Логотип Идель
Иҗат

КЫЮ ҺӘМ САМИМИ ШИГЪРИЯТ: АЙЗИЛӘ БИЛАЛОВА ИҖАТЫНА ФИКЕРЛӘР

Айзилә Билалованың шигырьләрен укыгач, күз алдына эзләнүчән, самими, тик шул ук вакытта кыю, дөньяга, кешеләргә ачык кыз бала килеп баса. Аның лирик герое күзәтүчән, үзалдына гел, җавап таләп итмәсә дә, сораулар куя. Андый сораулар укучы буларак мине лирик геройга якынайта, аның белән белән кызыксынырга мәҗбүр итә:

«Чагыла хәсрәтле күңелем.

Агулы дәва шулмы әллә?

Төннән көн ясаган бу ялкын

Син кабызган чаткы-ут мәллә?»

Шигырьләрнең теле матур, автор эпитет, метафора, чагыштыруларны матур, кызыклы куллана: «мендәргә йолдызлар агыла», «җанның моңсыз кайтавазы». Кайбер сүзтезмәләр үзләренең гадилеге, самимилеге белән күңелгә кереп кала:

Таң ата...
Яшел-яшел чирәмдә
Көмеш-көмеш чык кала

Таң ата...
Ефәк-ефәк чәчеңне
Назлы җилләр тарата.

Әмма кайбер сүзләр, фразалар шигырьгә ялгыш кереп киткән кебек тоела, шигырьнең гомум фонында аерылып тора. Мисал өчен, «Чик-сез-лек» шигырендә «мәшһүр синсезлек» сүзтезмәсе артык пафослы яңгырый. Шигырь азагында бу сүзе башка сүзтезмәдә яңадан кабатлана:

Аерым без беркем түгел –

Юклык,

бер көнлек.

Бергә генә – мәшһүр чиксезлек!

Биредә «мәшһүр» сүзе шигырьгә публицистикалык өсти һәм аның нәфислеген киметә кебек.  Шулай ук, «ваемсызлык», «вөҗданлылык» кебек сүзләр дә бу шигырьләрдә ясалма кебек аерылып тора.

Шигырьләрдә истә калырдай матур юллар җитәрлек:

Син кергән һәр төштән

Мең йолдыз ярала.

яки:

Минем тәүге төшемдә

Синнән моңсу эз кала.

Авторның күп шигырьләрендә лирик герой бик тәкәббер, мин-минлекле герой белән каршылыкта сурәтләнә. Бу геройны сурәтләгәндә еш кулланыла торган образларны, лексик берәмлекләрне аерып чыгарырга була: «кодрәт», «тәхет», «ваемсызлык», «таҗ»:

«Мин-минлектә синең кодрәтең» – бу юллар аеруча истә кала, сискәндерә.

Шигырьнең төзелешенә килгәндә, ритм какшап киткән урыннар очрый. Күп очракларда ул игътибарсызлык нәтиҗәсе кебек кабул ителә:

Һәр атом(ым)да шыплап ябылган
Синең көең, исең, сүзең...үзең.
Ул сагалап йөри шуларны:
"Кире кайтар һәм мин тимәмен".

Әмма кайбер урыннарда ритм «сынуы», киресенчә, отышлы:

Йөзләремә кайнар җил өргәндә,
Синең шәүләң миңа килеп сыена
һәм көлә:
"Алданма, мин чын түгел лә".

Тигез, бер көйгә генә укып барасың да, бу урында «сөртенеп» китәсең, бу селкетеп, уятып җибәрә. Һәм аннары ритм яңадан үз калыбына кайта. Вакыт-вакыт ритм белән уйнау, миңа калса, шигырь өчен файдага гына, ул ялыктырмый, игътибарны тулаем шигырьдә тотарга ярдәм итә. Әмма бу күренеш урынлы һәм нигезле булырга тиеш, еш булган очракта, ул, киресенчә, шигырьгә кереп китәргә комачаулаячак.

Авторга рифмага игътибар итү җитеп бетми: күпчелек ул фигыль-фигыльне рифмалаштыра («агыла-чагыла», «ярылсын-табарсың»), «йомшак» рифмалар да очрый («үзең-тимәмен»).

Айзиләнең иҗаты – матур, өметле. Эзләнүләреңне туктатма, Айзилә, сиңа бу төпченү, күзәтүчәнлек бик килешә!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев