Иҗат
-
НИЧЕК ШИГЫРЬНЕ РЕКЛАМАГА ӘЙЛӘНДЕРМӘСКӘ: КУКМАРА УКУЧЫЛАРЫ ИҖАТЫНА КҮЗӘТҮ
Кукмара районына «Әйдә, киттек» проектын төшерергә баргач, яшүсмерләр безнең кулга бер өем шигырь китереп бирделәр. Ә без шигырьләр укырга яратабыз. Димәк, бу санда Кукмара районы яшь шагыйрьләренең иҗатларына күзәтү ясарбыз. -
ИКӘҮ ЭЧМӘГӘН ЧӘЙЛӘР
– Әй, Кар кызы! Кая, бир сумкаңны, озатып куйыйм үзеңне! – Артыннан куып җиткән таныш түгел егетнең сүзләреннән Сәмирә башта сискәнеп китте. Ләкин алай да сер бирмәгәндәй кыланды: – Миңа ерак түгел, монда гына... Мәшәкатьләнмә, Кыш бабай, – диде. -
ЙӨРӘК СЕРЛӘРЕ (ХИКӘЯ)
Ниһаять көтеп алынган гашыйклар көне килеп җитте. Барысы да бер-берсеннән яшерә-яшерә бүләкләр әзерлиләр. Ясминә дә бу көнне зарыгып көтте. Аңа күптәннән инде Нияз ошый. Ул аңа яшерен генә бүләк әзерләде. Ләкин ул бүләкне ничек бирергә икәнен генә һич уйлап таба алмады. -
ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН
Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи. -
КУРЧАК
Эшкә урнашып, тәүге хезмәт хакын кулга алгач та, Фидәния кибеткә керде дә беренче әйбере итеп үзенә кием дә, аяк киеме дә, бизәнгеч тә түгел, ә... курчак сатып алды. -
УРЛАНГАН БӘХЕТ
Нишләптер бик кәефсез уянды бүген Ләйлә. Борчылырлык урын да юк кебек, тик күңеле тыныч түгел. Гәрчә, иртәнге кояш нурлары иркәләп, назлап уятса да. -
КЫЮ ҺӘМ САМИМИ ШИГЪРИЯТ: АЙЗИЛӘ БИЛАЛОВА ИҖАТЫНА ФИКЕРЛӘР
Айзилә Билалованың шигырьләрен укыгач, күз алдына эзләнүчән, самими, тик шул ук вакытта кыю, дөньяга, кешеләргә ачык кыз бала килеп баса. Аның лирик герое күзәтүчән, үзалдына гел, җавап таләп итмәсә дә, сораулар куя. Андый сораулар укучы буларак мине лирик геройга якынайта, аның белән белән кызыксынырга мәҗбүр итә. -
КҮРШЕ
Санияне икенче бүлмәгә күчергәч, Зәйтүнә карчык үзенә урын, күңеленә тынгылык таба алмыйча озак җәфаланды. Ястү намазыннан соң күз яшьләрен сөртеп, теләкләрен теләргә кереште. -
БӘХЕТЛӘРЕҢ БУЛСЫН, КЫЗ БАЛА
Бүген эштә Флүрәнең әллә нигә көне буена үтереп эче пошты. Бар тынычлыгын алып, билгесез бер сәбәптән күкрәк турысын күзгә күренмәгән мәче тырнагы тына белмичә тырный да тырный. Эше бүген ярыйсы гына барганы да хатынны шатландырмады. -
КҮЗ КАРАШЫ
Һы. Алтыдагы – алтмышкадыр да соң, тик миңа бит инде җитмеш кенә дә түгел. Хәзер бүгенге тәртибемә, дөресрәге, тәртипсезлегемә ниндирәк мәкаль туры килер иде икән? Сигездәге – сиксәнгәдер инде алай булгач. -
ЯШЕЛ КАР
Әхмәт яшь чагында ук дуамаллыгы белән сукыр авыл мулласының да күзен ачкан егет. Юкны сөйләмә инде, дуамаллык белән генә ачыла торган булсамы, дөнья йөзен бер күрер өчен тилмереп яшәүчеләр шулкадәр дә күп булмас иде. Никадәр егет асыллары үзләренең сөйгәннәрен күрер өчен нинди генә дуамаллыклар кылмас иде икән. -
ЙӨРӘК БИТ УЛ!
– Моңарчы ашларыңны бүлмәңә ташып, сине кадерләп кенә тордык, инде үзеңә барып ашарга туры килер, – диде табиб, елмаеп. Кулыннан тотып диваннан торгызды да бүлмә буйлап йөртеп карады. Аякларының хәлсезлеге бер нәрсә – йөри-йөри ныгыр, ә менә тын кысылуы, йөрәк хәлсезлеге белән нишләргә? -
ӘТИЛЕ ЯТИМ
Кояшның тәрәз аша чекерәеп карап торган нуры уятты мине. «Озаграк йокланылган икән шул, ял көне булгач, бераз иркәләнеп ятсаң да берни булмас», – дип икенче ягыма борылып яттым. Йоклап китеп булмый, күзем тәрәзәгә төште. -
ЯНГАН ГОМЕР
Уналты чакрым ераклыктагы авылдан үзен соратып килгән Ибраһимга Мөслимә, яше җитеп узып китсә дә, ата-анасының басымы аркасында тормышка чыгарга ризалык бирде. Сайланып торыр урында, егерме биш яшеңдә соратып килүче булган өчен рәхмәт әйт әле! Апаларыннан узып тормышка чыгарга базмыйча, ике сеңлең каңгыраеп утырганын онытма! Хатын аертса ни, тормышта булмый торган хәл түгел! Димәк, хатыны иренә ярап тора белмәгән! -
РЕЗЕДА ХАБИБУЛЛИНА ШИГЫРЬЛӘРЕ
Сагындырды, әнием, кайтам әле, Очрашулар ешрак, күп булсын. Күңелебездә туган рәхмәт хисе Сезгә хөрмәт аша чагылсын.
Белми калма
-
8 мая 2024 - 11:51
«АЛМАЧУАР» БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ЯЗЫЛГАН ПЬЕСАЛАР БӘЙГЕСЕ СТАРТ АЛА
-
7 мая 2024 - 12:38
«БАТЫР ЕГЕТЛӘР» БАТЫР КАЛДЫ!
-
6 мая 2024 - 15:39
ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНДА ҖӘЙГЕ ЭКСКУРСИЯЛӘР СТАРТ АЛАЧАК
-
4 мая 2024 - 13:35
«КАДРОВЫЙ РЕЗЕРВ» – ҮЗЕҢНЕ КҮРСӘТҮ ӨЧЕН МЕНӘ ДИГӘН ЫСУЛ!