Иҗат
-
ҮКЕНЕЧ
...«Тагын бабай саташып ята инде!» – дип уйлап куйды Камил, ыңгырашкан тавыш ишеткәч. Компьютерда барган атышлы уенын туктатып торырга мәҗбүр булган малай, өстәл артыннан кузгалмыйча гына, бабасы яткан почмакка таба борылды. «Нәрсә булды инде тагын?! Ник җүләр шикелле акырасың!» – диде ул, ачулы күзләрен кечерәеп калган, бөгәрләнеп яткан картка төбәп. -
КАЛАЙЧЫ КӘЛҮК
Җиңел сөякле бабай, аягына эрҗинкә галушларын киеп алды да болдыр баскычыннан җәһәт кенә ишегалды чирәменә төште. Тагын бер кинәнеп арлы-бирле йөренгәләде. Алгысый иде аның күңеле, очына иде. Менә нидер эшлисе генә килеп тора бит. Ниндидер бер гайре табигый эш. Әмма дә ләкин файдалы эш булсын иде ул. Тиктомалдан чуарланып йөрергә яшь-җилкенчәк түгел лә ул! Хәкимәсе: «Вәт маладис, картым! Вәт булдыргансың, атасы!» – дип әйтерлек булсын. Мактаганны ярата ул. -
МӘХӘББӘТ ТОЗАГЫ
"Тавык төшенә тары керә” ди халык. Финанс-экономика институты студенты Рәсим төшендә үзен банк директоры итеп күреп ятканда гына ишек шакыдылар. “Их, нечкә билле чибәркәй – сәркатиб кабинетка килеп кергәч кенә уяттылар”, – дип сөйләнә-сөйләнә ишек ачырга юнәлде. Ә ишек артында… Әле генә төшендә күргән сәркатиб кыз басып тора иде. -
ЧУАР ТАВЫК
Тавыкның кыртлавын бетерер өчен идән астына ябарга кирәк, дип ишеткәне бар иде. Култык астындагы тавыкны шунда ук кече якның идән астына җибәрде. Идән капкачы ябылып, караңгыга калгач та, и ачуланды тавык хуҗабикәсен, и ачуланды. Канатлары белән фыр-фыр килеп, нигезгә салган көлләрне очырды. Өч көн буена караңгылыкта ипи белән су гына ашап яшәгәч, кыртлавы беткән кебек тоелды. -
1 СЕНТЯБРЬ, БЕЛЕМ БӘЙРӘМЕ – ШИГЫРЬЛӘР
1 сентябрь, белем бәйрәме белән сезне хөрмәтле укытучылар, укучылар! -
ҮЛЕМНӘН КӨЧЛЕРӘК
– Ну-ну-ну! Марш, агай, үз урыныңа! Үз тавышын үзе танымады кыз. Тик тегенең тамчы да исе китмәде, атлап барган шәпкә ике кулын сузып, күрешергә килгән кыяфәт чыгарды. Тагын ике секундтан ул аны шул пычрак куллары белән эләктереп үк алачак... – Үзең китәсеңме, әллә булышыргамы сиңа, абзый кеше? Зөмәрә аңышмый калды: кайчан, каян килеп чыкты бу зифа буйлы егет, ни ара аларның уртасына кереп басты? Сәрхуш ирнең йөзе әче әйбер капкандай җыерылып килде; селтәнергә дип күтәргән кулы белән башын кашып алды да, ава-түнә үз почмагына таба китте. -
НУРЛАНЫШ БҮЛМӘСЕНДӘ
...Май кояшы җылы нурларын өләшә. Палатаның кечкенә тәрәзәсеннән төшкән саран нурлар Регинаның күзләренә төшеп күзләрен камаштыра, күзләре үзләреннән-үзләре яшьләнеп йомылалар. Яшьләнгән күзләрендәге җан сагышын башкаларга күрсәтмәскә тырышып, стенага борылып ятып, одеялын башыннан үк бөркәнеп куя да уйлар диңгезенә чума яшь ана. -
ЯЗМЫШЛАРНЫ САЙЛАП АЛМЫЙЛАР
Энҗе, әнисе күрмиме икән, дип, курка-өркә өйләре ягына карап торды да, тиз генә мунчага кереп китте. Пычранган күлмәген мунча алдында салды да, эчкә кереп, салкынча суда нәни куллары белән ышкып-ышкып юарга тотынды. Эскәмиядә яткан хуш исле кул сабынын тидерде. Итәк очындагы таплар бетмәгәч, кырыйда торган кер тактасына салып тырышып-тырышып ышкырга кереште. Урам аша гына яшәгән күрше әби оялтты аны бүген. -
ҮГИ АНА
Иртәннән салкын, аяз көн төштән соң бозыла башлады. Кояшны болытлар каплап, көчле җил исте. Кинәт буран күтәрелде. Хәтимәнең ире Сәлихҗан күрше, унбиш чакрымнарда урнашкан Күпербаштагы энесе Хәдисләргә киткән иде. «Бу буранда кайтырга чыкмаса гына ярар иде», – дип теләде эченнән хатын. -
БИТЛЕК
Авылның саф чишмә суын эчеп, яшел болыннарында тәгәрәп үскән Рания, өч дистә ел гомере тузанлы, шау-шулы шәһәрдә үткән кырык сигез яшьлек ялгыз хатын, ниһаять күңелендә бик озак ымсындырып йөрткән хыялына иреште. Яшәгән каласыннан сиксән-туксан чакрым ераклыктагы авылда иске булса да ярыйсы гына нык күренгән йорт сатып алды. -
БҮРЕ ӨЕРЕ
“Тор инде, балам, соңга калабыз!” Сиринә, әнисе дәшкәч, кинәт уянып, саташулы төшләреннән арына алмыйча, мендәреннән чак башын күтәрде дә, кабат караватына сузылып төште. Әнисе: “Балам, тор! Бүген печәнгә барасыны оныттыңмыни?” – дип ашыктыра башлагач кына күтәрелергә мәҗбүр булды. Узган көн кар көрәп арыганга күрә, кыл да кыймылдатасы килмәсә дә, башыннан әнисенең сүзләре чыкмады. “Бүгеннән печән эзләп чыгып китмәсәк, иртәгә сыерыбыз ачтан егылып үләчәк!” -
ЯЗМЫШ
Быел бәрәңге ишелеп уңды. Хәдичәттәй менә өч көн бәрәңге алып җәфалана, тик әле бакчасының урта турына да җитә алмый. Ни эшләсен соң, бәрәңгесе дә шундый шәп: һәр төптән ярты чиләкләп чыга, ә ул бер ялгызы казый да, җыя да, бидрәләп кар базына да ташый. -
ҖИР АСТЫНДАГЫ ЯЗМЫШЛАР
— Әнкәй юк инде... Күптән юк. Мин бит детдом баласы. Әткәйне соң гына эзләп таптым. Эзләмәс тә, тапмас та идем. Әнкәй өчен үч аласым килде. Ул бит әнкәйне тереләй кабергә керткән, аңа көн күрсәтмәгән... Кыйналып, изелеп яшәгән-яшәгән дә, бердәнбер көнне газизен, биш яшьлек малаен калдырып, бакый дөньяга күчеп киткән. Мин эзләп тапканда әткәй бик бетеренгән иде. Үлем чигенә җиткән иде. Ә минем, укуны бетереп, аякка ныклап баскан чагым. Акыл керә башлаган чак... Ә бит мин, детдомда чакта, аны табып дөмектерергә антлар эчкән идем. Бармагымны кисеп агызган җылы канымны кабып сүз бирдем. Хәнҗәр әзерләдем. -
ЧЫПЧЫКЛАР
Безнең урам Кәримәнең кушаматы – “чыпчык”, үртәвече: “Чыпчык, чыпчык, Кәримә чырк-чырк”. Кушаматы “чыркылдык” булганга кушылса, үртәвечен урысча әйткәндә, “сама заработала”. Бервакыт, качышлы уйнаганда, “чәүкә, чыпчык, син кал, бу – чык!” дигән санамышны: “Чәүкә, чыпчык, син кал, бу – чыпчык!” – дип әйтүе харап итте. -
КЕМ СИН, НАСЫЙП ЯР?
Мин үзем мәҗлесләрдә җырлап-биеп утырырга бик яратмыйм. Рәхәтләнеп биегән кешеләргә сокланып, кызыгып та карыйм кайчакта. Юбилейларда, туйларда теләкләр әйтелә бит инде. Мөнҗия апага да күп теләкләр әйттеләр. Насыйп ярың – бабаең белән бәхетле картлыкта, оныклар сөеп яшәргә язсын, диде кунаклар.
Белми калма
-
16 мая 2024 - 19:58
МӘХӘББӘТ ТУРЫНДА ТЫҢЛЫЙК: КАЗАН ТЮЗЫНДА ПРЕМЬЕРА
-
15 мая 2024 - 13:08
КАЗАНДА «ТАТАР КЫЗЧЫГЫ, ТАТАР МАЛАЕ-2024» БӘЙГЕСЕ ГӨРЛӘДЕ
-
12 мая 2024 - 10:44
«РЕСПА»: ТАТАРСТАНДА ШАЯННАР ҺӘМ ТАПКЫРЛАР ЛИГАСЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ ФЕСТИВАЛЕ ГӨРЛӘДЕ
-
8 мая 2024 - 11:51
«АЛМАЧУАР» БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ЯЗЫЛГАН ПЬЕСАЛАР БӘЙГЕСЕ СТАРТ АЛА