Логотип Идель
Иҗат

1 СЕНТЯБРЬ, БЕЛЕМ БӘЙРӘМЕ – ШИГЫРЬЛӘР

***

Син атлаган юлларга
Алтын яфрак сибелә.
Чыңлый көмеш кыңгырау,
Дәшеп белем иленә.

Бик күп нәрсә белерсең син
Туган илең турында.
Син бит хәзер бик зур кеше –
Әлифбаң бар кулыңда.

Белем көне белән, дустым,
Омтыл һәр көн белемгә!
Җиһанның бар төсмерләре
Чагыла уку-гыйлемдә!

***

Изге телнең моңын, бар тылсымын;

Җир йөзендә ниләр барлыгын.

Ни өчен кич кояш батуын,

Якты йолдызларның балкуын.

Диңгез, океаннарны, күлләрне;

Иксез-чиксез галәм серләрен.

Агач, үсемлекләрне, гөлләрне;

Африканың кайнар чүлләрен.

Җырчы чишмәләрне, җилләрне,

Тагын бик күп әллә ниләрне

Мәктәбебез безгә өйрәтер.

***

Белем көне белән сине!
Син укучы бүгеннән.
Йолдызларның иң яктысын
Җый син белем күгеннән.

Якты дөнья, бөек җирләр
Ачарга була хәзер.
Мәктәп дигән серле җиһан
Ишек ачарга әзер.

***

Чәчләреңә кунган ак күбәләк,

Шатлык очкыннары йөзеңдә.

Ак алъяпкыч, ак чәчәкләр белән

Күбәләккә охшаш үзең дә.

 

Ашкына да, талпына да бүген

Леп-леп типкән нәни йөрәгең.

Озатасың, изгеләрдән изге

Сабыйлыкның соңгы көннәрен.

 

Җуелмаслык хатирәләр калыр

Мәктәптәге тәүге көнеңнән.

Иң башыңа күрә йөгең дә бар –

Син җаваплы кеше бүгеннән.

***

Инде бу кыңгырау борынгы, күптәнге;

Ничәмә елларны мәктәптә үткәрде.

Ул бик күп дусларын дәрескә чакырган,

Аларны зур юлга озаткан ахырдан.

“Чың” итеп алыр ул – җиз батыр,

Ныграк кагылсаң, мәктәпне кузгатыр.

Мә, дустым, чылтырат, бүгеннән – мәктәпкә!

Бүгеннән – зур юлга: Хәерле сәгатьтә!

***

Белем көне белән сине,
Беренче укытучым!
Сабый чактан ниятләрне
Туры юлга салучым.
Бу җиһанның матурлыгын
Күрергә өйрәттең син.
Беренче дәресегезне
Бүген дә хәтерлим мин.
Белем орлыгы салдыгыз
Һәрбер нәни күңелгә!
Шул күңелдән инде бүген
Изге теләк түгелә.
Саулык юлдаш булсын сезгә,
Сабыр булып калыгыз!
Бүгенгедәй яшь булыгыз-
Иң-иң гүзәл чагыгыз.

***

Сөй укуны, укы күңел биреп,
Белем бит ул бәхет ачкычы.
Тормыштагы кыенлыкны җиңеп,
Биеклеккә менү баскычы.
Эзлән, яшь дус, эшең калсын җирдә,
Кечкенәме, зурмы – барыбер.
Тар булса да яңа сукмак яса,
Тарны киңәйтүче табылыр.

***

Мәктәп, син бит төп йортыбыз,
Күңел сиңа тартыла.
Бүген бөтен ил баласы
Мәктәпләргә агыла.
Каршы алыр укытучы,
Каршылар сыйныфташлар.
Көмеш авазлы кыңгырау
Тәүге дәресне башлар.

***

Укытучы, мәктәп –
Бу ике сүз
Күңелемдә яши янәшә.
Мәктәбем,- дип
Әйткән чакта телем,
Йөрәк “Укытучым”, - диеп эндәшә.
Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен
Ничек кенә табыйм сүзләрен.
Менә бүген чәчәк бәйләменең
Бирәм Сезгә иң-иң гүзәлен.
Алыгыз Сез бүген бүләк итеп,
Чәчәкләрнең шушы бәйләмен.
Каршылагыз тагын бик күп еллар
Бүгенгедәй белем бәйрәмен.

***

Һава салкыная бара,
Аяк басабыз көзгә.
Сары төстә яфраклар да
Чалына инде күзгә.
Хушлаштык ямьле җәй белән,
Үтте дә каникуллар.
Бүген бәйрәм – белем көне,
Мәктәпкә илтә юллар.

***

Гөжләгәндәй бал кортлары
Гөр килә мәктәп алды.
Шат тавышлар: кемнәр, кайда,
Ничек үткәргән ялны?
Кыңгырау да сагынгандыр,
Моң сарылган теленә,
Парта артына чакыра,
Әйдәп белем иленә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев