Логотип Идель
Иҗат

ҖИР АСТЫНДАГЫ ЯЗМЫШЛАР

  — Әнкәй юк инде... Күптән юк. Мин бит детдом баласы. Әткәйне соң гына эзләп таптым. Эзләмәс тә, тапмас та идем. Әнкәй өчен үч аласым килде. Ул бит әнкәйне тереләй кабергә керткән, аңа көн күрсәтмәгән... Кыйналып, изелеп яшәгән-яшәгән дә, бердәнбер көнне газизен, биш яшьлек малаен калдырып, бакый дөньяга күчеп киткән. Мин эзләп тапканда әткәй бик бетеренгән иде. Үлем чигенә җиткән иде. Ә минем, укуны бетереп, аякка ныклап баскан чагым. Акыл керә башлаган чак... Ә бит мин, детдомда чакта, аны табып дөмектерергә антлар эчкән идем. Бармагымны кисеп агызган җылы канымны кабып сүз бирдем. Хәнҗәр әзерләдем. Аны көн саен үткерләп куя идем. Урамдагы исерек, холыксыз ирләрне күргән саен, әткәй түгелме дип, аларга барып ябышасым, үчемне кайтарасым килә иде. Ходай саклады. Аларны да, мине дә. Чит кешегә тимәдем, үз әткәмне эзләп таптым. Шушы җир астында таптым. Исереп, туңып, әҗәл белән якалашып ята иде. Бу минутта мин әҗәл яклы идем. Әнкәйнең җанын кыйган бу бәндәне мәңгегә шушында калдырам, дип уйладым. Куенымдагы хәнҗәремне кысып тотып, өстенә килә башладым... Ә ул... торып басты да... «Сибелә чәчәк»не уйнап җибәрде! Йөрәгем меңгә телгәләнеп, җаным очып чыгып китә язды! Акылдан язам дип торам... Кулыма үткен хәнҗәр тоткан килеш ничек читкә тайпылганымны, стенага сөялеп, үксеп елап җибәргәнемне дә анык кына хәтерләмим...

Мин ул кешене күптән беләм. Тукай мәйданындагы җир асты юлында көн дә очратам мин аны. Еш кына, тукталып, тальянда уйнаганын, моңлы итеп җырлаганын, көйләгәнен тыңлап торам.

Ул бигрәк тә «Сибелә чәчәк»не матур итеп, йөрәккә, җанга үткәреп уйный. Ниндидер яңа борылышлар өсти, хәтта бераз иңрәү, ыңгырашу авазлары кушып җибәрә... Аның бу җыры гади генә җыр түгел кебек, дөресрәге, ул үзе гади генә, кешечә генә җырламый, ниндидер мөһим, хәтта илаһи бер эш башкарган кебек, хәлиткеч миссия үтәгән кебек җырлый, гүя ул бу вакытта бөтенләй башка дөньяга күчеп тора, һәм озак вакытлар шул сихри дөньядан бу гөнаһлы хәяткә кайта алмый җәфалана...

Гөлбакчага керәмсең,

Гөлбакчага керәмсең лә,

Гөл чәчәген өзәмсең?

Өзелгән гөл чәчәге күк,

Аерылуны сизәмсең?

Сибелә чәчәк җилләр лә искәндә,

Өзелә үзәк, исләремә төшкәндә.

Бу вакытта аның болай да язмыш җилендә караеп, җыерчыкланып беткән йөзенә, кечерәеп эчкә баткан күзләренә газаплы, хәтта әрнүле кыяфәт чыга; ләкин бу газап, бу әрнеш ниндидер татлы газап, татлы әрнеш, җырдагы моң, гамьдә гүзәл моң, гүзәл гамь кебек тоела.

Гөлбакчага керәм мин,

Гөлбакчага кердем мин лә,

Гөл чәчәген өздем мин;

Өзелгән гөл чәчәге күк,

Аерылуны сиздем мин.

Сибелә чәчәк, җилләр лә искәндә,

Өзелә үзәк, исләремә төшкәндә.

Җыр арасында сөйләшеп алабыз. Ләкин моңдашым күп сөйләшми, минем сорауларга «Әйе», «Юк», «Белмим»,— дип кенә җавап биреп тора. Мин моңа һич борчылмыйм. Миңа аның сөйләшүе ул кадәр мөһим түгел бит. Миңа аның уйнавы кирәк, көе, моңы, җыры кирәк! Калган бөтен нәрсә —дөнья мәшәкате, тормыш ваклыгы...

Кем ул? Каян? Аңа нәрсә булган?

Җавап әллә ни катлаулы булырга тиеш түгел. Кем булсын — берәр сукбайдыр. Бомж! Әнә бит — ни төсе, ни кыяфәте... Тәмам кешелектән чыккан. Яшәрлеге калмагач, иске гармунын тотып, җир астына ук төшеп утырган...

Юктыр, бөтенләй үк беткән кеше түгелдер ул. Бер дә кеше талап йөрми бит, кибеттән, базардан ризык теләнеп, хәер дә эстәми... Эшләп таба, хәләл көче, хәләл рухы белән уйнап-җырлап юнәтә үзенең тамак хакын.

Көен, җырын тыңлап бер хөрмәтем арткан булса,үз көнен үзе күрүе хакында уйлап, тагын да ныграк үз итә башладым һәм кеше язмышларына сискәнергә генә торган күңелемә бик якын алдым мин бу сукбай гармунчыны.

Ләкин иң кызыгы бу түгел әле.

Болары — хикәямнең башы гына.

Аның янына көн саен диярлек бер егет килеп йөри. Затлы киемнән, чиста, пөхтә, заманча чырайлы, ачык, гадел карашлы бу егет җир астындагы гармунчы белән бөтенләй диярлек аралашмый. Үтә дә сабырлык белән «Сибелә чәчәк» яңгыраганын көтеп тора-тора да, тыңлап бетерүгә, җирдә яткан катыргы кап эченә мул гына акча куеп, ашыгып китеп бара.

Гел шулай. Сәер бу «җир асты» дигәннәре. Әллә шул «җир асты» булганга сәер микән?

Чынлап

·  та, бу егет кем тагын? Гармунчының берәр танышымы? Әллә гармунчы аның танышымы? Түгелдер. Менә мин дә, аның беркеме булмасам да, бу җиргә еш киләм бит. Шул ук «Сибелә чәчәк» өчен киләм. Чөнки ул җыр татарның җаны, иманы кебек. Ул аның язмышы гына түгел, яшәү яме, яшәү гаме дә, шушы яшәүнең асыл мәгънәсе дә! Бу җыр — минем әнкәемнең яраткан җыры. Бу җыр белән картәтием фронтка киткән, шушы җыры белән кайтып кергән... Аннары бу җыр тоткыннар, әсирләр җыры буларак та дан алган. Җәлилчеләр нәкъ менә шушы җырны җырлап үлемгә барганнар...

Ә барыбер беләсе килә! Хода бәндәсенең, бу егетнең тормышын, язмышын беләсе килә. Чөнки шул мәгълүм бит: әгәр дә ике серле, сәер җан бергә килеп очраша икән, димәк, монда бер гыйбрәт бар!

Ниһаять, бердән бер көнне теге ыспай егет белән якыннанрак танышырга җай чыкты.

Ул көнне, нишләптер, гармунчы килмәгән иде. Көй яңгырамагач, җир асты моңсуланып калган. Дөньясы да китек кебек, үтеп-сүтеп йөргән бәндәләрнең дә күңелләре буш, йөзләре борчулы, кайгылы сыман тоела...

Минем күңелгә дә салкын, шомлы уйлар үрмәләп керә башлады: «Ник килмәгән? Нәрсә булган? Ничек ярдәм итәргә? Ничек?»

Озакламый теге егеткәй дә пәйда булды. Күреп торам — борчыла. Як-ягына карана-карана, түземсезләнеп эзләнә...

— Бүген килмәгән...

Баштарак минем сүзгә игътибар да итмәгән кебек иде. Ишеткән икән. Якындагы колонна артларыннан әйләнеп килде дә, басынкы тавыш белән җөпләп куйды:

— Килмәгән шул...

Аянычлы иде аның тавышы. Бу тавыш бары тик бер хистән: «Их, нигә кадерен белмәдем икән, хәзер килмәс тә инде», — дигән үкенеч хисеннән генә тора иде.

«Кем ул сиңа? Нигә ул кадәр бетеренәсең, гаҗизләнәсең? Йә әйт, кем?»

Сорашырга ниятләп, тәмам нечкәреп калган күңелемне ачы язмышларга көйләп бетергән генә идем, егет үзе сүз башлады.

— Әткәй ул... Мин аның бердәнбер улы. Шуңа да көн саен килеп йөрим...

— Ә әнкәң кайда? — Ниндидер хәтәр язмышка юлыгуымны аңлап, кирәкмәгән нәрсә хакында сорап куюымны сизми дә калдым. Үкендем, әмма соң иде инде. Егеткәй исә һич кыенсынмады, авырсынмады, бу сорауда ачылып кына китте, гүя әнкәсе аның күңеленә керү өчен серле ачкыч, изге бер ым-ишарә генә булган...

— Әнкәй юк инде... Күптән юк. Мин бит детдом баласы. Әткәйне соң гына эзләп таптым. Эзләмәс тә, тапмас та идем. Әнкәй өчен үч аласым килде. Ул бит әнкәйне тереләй кабергә керткән, аңа көн күрсәтмәгән... Кыйналып, изелеп яшәгән-яшәгән дә, бердәнбер көнне газизен, биш яшьлек малаен калдырып, бакый дөньяга күчеп киткән. Мин эзләп тапканда әткәй бик бетеренгән иде. Үлем чигенә җиткән иде. Ә минем, укуны бетереп, аякка ныклап баскан чагым. Акыл керә башлаган чак... Ә бит мин, детдомда чакта, аны табып дөмектерергә антлар эчкән идем. Бармагымны кисеп агызган җылы канымны кабып сүз бирдем. Хәнҗәр әзерләдем. Аны көн саен үткерләп куя идем. Урамдагы исерек, холыксыз ирләрне күргән саен, әткәй түгелме дип, аларга барып ябышасым, үчемне кайтарасым килә иде. Ходай саклады. Аларны да, мине дә. Чит кешегә тимәдем, үз әткәмне эзләп таптым. Шушы җир астында таптым. Исереп, туңып, әҗәл белән якалашып ята иде. Бу минутта мин әҗәл яклы идем. Әнкәйнең җанын кыйган бу бәндәне мәңгегә шушында калдырам, дип уйладым. Куенымдагы хәнҗәремне кысып тотып, өстенә килә башладым... Ә ул... торып басты да... «Сибелә чәчәк»не уйнап җибәрде! Йөрәгем меңгә телгәләнеп, җаным очып чыгып китә язды! Акылдан язам дип торам... Кулыма үткен хәнҗәр тоткан килеш ничек читкә тайпылганымны, стенага сөялеп, үксеп елап җибәргәнемне дә анык кына хәтерләмим... Әнкәйнең җыры ул. Мин үзем әнкәйне белмим. Ә менә җыры, моңы истә. Тавышы истә. Детдомда чакта, кыйналып, кара кан косып ятканда да, соңыннан, армиягә алынгач, Чечняда сугышып йөреп, тәмам хәлсез килеш, кыя төбенә сыгылып төшкәндә дә мине шул тавыш, шул җыр саклап алып калды. Башымны күтәрергә, сынымны турайтырга, йөрәгемне тибәргә мәҗбүр итте!.. Әнкәй җыры... Инде хәзер әткәй җыры да... Беләм, ул да бик сагына әнкәйне. Инде күптән тәүбәгә дә килгән. Үзенчә яраткан, хәзер дә ярата бит ул әнкәйне. Ул вакытта да бары тик тиле холкын гына тыя алмаган. Хәзер исә холкы басынкыланган, күңеле утырган, чистарынган, ләкин ул бик тә, бик тә бәхетсез... Мин ул көнне җырга каршы пычак күтәрә алмадым. Икенче көнне дә, аннан соң да... Бер читтә басып торам-торам да, ачуымны йотып, яшемә тыгылып кайтып китәм... Аннары бөтенләй тынычландым. Барысы да үтте. Үчем дә, ачуым да, хәтта кан чыгарып биргән антымда... «Сибелә чәчәк» җыры гына калды, һәм менә... әткәй...

— Ә нигә ул монда? Нигә бергә яшәмисез? Ару гына тормышлы кешегә охшагансыз...

— Аптырыйсыз, беләм. Аптырарлык әйберләр бардыр шул. Әйе, мин аны кичердем. Ләкин ярата башладым, күңелемә якын җибәрдем дигән сүз түгел. Мин әлегә кадәр аның белән бергә яшәүдән куркам: теге чактагы балалык үчем кузгалып, антым яңарып, берәр хәтәр нәрсә кылып куймыйм, дип шикләнәм. Ай-Һай үзәккә үткән иде шул үксез, ятим чаклар! Борчылмагыз, мин аны барыбер ташламыйм, үзен-үзе карарлык, кеше итеп асрарлык акчадан һич өзмим, күптән түгел генә, кайтып кунарга фатир да юнәттем. Монда бит ул мохтаҗлыктан, мескенлектән чыкмый, ялгызлыкка чыдый алмыйча, күңелен юату өчен, яшәү өчен чыга!..

— Барыбер дә аңлау читен Сезне...

— Ә минем үземә барысы да ачык. Әткәй миңа чит кеше түгел...

— Үзе бу хакта беләме соң?

— Юк, белми. Сизенә, әмма белми. Ниндидер изге бер бәндә игелек кылып тора, дип кенә уйлый. Шул җитә. Нигә аның канына тоз салырга? Нигә авыр яраларын кузгатырга? Мин яшь кеше, авырлык миндә генә булсын, мин аны күтәрә алам. Минем эш бу, минем язмыш. Аннары... Ходай Тәгалә эше...

Ул арада, сәләмә киемнәрен җилфердәтеп, таныш гармунчы килеп җитте. Килеп җитеп, кыршалып, тузып беткән катыргы әрҗәсен җиргә ташлады да, гармун каешын баш аркылы җибәреп, берничә аккорд яңгыратып алды. «Кичерә күрегез, бүген соңгарак калдым», дигәндәй, кыенсынып, түбәнчелек белән, безгә таба карап куйды. Аннары, башын гармун өстенә янтайтып, күзләрен йомды да, берара тын калып торганнан соң, хисләнеп, иләсләнеп, «Сибелә чәчәк» көен уйнап җибәрде...

Бу мәлдә аларның икесенә дә рәхәт иде. Юк, бәхет түгел әле бу. Бәхет бөтенләй башка төрле була. Ләкин бәхетсезлек тә түгел. Бу ике җан бер-берсенә кирәк, алар инде ялгыз яши дә алмаячаклар. Иң мөһиме шул.

«Сибелә чәчәк»нең сихри шаукымыннан чак-чак арынып, мин тизрәк җир өстенә менеп киттем. Миңа китәргә, өскә, көн яктылыгына чыгарга кирәк иде. Чөнки минем язмышымның бу язмышлар белән бернинди уртаклыгы да юк иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев