Логотип Идель
Иҗат

ҮГИ АНА

Иртәннән салкын, аяз көн төштән соң бозыла башлады. Кояшны болытлар каплап, көчле җил исте. Кинәт буран күтәрелде. Хәтимәнең ире Сәлихҗан күрше, унбиш чакрымнарда урнашкан Күпербаштагы энесе Хәдисләргә киткән иде. «Бу буранда кайтырга чыкмаса гына ярар иде», – дип теләде эченнән хатын.

Чынлап та Сәлихҗаны кайтмады. Төн буе йоклый алмый, йөренеп чыкты Хәтимә. Борчылуын балаларына сиздерәсе килмәде. Тик ире икенче көнне дә күренмәде, ә өченче көнне эт өргәнгә урам якка күз төшерсә, капка төбенә Сәлихҗанның аты кайтып туктаган. Йөгереп, капка ачарга чыкса, чана буш. Ат аны күргәч, нидер әйтергә теләгәндәй, кешнәп куйды. Ире беркайда да юк иде. Хәтимә авыл советына йөгерде. Озакка сузмастан, берничә ир берләшеп, этләрен ияртеп, Сәлихҗанны эзләргә чыгып китте.

Ике авыл арасындагы юл басулар аша салынып, аны кар каплаган. Урын юл дип йөртелә ул халык телендә. Аны аяз көнне генә яхшылап шәйләргә мөмкин, ә юлны җәяүле буран сарыса, табармын димә. Ә халык барыбер йөрергә, туганнары белән бәйләнештә торырга тырышкан.
Ике көннән соң, хуҗасының үле гәүдәсен кар астыннан эте табып ала. Менә шулай, инде балалар үсеп җитте, аякка бастык дигәндә, гаилә башлыгын салкын кабергә илтеп салалар. Әткәләрен җирләп кайткач, балаларын янына җыеп утырта Хәтимә. Ничек сүз башларга? Көтмәстән килгән чиксез авыр кайгыдан аңы томаланган ана балаларын ничек юатырга да белми.

– Менә, балалар, Аллаһы Тәгалә безнең алга тагын яңа сынаулар куйды. Арытаба ничек яшәвебез сезнең һәркайсыгызга бәйләнгән. Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар, дигәннәр. Барыбыз бергә булып калсак кына, каршылыкларга бирешмәбез дип уйлыйм, – ди ул аларга күз йөртеп. Балалар беразга тынсыз калалар.

– Әни, син ни уйлыйсыңдыр, ләкин без һәрвакыт синең белән калачакбыз, – ди өлкән кызы Ләйнә Хәтимәне кочагына алып. Аңа башкалар да кушыла. Күзләре яшьләнә ананың. Эченнән югалту хәсрәтеннән ачыргаланса да, балаларының авыр чакта аның янына туплануына канәгать була. Чөнки бу йортта гаилә тарихы бик үзенчәлекле башланып киткән иде.

Хәтимә әти-әнисе өчен көтеп алынган, бик кадерле кыз булып үсте. Үсмер чаклары Бөек Ватан сугышы елларына туры килде. Авыр эшләрдә чыныгу алды. Әтисе Җиһангир ага фронттан кайткач, аны танымый торды – бөтенләй җиткән кыз булган да куйган, бүгеннән кияүгә бирерлек ләбаса. Ләкин авылның гына түгел, бөтен совет иленең күпме асыл ир-егетләре яу кырларында ятып калды. Ә исәннәре авыр яралар алып, туган якларына көч-хәл белән кайтып егылды. Кияү кайгысы бар идеме? Булса да кияү сайлау мөмкинлеге юк, ир-егетләр санаулы гына. Әнә шулай Хәтимә дә утызны узып китте, әмма күзе төшәрдәй егет күренмәде. Ташлы авылыннан Сәлихҗан дигән кеше сораткач, нишләргә дә белмәделәр. Чөнки мәсьәлә четерекле. Сәлихҗанның хатыны авыр чирләп күптән түгел генә вафат булган һәм ул биш баласы белән тол калган. Кыз кешене ничек биш балалы иргә бирәсең? Үзе бер бәби дә тудырып карамаган Хәтимә аларга аналарын алыштырырга тиеш бит. Шул хакта уйлашкач, ризалык бирмәде әниләре. Атна-ун көн үтүгә димче ияртеп, тагын килде Сәлихҗан. Җиһангир кызына: «Әйдә, барып күреп кайтыйк әле, кызым», – дип үзенең атын җикте дә Сәлихҗаннар артыннан иярде.

Кечкенәрәк, түбәсе такта белән ябылган йорт алдына килеп туктадылар. Эчкә үтү белән, ишек төбендә туктап калды алар. Өй эче бик шыксыз иде. Бер почмакта – акбуры коелып беткән зур морҗа, түрдә – өстәл һәм озын сәке. Аның бер ягына мендәр-юрганга охшаш әйберләр өеп куелган, ә икенче ягына 4 бала тезелешеп утырган. Уттан курыккандай, башларын тез арасына кыстырып, яшеренеп кенә ишектән керүчеләрне күзәтәләр. Сәлихҗан «Үзегез күрәсез инде», – дигәндәй, берни дә әйтә алмый иде. Шунда Җиһангир телгә килде: «Менә балалар, сезгә әни алып килдек. Ул безнең өчен бик тә кадерле. Сез дә кыерсытмассыз», – диде дә, күңеле тулып, читкә борылды. Хәтимә үз колагына үзе ышанмый: «Әти, чын әйтәсеңме бу сүзләреңне?» – дип, ялварулы күзләрен әтисенә төбәде. «Ярый, балам, Аллага тапшырыйк. Мин иртәгә тагын килермен», – дип ишектән чыкты Җиһангир. Бу хәбәрне ишетеп, өйгә Сәлихҗанның туган-тумачасы җыелды. Һәркайсы Хәтимәне ятимнәрне кабул итеп, Сәлихҗанга хатын булып яшәргә үгетләде. Кыз исә ни уйларга белми иде. Беренче төнне балалар арасына кереп ятты ул, ир турында уйламады, сабыйларны кызганды. Әниләре ике ел урын өстендә авырып ятканлыктан, аларны күптән ятимлек хәсрәте баскан – өс-башлары юылмаган, өй эче пычрак, урын-җир дигәнең карарлык түгел. Керфек тә какмады Хәтимә. Ходайдан мондый язмышны көтмәгән иде бит. Сугыш гаепле идеме моңа? Әллә соң башка кызлардан ни беләндер кимсенерлек җире бар идеме? Юк, авылда ул чибәрләрдән саналды. Сөйгәне генә яу кырларыннан әйләнеп кайтмады.

Икенче көнне әтисе тагын килеп җитте. Үзе генә түгел, әнисе Мәсрүрәне дә иярткән. Ат чанасын тутырып, йорт кирәк-яраклары төягәннәр. Иртән торып, сыер савып, балаларга ботка пешереп ашаткач, өйне юа башлаган иде Хәтимә. Аның янында күзләрендә бераз өмет уты кабынган Сәлихҗан кайнаша. Чәй эчеп алгач, әнисе дә җиң сызганып эшкә тотынды. Идән-түшәм, стеналар юылды, морҗа агартылды. Тәрәзәләргә пәрдә корылды, өстәлгә – чигүле ашъяулык, сәкегә кулдан сугылган палас ябылды. Икенче көнне аш-су әзерләп, мулла чакырып, никах укыттылар. «Бүген илдә күпме ятимнәр исәпләнә. Шуларның берничәсен бәхетле итсәң дә, Аллаһыдан савап булыр», – диде әнисе, кызын тынычландырырга теләп. Язмышы белән килешүдән башка юл калмады. Үзе аналык шатлыгын бер дә татып карамаган килеш, кыз үги әни булып китте. Балаларның дүртесе генә өйдә иде. Төпчекләре Халисәне балалар йортына биргәннәр икән. Дүрт сабый – дүрт төрле характерлы. Ничек уртак тел табарга соң алар белән? Берсенә ошаган икенчесенә ошамый. Өстәвенә, аларны мәктәпкә йөртү өчен кием-салым җитешми. Сәлихҗан акыллы, тырыш ир иде. Урман каравылчысы булып эшли. Мал-туарлары күп кенә, ашау ягына башкалар белән чагыштырганда мохтаҗлык кичермиләр. Хәтимә әнисе ярдәменә таянды. Икәүләп балаларга оек-бияләй бәйләп, күлмәк-ыштан тегеп кидерделәр. Сабыйлар хәстәрлекне күреп торсалар да, һаман әтиләренә елышалар. Шулай бервакыт өлкән кызлары Ләйнә әтисеннән башка кызларныкы кебек пальто алып бирүне сорый башлады. Ул инде сигезенче сыйныфта укый. Матур белән ямьсезне аера белүче чибәр кыз булып үсеп килә. Әтисе тирәсендә берничә көн уралды кыз, ләкин тегесе бер сүз дә эндәшми. Хәтимә аңлады ирен, өй салырга дип туплый башлаган акчаларның беразын кесәсенә тыкты да, Ләйнәне ияртеп, район үзәгенә китте. Магазиннарда озак кына йөрде алар, апалы-сеңелле кебек көлешә-көлешә сөйләштеләр, кием-салым, кирәк-ярак алдылар. Хәтимә кызга дустына караган кебек ышаныч белән каравын, аның инде бик тә үскән, акыллы кыз икәнен аңлатырга тырышты. Шул көннән соң алар якынаеп китте. Икенче уллары Мирасның туган көнендә исә тәмле аш-сулы өстәл артына утыргач, Ләйнә торып басты да: «Хәтимә апа, мөмкинме, без сиңа әни дип эндәшер идек», – диде. Бу көнне ата белән ана күптән көткән иде.

Билгеле, гаилә тормышы шома гына бармады. Кызлар тырыш булса, малайлар бик шук иде. Әле мәктәптә нидер кылып кайталар, әле бишмәт җиңе, әле бүрек колакчыны өзелә, әле авыз-борыннары канап бетә. Сәлихҗан юньләп өйдә тормаганлыктан, укытучылар каршында Хәтимәгә җавап тотарга туры килә. Сер бирергә теләми, ничек булса да балаларын яклаша, ләкин өйгә кайткач, гаепләре булса, «утлы табага» бастыра иде ул аларны. Шулай бер тапкыр Ләйнәнең сыйныф җитәкчесе Хәсимә Әхмәтовна үзе килде өйләренә. Кыз бер сыйныфташын чәченнән сөйрәп йөрткән. Ә тегесенең әнисе мәктәпкә килеп тавыш күтәргән, укытучыга судка бирү белән янаган.

– Хәтимә, Ләйнә белән сөйләшкән идем, берни дә әйтми. Сыйныфташлары да эндәшми. Андый нәфрәтле караш балада каян барлыкка килде икән? – диде Хәсимә Әхмәтовна аптырап.

– Кече яшьтән үк ана назын юньләп күрмәгән кыз баланың характеры ничек булырга мөмкин соң? Ләкин Ләйнә – гаиләдә апайларына олы таяныч, миңа да ярдәмче. Әгәр бала күңелен шулкадәр ярсытырлык сәбәп булмаса, андый хәл килеп тумас иде, – диде Хәтимә. Сөйләшә торгач, шул билгеле булды: теге кыз аны гел генә «Үги әни белән рәхәтме? – дип үрти икән. «Үги түгел, безнең әни ул»,– дип Ләйнә аның толымнарын йолыккалаган.

