлы көннәрне урамда ешрак йөрергә тырышыгыз. Иң мөһиме – кояш нурларын тәрәзәдән генә түгел, ә үз күзләрең белән күрү һәм тою.
2. Көндез тәрәзәләрне пәрдә һәм жалюзи белән капламагыз. Киресенчә, кояш бүлмәгезне тутырсын. Бу бактерияләрне үтерү өчен дә шәп ысул.
3. Тәрәзәләрегезне ешрак юыгыз. Анда булган пычрак 30% кояш нурларын ашап бетерә, ди белгечләр.
4. Көндәлек рационыгызга күркә ите, диңгез балыгы, банан, алма, слива, ананас, чикләвекләр, кара шоколад кертегез. Анда булган микроэлементлар организмга бу кояшсыз вакытны җиңелрәк үтәргә ярдәм итәчәк.
5. Бүлмәгезгә яктылык кертегез. Плакатлар, рәсемнәр, якты детальләр кәефегезне күтәрү өчен дә, интерьерны бизәр өчен дә әйбәт.
6. Ут терапиясе өчен лампа алыгыз. Маркетплейсларда, кибетләрдә сатыла торган бу махсус лампа кояшка ихтыяҗны тулыландыра, бүлмәгә өстәмә яктылык бирә.
7. Салкын һәм караңгы көннәрдә D витаминын эчегез. Шулай да башта анализлар биреп, табиб белән киңәшләшергә кирәк.
8. Истә тотыгыз, язга кадәр нибары 1 ай чамасы калды. Әз генә көтегез инде, тиздән март, лалә чәчәкләре, гөрләвекләр…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев