Логотип Идель
Иҗат

КАЛАЙЧЫ КӘЛҮК

Буйлы күлмәк өстеннән арка җылыткыч сырма кигән, башына кара бәрхет түбәтәй элдергән Кәлимулла бабай болдыр ташына чыгып басты. Күтәрелеп килүче кояшка балкып елмайды: 

– Әх, көне дә көне! Әх, дөньясы да дөньясы! Яшисе дә яшисе генә бит... 

Җиңел сөякле бабай, аягына эрҗинкә галушларын киеп алды да болдыр баскычыннан җәһәт кенә ишегалды чирәменә төште. Тагын бер кинәнеп арлы-бирле йөренгәләде. Алгысый иде аның күңеле, очына иде. Менә нидер эшлисе генә килеп тора бит. Ниндидер бер гайре табигый эш. Әмма дә ләкин файдалы эш булсын иде ул. Тиктомалдан чуарланып йөрергә яшь-җилкенчәк түгел лә ул! Хәкимәсе: «Вәт маладис, картым! Вәт булдыргансың, атасы!» – дип әйтерлек булсын. Мактаганны ярата ул. 

Карчыгы мичкә ягып җибәргән икән. Ишегалдына җиңелчә төтен исе тарала башлады. Коймак пешерә торгандыр инде. Әллә балалар кайтышка ипи салмакчы микән. Мөгаен, ипидер. Мич башында томаланып утырган күәс чиләге күзенә чалынган иде  шул. Ипидер. Ипи ярый ул. Ипи пешкән ис туклык, муллык, иминлек исе бит ул. Бер Ходаем ипидән аермасын. Ярабби. Кәлимулла догалы учы белән үзе дә абайламастан битен сыпырып куйды. Каерылып күккә карап алды. Шунда аның күзе морҗа торбасы төбеннән савылып кына  сыек төтен саркып торуын абайлады. 

Вәт мәсхәрә! Калайчы дигән исем күтәреп йөр тагын. Үз өенең морҗа төбе төтен тотмый башлаган –  калай ялгаган урын аерылып киткәне шиксез инде анда. Юк, тәгаенен белергә кирәк. 

Кәлимулла, авылдашлар өчен Калайчы Кәлүк,  төз лапаска сөяп куйган баскычны сөйрәп алып килде дә җилтерәп кенә югарыга менеп китмәкче булды. Тик менә протез кигән аягы гына аның каударлыгын кабул итми. Арата саен: «Туктап тор әле, Кәлимулла. Ашыкма әле. Ипләбрәк кылан әле. Мәтәләбез бит», – дигәндәй, шыгыр-шыгыр килә. «Ярар сана, синеңчә булсын. Башта исән аягымны бастырып куярмын, аннан сине тартып алырмын. Шулай итә-итә менәремне беләсең бит инде. Беренче генә түбәгә менүебез түгел. Әбиеңнең көлчәләре пешеп чыгуга төшеп тә җитәрбез. Мичкә яккач иң әүвәле ипи камырыннан көлчә пешереп ала ул. Без төшүгә какраз гына булыр. Майлап та куяр, Чатан Кәлүген кайнар көлчә белән сыйлар. Чатан дип сиңа гына зарланам, агач аяккаем, син аны үзең дә беләсең. Рәхмәт авылдашлырга, Чатан димиләр, Калайчы диләр.» 

Кәлүк, өстендәге сырмасын түбә кыегына салып – калай артны кисмәсен тагын– җайлап кына утырды. Аннан түбәнгә карап алды. Артык биек түгел үзе, әмма җайсыз мәтәлеп төшсәң, башың бетмәле. Өй түбәсе биеклеге генә булса да, барыбер биеклек инде – әллә кай тарафлар уч төбендәге кебек күренә. Әнә, аның Мәрфугасы инеш буеннан кайтып килә. Кулына чыбык тоткан – казларын  су буена төшергән инде бу. Ак күлмәк кияргә яратты. Әле дә аклыдан киенгән. Яулыгын әбиләрчә таратып бәйләүләре үк килешле. Матур кыз иде аның Мәрфугасы, инде матур әби булган.  «Аның Мәрфугасы», имеш... Кәлүк кеткелдәп көлеп куйды. Мәрфуга Хәмдинеке булып картаеп бетте инде, синеке анда сиңа көлчә пешереп ята. Дөньялары тыныч торган булса, Кәлүк хатыны Мәрфуга булып картаясы иде дә бит ул бәгырь. Болай инде аңа үпкә юк. Сугышка чыгып киткәндә үзе әйтте: «Йә кайтырбыз, йә юк. Сугыш бит ул. Ялгыз кала күрмә! Малай туса, Бакый  кушарсың. Гомерле булсын дип!»   

Кәлимулла Яруллин исән кайтты сугыштан. Сугыш бетеп, өч ай үткәченнән. Өчәү кайттылар. Партизан отрядында кавышкан Марфасы, кызы Машасы белән бергә. Мәрфугалар да аны өчәү каршылады. Бакые, Хәмдие белән бергә. Авылга ничекләр кайтып керербез? Мәрфуга белән икенче хатынын ничекләр килештеремен дип бик хәсрәтләнгән иде партизан Кәлимулла. Үзе дә сугыштан ярты кеше булып кайткан Хәмдүш дусты белән тиз аңлаштылар. «Синең улыңны ятим итмәс өчен өйләндем Мәрфугага, – дигәненә ышанды ул Хәмдүшнең.– инде үсеп беткән бу малай икебезнеке дә булыр. Син дә олау төяп кайткансың икән. Без дә монда үрчергә торабыз. Әйдә, кордаш, фашистларга үч итеп, үрчетик татар каумен шулай тату гына. Әллә минем хатын булып, ул тол калса, син аны сыендырмас идеңме? Юк бит, юк!» Әйе, Кәлүк үзе дә, мөгаен, шулай эшләгән булыр – дустының толын алган булыр иде. Язмышларны чөеп, бишташлы уйнаган фашист дошманнар сөенми торсыннар. Тату яшәр алар. 

Марфа татар авылына һич тә ияләшә алмады. Суга барса, көянтә иңен басты аның, кер чайкарга төшсә, инешнең суы бик салкын булды.  Үзләрендәге чучка итеннән пешкән ризыкларны, гөмбә ашларын юксынды. Белорус урманнарын, кардәш-ыруын сагынды. Ә менә Коленькасын бик ярата иде. «Калашник мой», дип кенә йөрде ул аны. Кәлимулланың улы Бакыйны да, хәтта аның әнисе Мәрфуганы – «тезкасын» да якын итте.  Христиан бәйрәмнәре җиткәндә тәмам иләсләнә торган иде: «Калашник мой. поедем ко мне домой», – дип өзгәләнә торган иде. «Доню моя, авылың да юк бит инде синең анда. Авылдашларың белән бергә яндырдылар, көл иттеләр бит инде Ходынкины», – дип, Марфаны иленә кайту ниятеннән күпме генә айнытырга омтылмасын, Марфа белән нәни кызы Машаны поездга утыртып озатмый булдыра алмады Кәлимулла. Киттеләр дә югалдылар. Хатлары да, хәбәрләре дә килмәде.  Кәлимулла каңгырап калды. Үз туган авылында булса да, ятим, чарасыз иде ул. Бәлки, шулай дөрес тә булыр дип, үзе дә сугыш юллары кавыштырган ярын эзләтмәде. 

 Мәрфуганың сеңлесе Хәкимәгә – балдызына  өйләнде ул. Шулай итеп, беренче хатыны белән кода-кодача булдылар да куйдылар. Ә менә Бакый ике әтиле булып, кинәнеп үсте. Мәрфуга белән Хәмдинең җиде кызлары туды әллә тагын. Монысы да Бакыйга файдага гына булды – бердәнбер алтын багана ич ул. Ике йортка берәү. Чөнки Кәлүк белән Хәкимә дә өч кыз үстерделәр. Хәзер инде ике капкага кайта торган оныкларның санына чыкмалы түгел. Менә шулай ишәйде татар кавеме Ташлы авылында. 

Һау-һау-һау! 

Кинәт абалап өргән эт тавышыннан түбә кыегында сакланып кына утырган Кәлүк мәтәлеп китә язды. Хәерсез алабай! Тамагыңа пычак кергере! Кереп ят ояңа! Йодрык чаклы песи баласына шулай кыланып өрмәсәң! 

Яратмый иде Кәлүк этләрне. Үзләрен түгел, өрүләрен. Күршеләрнең олы башлы алабае бигрәкләр дә  немецчәләтеп өрә. Теге чакта, әсирлек камалышыннан чак ычкынып, салам эскерте эчендә качып ятканда котны алганнары онытылмый. Шул чактагы курку буыннарга юшкын булып утырып калган. Әле һаман кайсыбер төннәрдә этләр эзенә төшә дигәндә генә шабыр тиргә батып уянып китә.     

Эскерт эчендә алар икәү булып чыктылар. Семен да алар полкыннан икән. Сугышны чик буенда каршылаган армиянең тар-мар килеп таралып, вак-вак төркемнәр белән чолганыштан чыгарга азапланган көннәре иде бу. Икәү булганнарына Кәлимулла сержант сөенергә дә өлгермәде, старшина: «Ходынкидан мин. Әнә генә безнең авыл. Күренеп тора. Миңа  Семен диярсең. Ночью полями к своим проползу. Хочешь, со мной пойдем.  Немцы пока, говорят, местных не отлавливают. Будешь белорусом. Ты ведь тоже, как я, белобрысый. Если хочешь, конечно. А так нам хана. Немцы красноармеецев не пощадят! У тебя хоть какая еда есть?  А то я уже вторые сутки тут голодный лежу». 

Концлагерьда – чәнечкеле чыбык эчендә булып өлгерде инде Кәлүк. Семен да булган икән. Җирле кешеләрне тоткарламауларын шунда белеп алган. Аңа җайлы. Ул үз туган телендә сөйләшеп, полицайларны ышандыра да алыр. Ә менә татар малае Кәлүкнең белорусчасы түгел, урысчасы да чамалы.  «Ул ягы әйбәт тә  әле аның. Чиста итеп русча сукалый башласаң, тиз төшенеп алырлар иде», – ди Семен. Туп тавышларының  көнчыгыш тарафка таба китеп ераклаша баруын көтеп ятканда Семен михнәттәшенә үз телен аз-маз өйрәтергә тырышты.  Бу көннәрдә алар, тычканнар кебек,  эскерт эченнән тук башаклар эзләп, ярма уып тукландылар. Салам чәйнәделәр. «Хорошо что жито есть!» – дип күңелне күтәреп торды Семен. Әйбәт кеше  иде бугай ул арыш саламы кебек чәчле белорус егете. Ходынкига мин сине сеңлем Марфаның кияве дип алып кайтырмын. Сеңлем сугыш алдыннан Гроднода укыган иде. Кем дә белми аның кияве барын-югын. 

Инде сугыш янгыны түргәрәк – көнчыгышкарак китеп, туплар гөрселдәве тына төшкәч, тәвәккәлләделәр. Семен бер төнне качып кына Ходынкига китте. Ул аннан гап-гади бер авыл егете кыяфәтендә урап  килде. Кәлимуллага да киемнәр алып килгән. Гимнастеркаларын, погоннарын җиргә күмделәр. Солдат кенәгәләрен  якындагы урман авызындагы имән куышына яшерделәр.  Аннары, аркаларына салам төяп, авыл ягына  киттеләр. 

Семен сеңлесе белән сөйләшеп куйган булып чыкты. Марфа «киявен» кочаклап алды. Хәтта елап та маташты. Әллә чыннан да сугыш эченә китеп югалган кияве булган инде?  Күрше-тирә генә түгел, Марфаның әнисе дә кызының «кияве» табылганга куанып йөрде.  Шулай гаиләле булып яшәп киттеләр. Марфаның исеме  Мәрфуганыкына охшаган булуы да күңеленә хуш килде, ахрысы, Кәлүкнең. 

 Урман ышыгындагы бу авылда баштарак немецлар сирәк күренде. Тәртип саклауны тулысынча полицайларга тапшырганнар бугай. Кияү кеше, артык кашык булмас өчен, Марфаның әнисенә өй тирәсендә булышып йөрде: утын ярды, кар көрәде, мал карашты, хәтта зур күәс чиләгендә камыр басышты.  Ә аңа ярдәмче бик кирәк. Галина Ивановнага якындагы  урманнарны күзәтеп тору өчен калдырылган җәза ротасына ипи пешереп тору вазыйфасы йөкләнгән иде. Түтәй  көн дә мич тутырып ипи сала. Мич түрендә посып калган шишара үз тамакларын ач итмәс өчен бик тә ярап куя.  Галина Ивановна камыр басып, әнәләп куйган ипиләрен агач көрәккә кунаклата да җайлы гына итеп кайнар мич төбенә төшереп куя. Берәр сәгать-сәгать ярым үтүгә төбенә көл-күмер ябышкан икмәкләр пешеп тә чыга. Ипи исе кайда да бер инде ул – авыл өстенә кетердәп пешкән ипинең баш әйләндергеч хуш  исе тарала. Әй шул чакларда Кәлүкнең өен, әнисен сагынудан үзәкләре өзелердәй була. Йөгереп кенә, йә кош канатында гына очып кайтып, әнисе пешергән калачның кибән башын сындырып алып, шуны салкын сөт белән ашап җибәрсәң иде ул! Кәлүкнең әнисе ипине көлдә аунатмый: калайда күпертеп, калач итеп пешерә. Хикмәтле ул калачлар. Учка сыеп бетәрлек итеп кысып бетерәсең аны, ә ул «иреккә чыгуга» янәдән  тәгәрмәч кадәр күпереп китә. Калачның һәр күзәнәге бал белән тулган кәрәз рәвешен ала. Өрдереп тарткан бодайдан пешерелгән ул ипи тәгәрмәчләрен калач дип әйтү генә дөрестер дә. Нигә калач диләр икән ул? Калай савытта пешерелгәнгә күрә микән әллә? Күпереп пешүе дә шуннан –калай савыттан түгел микән әле. Ипи калайларын менә дигән итеп ясый инде  Кәлүк. Хәзер дә ярты... юк, бөтен авыл ипие Кәлүк ясаган калайларда күпереп пешә. 

Тик менә соңгы елларда  ялкауланды киленнәр. Ипине  кибетнекен, дөресрәге, Сәйдүкләр пешергәнен ашый башладылар. Шакир малае Сәйдүк каяндыр, ниткәндер мичләр алып кайтып, ипи пешерә башлады. Ягъни мәсәлән, пекарня корып җибәрде. Рәхәтләнде ялкау бичәләр. Хәзер инде кем ипие уңа, кем ипие ләчтә пешә дип итәк астыннан сүз йөртүләр юк. Сәйдүкләрнең ипие һаман саен уңып пешә. Ә менә Кәлүкнең Хәкимәсе үзе сала ипине! Ипи пешерү серен дә бөтен кешегә әйтеп бетерми. Кәлүк кенә белә. Ипи аларның уртак сере, гаилә бәхетенең тоткасы кебек. Ипи тәмле булсын өчен Кәлүк белән Хәкимә әрәмәгә бөрлегәнгә барган җирдән күп итеп колмак  җыеп кайталар. Ел буена җитәрлек итеп. Әзер чүпрә шакмаклары тулып ята хәзер. Тик үзең өйдә ясаган чүпрәгә җитәме соң? 

Аның Хәкимәсе бер стакан коры колмакны бер литр суда ун минут кайнатып алып, зур тишекле иләк аша сөзә. Аннан суыта. Бармак пешмәслек булганчырак инде. Шуны арыш оны белән туглап куя да тәүлек буе ачыта. Икенче көнне әзер чүпрәдән ипигә баш куя. Тагын әллә ниләр эшләтә бугай инде ул ипи камырын. Ипи табынга килгәнче аны бик күп хасиятләргә кирәк шул. Ипи үзен назлаганны, көйләгәнне ярата. Ипи бит ул, ипи! Икмәк тотып ант итәләр. Ипи белән кунак каршылыйлар, туйга баралар!    

Кәлүкнең борын канатлары әчкелтем арыш ипие исен сизгәндәгедәй киңәеп китте. Бабайга гайрәтле бер рәвеш керде. Бу гайрәт аның авыл капкасы яныннан башланып, ерак офыкка кадәр җәйрап яткан иген басуларын хуҗаларча бер кинәнү белән күздән кичергәндә ниндидер матди рәвеш алган кебек булды. Бу бит аның иген басулары! Ул басуларга аның маңгай тире байтак тамды. Кәлүк бу җиргә сугышу өчен түгел, иген үстерү өчен килгән авыл баласы иде... 

Сугыш игенчедән солдат ясады. Менә шул каһәрле елларда ипигә хыянәт итәргә туры килде дә инде аңа. 

 

Семен белән Ходынкида яшеренеп-посып дигәндәй яшәп ята болар. Кәлүк –  атлы эштә: Галина түтәй пешергән ипиләрне немецларга илтеп кайту аның өстендә. Әлләни хәтәрлек юк та кебек. Тик иртәгәсен ни көткәнен кем белә? Немецларның холкы фронттагы хәлләргә генә түгел, бәлки партизаннарның аларны тынгысызлап торуына да бик бәйле. Вакытлыча иминлек давыл алды тынлыгына охшаган.  Шул партизаннар ягына элдерергә кирәк кичәге кызылармеецларга. Моны Семен да, Марфа да аңлый. Тик партизаннар янына буш кул белән генә качасы килми бит әле совет солдатының. 

Немецлар белән көн аралаш күрешеп торган Кәлүк  алар арасында ниндидер киеренкелек барлыгын сизеп алды. Гадәттә ипле генә сөйләшә торган фельдфебель бу юлы ничектер сынап карады. Китеп барганда да сизде ул аның усалланган карашын. Партизаннар белән бәйләнеше булу ихтимал кешеләрне җыя башлаганннар иде инде. Димәк, аннан да шикләнәләр. Кәлүк Галина түтәйнең ипине көн аралаш кына түгел, бәлки көн саен пешергәнен, Семенның шул ипи белән урманга утынга барып йөргәнен дә белә. Бер өй эчендә сер була алмый бит инде. 

Тәвәккәлләргә кирәк. Баш исән чакта. Дәррәү кузгалырга. Авылда берәү дә калмасын. Калганнарга аяу юк. Шулай итәргә булдылар. Иртәгә Коленька ипи илтә барганда калганнар урман авызына кадәр аңа утырып бара да ешкынлыкка кереп чума. Коленькага  йөк белән кайтасы. Аңа бу юлы ипи пешерү өчен он салып  җибәрергә тиешләр. Партизаннардан артмас. Тик бу күчтәнәч кенә аз булыр бит. Кәлүкнең үз планы өлгереп килә. Семеннарның утын сараен җыештырганда күзе бүрәнә ярыгына кыстырылган күсе агуына төшкән иде. Шул минутта башында хәтәр ният борын төртте. Зур кисмәктә ипи басу кебек авыр эшне бүген үзе башкарырга булды. Көн дә, көн дә ипи басудан йончыган түтәй бик теләп риза булды: «Ладненько, чудненько, зятек мой. Какой ты понятливый. Хорошая мать тебя воспитала! Бог даст, когда-нибудь и с ними увидимся...» 

 Тәвәккәлләде Кәлимулла... Күсе агуы чупырдап әчеп утырган ипи камырына чумды. Өйдәгеләрне араларга кирәк бит инде хәзер күсе агуыннан. Серне дә ашыгып чишмәү мәслихәт. Ипидән алдарак пешеп чыккан кайнар шишараны сындырып кабу гадәте һәр халыкта да бар.  Кәлүк хәйләсенә кереште. Өйдәгеләрне урманга төн карасында ук кереп югалырга күндерә алды. Ипине үзе пешереп бетерә ала ич ул. Көн дә күреп торган, берничә мәртәбә башкарып та караган эшнең аңа бер кыенлыгы да юк янәсе. 

 Ышандара алды. Иртәгәсен кызарып пешкән күмәчләрне  немец солдатларына илткәндә ул каршылыклы хисләр кичерде. Күсе агуы көчен югалтмаган гына булса ярар иде... Бернинди шик уятмыйча гына ипиләрен бушатып, кире  борылып китә алса ярар иде... Партизаннарны адашмыйча гына барып таба алса ярар иде... Шушы ымсындыргыч, әмма  агулы  ипекәйләр бер рота немец солдатының башына җитсә генә ярар иде! 

Бөтенесе дә алдан ниятләгәнчә барып чыкты. Немецлар өсләренә төшкән мурның сәбәбенә тиз төшенделәр. Кем эше икәнен дә тиз белделәр. 

 Тик урман куе иде. 

 Ходынки авылы гына көл булды. Бу кадәресе өчен аны Галина түтәй гомер буе каһәрләде микән? Ә Кәлүк гомер буе үзен табынга бәхет, туклык, иминлек билгесе булып кына килә торган Ипекәй алдында гөнаһлы, гаепле сизеп яшәде. Ул бит туендыручы, яшәтүче икмәкне үтерү коралы итте! 

Партизаннар отрядына килешли яшереп калдырылган он капчыкларын эзләп йөргәндә капкынга юлыгып яралануын Кәлимулла ипи рәнҗеше – лаеклы каза кебек кабул итте. Тик ул  «каза» азып китеп, партизаннар лагере шартларында үзен спирт белән генә исертеп, кул пычкысы белән аягын кискәннән соң  ипи рәнҗеше бәхилләтелде дип санаган иде инде. Бу тәвәккәл адымы әнә шулай авыл өстенә тәмле ипи исе таралганда йөрәкне өздереп исенә төшә торган булып калды. 

Сугыштан кайткан җәйдә үк аны лобогрейкага утырттылар. Комбайннар кайта башлагач, комбайнга инде. Тыныч тормыштагы гомере уңыш өчен, мул итеп икмәк үстерү өчен көрәшеп узды. Игеннәр җыелып, амбарларга салынып беткәч уза торган «Уңыш бәйрәме»ннән иңенә «Кыр батыры» дип язылган кызыл тасма киеп кайтулары рәхәт тә була торган иде. Шуннан ары бернинди дан-шөһрәт кирәкми аңа. Кәлимулла Яруллинны икмәк өчен шулай зурлыйлар икән, димәк, теге агулы ипекәйләр да аңа бүтән  рәнҗеми. Ә нигә рәнҗергә тиеш ди әле? Ул каравайлар да Җиңү көнен якынайтышты лабаса! 

– Әй, Кәлүк, дим, Кәлүк! – Җилкапкадан сөрән сала-сала Мәрфугасы кереп килә икән. Кай арада судан кайткан да, кай арада алар капкасына килеп җиткән диген? – Баядан бирле нишләп утырасың син түбә кыегында? Төшә алмыйча тилмереп утыруың түгелдер бит? Әйдә, төш. Баскычыңны үзем тотып торам. Сеңлем ипи салып мәшәкатьләнә, ахрысы. Бөтен урамны ипи исе алган. Йә, төшәсеңме? Аякларыңны араталарга ипләп кенә куй. Егылып китә күрмә тагын... 

– Куй әле, Мәрфуга. Төшәсе булсам, сикерәм дә төшәм мин. Күршеләрнең алмалары өлгергәнне көтеп утырам. Бик җитез булсаң, анау измә тутырып куелган бәләкәй бидрәне суз әле миңа. Мин моннан иелеп алырмын. Морҗа төбеннән төтен саркый. Шуны сылап төшәрмен дигән идем дә бит. Бидрәм, әнә, сине көтеп, җирдә калган. 

Кызыл балчыклы измә белән морҗа төбен һәйбәтләп сылап куйгач та әле Калайчы Кәлүк тиз генә түбәдән төшеп китәргә ашыкмады. Алмалары кызарып утырган бакчаларга, су буена төшкән сукмакларга, бормаланып аккан Ыгына, яшәрә башлаган уҗым басуларына, ашлыгы җыелып бетә язган иген кырларына карап туя алмый иде ул. Дуамал этне тагын бер котыртып, күршеләрнең өй кыегына  җитә язып үскән алмагачыннан яшел антоновка өзеп алды. Алма кимерерлек тешләре бар иде әле аның. Әчкелтем баллы алманы ашый-ашый  манзараны күзәтә бирде.   

Ашлык өлгереп утырган иген басуларыннан гомер бакый да туймады ул. Елга аръягындагы Язытамак авылында яшәүче кордашы Габделхак та шулайдыр дип белә. Габделхак ипи, ашлык, уңыш дигәндә Яруллинны да уздыра торган иде. Кордашы яңгырлар киткәнче дип, игеннәр кар астына кергәнче дип кырдан кайтып керә белмәве аркасында гына Кәлүк кебек аяксыз калды. Соңгы бункер ашлыгын машинага төяп озатканнан соң гына басу читенә үрмәләп чыгып егылган ул. Айлар буе күнитек эчендә сызлап интектергән аякның үкчәсе итеге-ние белән бергә кубарылып чыккан. Шуннан соң аягын кистеләр дә инде аның. Габделхак исә икенче ел урагына да төште. Тагын «Кыр батыры» тасмасын иңенә салды. Менә шулай зурладылар алар  иген бөртеген. Галиҗәнаб Икмәкне! Нихәл икән анда Габделхак кордашы? Узган көздә, комиссия килә икән дигәч, урылмаган җир калмады дип күрсәтер өчен иген өстенә төрәнле трактор керткәч, Габделхакка инфаркт булган икән дигәннәр иде. Ничек икән хәле? Барып кайтырга кирәк булыр. Машиналар йөреп тора. Хәл белешми ярамас. 

Ярый әле иген өстенә трактор менгәнен Кәлимулла күрмәде. Тракторчысын бәреп үтергән булыр иде. Менә кайда ул ипи рәнҗеше! Җиде кат тиреңне тамызып үстер дә син  ул игенне, бер ишарәт белән кара җиргә күмеп куй. Ичмасам, көтү кертсәләр дә ул кадәр әрнешле булмас иде. Хәзергеләр ачлык күрмәгән! Хәзергеләр ипине Сәйдүк кибетендә тулып ята дип белә! Хәзергеләр ак күмәчне малга ашата. Их! 

Өй ишеге ачылып китеп, аннан бу юлы апалы-сеңелле икәүләп килеп чыктылар: «Картым, дим! Кәлүк, дим! Төш әле, дим. Кызык  хәбәр бар. Безнең теге Марфаның кызы Машадан хат килгән. Кәртечкә дә җибәргән. Исәннәр икән бит!» 

Бу хәбәр чыннан да ашыктыра торган хәбәр иде. Ике әби ике яктан баскычка килеп тотындылар. Кәлүк исән аягы белән чатан аягын буталдыра-буталдыра, аратаның кайсына баса, кайсыларын үткәрә биреп, апалы-сеңелле әбиләр кочагына дөмбердәп килеп төште: 

– Кем исән дисең? Кайта дисеңме?     

– Кайта, димим. Хат бар, дим. Бая пушталиун Хәдичә тәрәзәдән генә биреп үтте. Син күккә карап утырып күрми дә калгансыңдыр аны...Әйдә, түтки дә монда чагында кайнар көлчә белән чәй эчеп алыйк. Хатны да шунда бергәләп укырбыз. Мәрфуга түтки, кулларын юдыр Кәлүгеңнең...   

    Китеп югалганнан соң бер хәбәре булмаган хатынның кызы, адресны онытмаганмы, соңыннан юллап тапканмы, чыннан да русчалатып хат язган. «Папа, я тебя не забыла, – дигән. – Мама в прошлом году нас покинула. Она тоже тебя не забывала», – дигән. Хәбәрнең иң зурысы ахырдан әйтелгән икән. «Папа, я ведь теперь живу в Германии. Твоя внучка Марина замуж вышла за немца. Вот посылаю тебе фото. Она там со своим Куртом. Если можешь, отвечай. Все-таки у меня в вашем селе җивут сестры и брат. Может быть, сумеем восстановить родственные отношения...» Адресы бик төгәл итеп немец хәрефләре белән  дә язылган икән. 

Алай. Партизан кызым исән икән. Марфа вафат икән. Йәгез, аның рухына дога кылыйк. 

 Кәртечкәдәге оныгының йөзе ят иде, ә менә кияүнеке Кәлүккә бик таныш кебек тоелды. Бу немец егете белән очраша алмый иде бит инде ул? Кемгә ошата соң ул аны? Төсле фотодан зәп-зәңгәр күзләр карап тора. Сынап карый торган күзләр. Немец кияү  Кәлүкнең оныгын бик сак кына кочып алган. Елмая да икән әле үзе.   

Фельдфебель!  Кәлүкне сынаулы караш белән озатып калган немец офицерының күзләре иде бу. Кәлүкнең өстенә  гөжләп торган самавыр аугандай булды. Агулы икмәк бу егетнең бабасын алып китсә дә, теге немецның җирдә нәселе калган икән ләбаса. Һәм шул  нәсел, Кәлүк нәселенә ялганып, тармакланырга маташа... Кешенең Җирдәге ризыгы үзенекен итә. Менә, күрдеңме инде, Кәлүк, ипи рәнҗеше сине барыбер эзләп тапты. Хәерлегә була күрсен! 

– Йәгез, тагын бер дога кылыйк, бичәләр! – дип, ул учларын догада кушырды. Кәлүк эчендә кайнаган давыллы уйларын дога сүзләренә кушып йотып җибәрде. «Бичәләр» картның йөзенә төшкән уйчан күләгәнең сәбәбен белми калдылар.                

Асия ЮНЫСОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X