– Шулай бит, дөреслек минем якта бит, әнием, – диде кыз Хәтимәнең күзләренә багып. Күңеле нечкәргән ана аны үбә-үбә: – Менә бит син минем нинди акыллым, – дип кочагына алды. Бу сүзләрне тыңлап торган укытучының күзләре яшьләнде.
Сер түгел, сугыш чоры авырлыкларын башыннан кичерү эзсез калмады, кырыс характерлы иде Хәтимә. Күп сөйләшми, әйтсә, үзәккә үтәрлек итеп әйтә. Шуңа да ул башкаларга бераз усалрак булып күренә. Әмма балаларны юкка рәнҗетмәскә тырыша. Беренче мәхәббәте – Харисы яу кырларында һәлак булгач, ул эченнән генә: «Аңа охшаган егет булмаса, кияүгә чыкмыйм», – дип ант иткән иде. Менә бит язмыш нинди сынаулар алдына куйды. Хәтимәләр гаиләсендә өйдәгене тышка чыгарып сөйләп йөрү гадәте юк иде. Ул Сәлихҗанга килгәч тә, шул кануннарны бозмады. Авыр минутларда ындыр артындагы куш каен янына чыгып китә дә, туйганчы елап, күңелен бушата. Өйгә кире кергәндә аның рухи хәләтен берәү дә сизми. Ләкин авыл авыл инде. Биредә, табигать кочагында кеше бәләкәйдән үк бик күп төрле катлаулы бәйләнешләр эчендә яши. Авылдагы хәбәрләр сизелгән һәм сизелмәгән юллар белән бик тиз бар халыкка тарала. Шулай беркөнне кибеткә кирәк-ярак алырга дип килгән Хәтимәнең һәр әйберне чамалап кына алуын охшатып бетермәгән сатучы Кәримә:

– Хәтимә апа, бәләкәчләргә менә монда бик тәмле печенье кайтты, алып җибәрегез әле, – дип сөйләнә башлаган иде дә, Хәтимә:

– Ишле гаиләдә тәм-том гына ашап яшәп булмый шул, – диде дә сумкасын тотып чыгып китү ягын карады. Аның артынча кибеткә килеп кергән

Сәхилә әлеге сүзләрне тыңлап торгандай:

– Кара инде, бу Хәтимәне, гел генә матур итеп киенеп йөрергә ярата. Шулкадәр бала-чагасы белән ничек вакыт җиткерә?! – дип утка «май» өстәде.

– Һы, аның каравы, балаларына бер дә тәмле ризыклар алырга ашыкмый, үги үги инде! – диде сатучы Кәримә чәйнәшергә җай табылуына куанып.

Хәтимәгә андый сүзләрне бер генә ишетергә туры килмәде. Иң якын күршесе булып исәпләнгән Гөлҗәннәт шулай беркөнне капка төбендә, агач күләгәсендә оекбаш бәйләп, сөйләшеп утырганда:

– И… ахирәткәем, кешенең телен бәйләп куеп булмый инде… Авылда синең хакта: «Хәтимә патшабикә кебек, үзе берни эшләми, балаларына боерык биреп, эш кушып кына утыра икән», – дип сафсата саталар, – дип әйтеп ташлады. Хәтимә бераз сүзсез торганнан соң:

– Алай чәйнәшкән кешеләргә Ходай минем бәхетне бирсен, – диюдән ары узмады. Балаларга ничек кием-салым, аяк савыты җиткерергә, ничек кеше итеп, тәрбияләп үстерергә дип баш ватканда, башкаларның акны кара итеп күрергә тырышуы күңелен нык рәнҗетә иде, әлбәттә. Нишләсен, берәүнең дә авызына сугып булмый шул. Ә ишле гаиләдә хәстәрлекләр бетәрлек түгел. Балалар йортына барып, Халисәнең дә хәлен белеп торалар. Бер баруларында Хәтимә: «Алып кайтыйк сабыйны. Дүртесе сыйганны берсе генә сыяр», – дигән иде, Сәлихҗан: «Ярый, бераз үсә төшсен. Сиңа болай да җиңел түгел», – дип сабыр итәргә өндәде. Кызны гаиләгә дүртенче сыйныфны тәмамлагач кына алып кайттылар. Бу вакытта Хәтимә үзе дә кызы Зәнифәне һәм улы Рәмзилне тудырган иде. Гаилә тагы да ишәйде. Хәтимә һич тә бирешергә теләмәде. Сәлихҗанның яхшы ир булуы, сүзеннән чыкмавы, бар тапкан-табынганын гаиләсенә кайтаруы аңа көч өсти иде. Әгәр кодрәтеннән килсә, ире Хәтимәсен өрмәгән җиргә утыртмас иде. Хатынының балаларга булган җылы мөнәсәбәтен күреп торгач, ата кешегә тагын ни кирәк? Бер-берсенә сөю, мәхәббәт сүзләрен кабатлап тормасалар да, яхшы яшәделәр. Ә Хәтимә – уңган хуҗабикә. Бик тату гомер кичерүче әти-әнисе тәрбиясен алганлыктан, иренең яхшылыгын бәяли белде. Гаиләдә һәркемгә эш бүленгән. «Эшләвегез гаилә өчен булса, өйрәнүегез – үзегез өчен», – дип кабатлый иде ул балаларга. Җәй җитсә, җыйнаулашып гектары белән чөгендер, кишер эшкәртәләр. Суган үстереп саталар. Басу эшләреннән бушаганда, Сәлихҗанның атын җигеп алалар да, арбага тезелешеп утырып, урманга юл тоталар. Әтиләренә дару үләннәре, гөмбә җыю буенча бирелгән планны үтәргә ярдәмләшәләр. Көз көне шомыртын, баланын туплыйлар, кышын исә аларны базарга чыгарып саталар. Керем балаларга кием-салым, кирәк-яраклар алырга ярап куя. Яңа йорт та җиткереп керделәр, ихата-кураны төзекләндерделәр. Өлкән кызлары Ләйнә урта мәктәпне тәмамлагач, бухгалтерлар курсында укып, сәүдә предприятиесендә хисапчы булып эшли башлады, озакламый кияүгә дә чыкты.

Уллары Мирас армия хезмәтенә китте.

Имин генә яшәп ятканда, гаиләгә кайгы килде – икенче уллары Айзат җәйге каникул вакытында төнлә күрше авылдан кайтканда, мотоциклы белән машинага бәрелеп, фаҗигале вафат булды. Авыр кайгыдан озак ушларына килә алмады алар. Өйдә тынлык урнашты, әйтерсең, кояшлары сүнде. «Нинди гөнаһлары бар иде соң баламның?» – дип үрсәләнде Хәтимә. Калганнарын хәвеф-хәтәрдән саклау өчен ниләр эшләргә икән дип, җавап эзләде. Кайгы-хәсрәт ялгыз йөрми, диләр. Мирасның армиядән кайтырына ярты ел калгач, ата белән ананы ул хезмәт иткән частькә чакырдылар. Госпитальдә иде уллары. Кыр өйрәнүләре вакытында авыр яра алган. Командирлар егетне алып кайтып китәргә рөхсәт итте. Сәламәтлеге нык какшау сәбәпле, ул армия хезмәтен дәвам итәрлек түгел иде. Ике ел дәваладылар кайткач. Дәваханәгә дә, имче карчыкларга да йөртә торгач, аякка бастырдылар. Әмма Мирас гомерлеккә инвалид булып калды.

Балалар, балалар дип тырышкан саен, авырлыклар килүе гаҗәпләндерә иде Хәтимә белән Сәлихҗанны. Акрынлап иренең дә сәламәтлеге какшый башлады. Табиблар аңа җиңелрәк эшкә күчәргә киңәш итте. Авыл җирендә эшнең ниндие җиңел икән? Ярый, колхоз рәисе хәленә керде – янгын сүндерү депосына җитәкчелек итүне йөкләтте. Хәзер йорт-курадагы эш-мәшәкать тулысы белән Хәтимәгә төшә иде, ярый малайлары булыша. Өченче уллары Самат та армиягә китте. Инде кечерәк балаларны укытып аякка бастырасы калды. Мирас инвалидмын дип тормады, читтән торып пединститутка укырга керде һәм район үзәгендәге механизаторлар әзерләү училищесына мастер булып эшкә урнашты. Халисә сәүдә техникумына керде.

Самат армиядән кайтып, шофер булып эшли башлаган елда югалттылар Сәлихҗанны. Әйткәнемчә, энеләренә хәл белергә киткән иде. Хәдиснең тормыш иптәше Фатима хәтсездән чирли. Өч балалары үсеп килә. «Минем кебек балалары белән ятим калмаса ярар иде», – дип тели иде Сәлихҗан туганына. Ярый ла, аның бәхетенә Хәтимә кебек уңган хатын туры килде. Ләкин киресенчә булмас дип кем әйтә.
Барып хәл-әхвәл белешкәч, буран күтәрелүен күреп, тизрәк кайтыр юлга җыенды ул. Хәдис кунып калырга да димләп карады, әҗәле тарткандыр инде, тыңламады. «Атым үзе алып кайта ул», – диде. Этен ияртмәгәнгә генә үкенеп куйды. Күз ачкысыз буран котырынуын белде. Күпербаштан чыгып 3–4 чакрым китү белән юлны югалтты. Озак уйламастан, чанадан төште дә, ат юлын эзләп карыйм дип, әле бер якка, әле икенче якка сугылды. Көчле җилдә тыны куырылды, йөри торгач, кара тиргә төште. Өстәвенә, җир өстен караңгылык каплады. Буран тынарга уйламый иде. «Бүреләр килеп чыкса, нишләрмен», – дигән курку биләп алды аны. Кесәсендә шырпы бар, чанадагы печәнне булса да кабызып, учак яндырырга кирәк. Әмма ул йөри-йөри атыннан шактый ерак киткән иде. Әле бер якка, әле икенче якка барып карады, тәмам хәлдән тайды, эсселәде, акрынлап үзе дә сизмәстән киемнәрен чишенеп ташлады. Ышыкланырга салам өеме дә юк иде ичмасам. Хәлсезләнгән ир кар өстенә чүгәләде, аны йокы баскандай булды…

Сәлихҗанны җирләгәч, өйнең яме китте. Еш кына үткән гомерен кат-кат күз алдыннан үткәрер булды Хәтимә. Хәзер үзенең дә сәламәтлеге мактанырлык түгел, төпчек улы Рәмзил белән килене Рәшидә тәрбиясендә яши. Ике оныгы дәү әни дә, дәү әни дип кенә торалар. Сәлихҗаны вафат булгач, башка балалары гына янына килүне сирәгәйтте. Ярый, үпкәләми дә, рәнҗеми дә ул аларга – үзләре генә исән-имин булсыннар. Иң мөһиме, йөзе якты: үгиме, чын әни булдымы – үз аналык бурычын тулысынча үтәвенә иманы камил. Яше сиксәнне үтеп китте, инде бакыйлыкка күчәргә дә вакыттыр. Чиренең көннән-көн көчәюен күңеле сизеп тора. Балаларына әйтәсе сүзләрен әйтеп куйса, бик яхшы булыр иде. Шул хакта сүз каткач, улы Рәмзил эндәшмәде. Ләкин аның сүзләренә колак салмый да булдыра алмады, белмәссең олы кешене, аннары үкенергә калыр. Ул телефон аша: «Әни бик сырхаулап тора, исән вакытта күреп калыгыз», – дип хәбәр салгач, әниләре янына җыелды балалары. Авыру ананың күзләреннән яшьләр атылып чыкты, телен генә кыймылдата алмады. Хәлсез куллары белән һәрберсенең битеннән сыйпады. Балаларына фатихасын калдырып китүе иде бу.

Гөлфинә СӘЛИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев