Логотип Идель
Иҗат

ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН

Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.

Бу минутларда кем нәрсә уйлый  –  безнең анда эшебез юк. Шулай да, әзрәк баргач, Рамилә кичен күрше егетен очрата алыр микән, дип, дустым өчен дә борчыла башлыйм. Хәмитләрнең тау башыннан күренеп торган тәрәзәләрендә ут юк. Әгәр әйтсәм, Рамилә көләчәк кенә. Аның казах кызыныкына охшаган кысынкы күзләре авылга алып керүче күперне дә шәйләми булса кирәк. Кызык, юл буеннан баш төрткән әле бик нәни чәчәкләрне күрә микән, минем кебек сөенә микән, дип уйлап куям мин аның турында.

Егетләрне үзеннән өркетмәс өчен, Рамилә бервакытта да күзлек киеп йөрми. Дәрестә дә, язарга кирәк булганда гына, анда да бөтен кеше инде эшкә тотынгач кына, үзенең затлы кысалы күзлеген йомшак кулъяулыгы белән сөрткәләп борын очына элеп куя. Ул күзлекнең почмагында менә шушы чәчкәләргә охшаган кеп-кечкенә сары тамга бар. Әлеге тамга, күзлекнең чит илнеке булуын күрсәтеп, мәсьәлә чишелгәнче, Рамиләнең борын яфрагы читендә елык-елык итеп утыра.

Юлга җыелган суларның чупыр-чупыр килгәненә Рамиләнең узган елдан калган биек үкчәле түфлиләре чулт-чулт җавап биреп, минем кәефемне тагын да күтәребрәк җибәрәләр. Түбәнгәрәк төшкән саен, клубка чыгасы вакытыбыз бик азга булса да якыная.

Чупыр-чупыр...чулт-чулт, чупыр-чупыр...чулт-чулт...

Хәмитләр турыннан үткәндә, Рамиләнең болай да кысынкы күзләре тагын да кечерәебрәк кала, кара күз алмалары үзәккә җыела. Тавышыбызны ишеткән егет тәрәзәдән карамас микән дигән өметләр белән, Рамилә үзе сүз башлый. Минем җавабым юк. Иптәш кызымның өметен җимермәс өчен генә, җирдән бер-ике вак таш алып, чекрәеп торган карасу пыялалы тәрәзәгә ыргытам.

Хәмитнең әнисе, бик тә чибәр китапханәче апаның шәүләсе, җанга якын бер яктылык сыман, түр аркылы сызылып уза. Без исә күрше йорт капкасына юнәләбез.

Монда Рамиләләр яши. Туган якка кайтмаган ялларда мин, аларга барып, бәрәңге чыгарышкан, өй җыештырышкан, авылның бетмәс-төкәнмәс эшләрендә катнашкан булып йөрим.

Көмеш самавыр артында, хәл-әхвәл сораша-сораша, чәй эчәбез. Аннан сүз без көткән якка юнәлеш ала:

– Ни, Данил абый, Рамиләнең чыгасы да килми, мин, тик утырганчы, йөреп кайтыйм булмаса. Клубыгызда күрәсе кешеләр дә барие...

Рамиләнең әтисе, ут сүндереп йөреп кырысланып беткән кеше, тикшеренүчән карашларын миңа төби. Нинди дә булса җөпләү-фәлән ишетмәгәч, мин:

–   Эшегез-мазар булса,  чыгып тормаска да була инде,– дип дәвам итәм.– Әллә иртә таңнан ябышырбызмы?

Минем хәйләне аңлап бетермәгән Рамилә өстәл астыннан гына бик каты иттереп аягыма китереп баса. Бу, Хәмитне син чакырмасаң, кем чакыра, дигәнне аңлата.

Эш турында сүз башладыңмы, Данил абый җеби дә төшә инде. Өендә буй җиткереп килгән малае бар. Ә монда минем эшкә җитезлекне әйбәт беләләр...

Данил абыйның:

– Кунак кызы ич син, эш эшләп ятарсың инде, булмаганны, бар, чыгып кер, озак йөри күрмә,– дип әйтүе сүзләремнең аның күңеленә мач килгәнне аңлата.

Миңа шул гына кирәк тә. Эңгердә чупырдатып кайткан суларга да басмыйча гына, йөгерә-сикерә, клубка төшеп җитәм. Белеп торам: Хәмит инде күптән анда һәм мин күренгәнне көтеп утыра. Безнең әле Рамиләнең әти-әнисе ятканчы биисе, Казан-Арча яңалыклары белән уртаклашасы бар.

Тик Хәмит, гадәттәгечә, бию кичәсенең ахырына чаклы тормый, нигәдер берни әйтмичә-нитмичә, клубтан чыгып китә. Мине чит бер авылда япа-ялгыз калдырып китә. Әллә үземнең генә кайтмаячагымны белгәнгә, алданрак китәме ул? Алдан сөйләшенгән эш икәнлеген күңелем белән генә сизенәм.

Бу авылның урамнары нәкъ җырдагыча, кәкре дә бөкре. Айлы төннәрдә дә килбәтсез, нурсыз күренә ул миңа. Кырлы-сырлы сукмаклар аша үтеп, үзем кунакка төшкән урамга килеп җитәм. Аның чатында минем аякларым үзеннән-үзе кызулана башлый. Бер шомарагының кунак кызының юлына аркылы төшүен көт тә тор. Мин Нәгыйм абзыйларның ат арбасы куелган өй каршына килеп җиткәндә, ике егет кулымнан эләктереп ала. Икесе дә – иптәш кызымның элек йөргән егетләре. Нишләргә белми, як-ягыма каранам. Су да чупырдаудан туктый.

Сүзне Рифат башлый. Май җиле шикелле йомшак тавышы үзгәргән, өзек-өзек:

– Син...миңа...ошыйсың, Гөлнур. Урам әйләнеп кайтасың килмиме? Мин...сиңа... үзебез яшәгән... өйне дә... күрсәтермен.

– Ник, мишәрләр өйдә яшимени? Ызбада түгелмени?– дим мин аңа, тешләремне ыржайтып. Багана лампочкасының сүрән яктысында ул моны күрәме-юкмы, аңлашылмый кала, Фәнүс турыдан-туры:

– Кайсыбыз белән йөрисең?– дип яра.

– Менә, икегез белән дә ич,– дим мин, башымны юләргә салып.– Иптәш кызымның егетләрен бер-берсеннән аерып куя алмыйм бит инде.

– Син безнең янда чамалабрак сөйләш. Үткән-беткән, без аны оныттык. Сүз менә синең турыңда бара. Кайсыбыз белән йөрисең?– ди ул тагын да үҗәтләнебрәк.

Мин аяк киеменең очларында бөтерелеп, көлемсерәп торган итенәм дә, кулларыннан ычкынып, Рамиләләр капкасына йөгерәм. Кызганыч, ниндидер шаяны аны бикләп тә куйган икән. Инде кирегә, Арча юлына элдерәм. Сыйрагы минем ике буй кадәрле Фәнүскә мине куып тотар өчен бер-ике адым атлау да җитә, шунлыктан Нигъмәт абзыйның ат арбасына сикереп менәм. Яныма менә-нитә калсалар, тибеп төшермәкче булып, япун самурайлары кыяфәтендә катып калам.

Арбага җигелгән егетләр белән авыл урамнары буйлап очабыз гына. Минем инде башлар әйләнә, күңел болгана. Күз алларым караңгылана. Бераз вакыт үткәннән соң, шаярып арыган егетләр, мыш-мыш килеп:

– Кайсыбызны сайладың?– дип сорыйлар. Минем җавап юк, әмма әйтмәсәң, уеннан уймак чыкмагае, сәяхәт тәмам йончытты. Озын буйлы, чибәр Фәнүс дияр идең – әле мәктәп баласы гына. Рифатны сайлар идең, әнисен усал мишәр хатыны дип сөйләгәннәре күңелгә шом салып тора...

Уңайрак вакытны туры китереп, арбадан сикереп төшәм дә:

– Берегезне дә түгел!– дип, кабат алны-артны белми Арчага карап йөгерергә тотынам.

– Тукта! – Фәнүснең боерулы тавышын ишетүгә сөрлеккән аякларым миңа хыянәт итә. Инде кеп-кечкенә бармакларым да аның тирле куллары эчендә.

– Минем егетем бар шул,– дим мин, абынган җиремнән тора-тора.

– Не пройдет!– ди Фәнүс, теш арасыннан гына сыгып.

Соңгы өметем – Рифатта. Ул, башын кыңгыр салып, уйга батып тора да:

– Гөлнур, рәнҗемә миңа, бәлки... мин... китеп... ялгыш та эшли торганмындыр... Әмма үзем яраткан бу кулларыңны авырттырасым килми, –  ди.

Ул китә. Чупыр-чупыр... чулт-чулт. Чупыр-чупыр... чулт-чулт. Чупыр-чупыр... чулт-чулт. Рифатның ботинкасы да иске микәнни соң? Без тавыш-тынсыз Рамиләләргә таба борылабыз.

– Фәнүс, – дим мин бикле капка янында, –  Фәнүс, кертеп җибәр мине.

– Шуның өчен бикләп куйдыммыни мин ул капканы?!   

– Фәнү-ү-үс...

 – Таң аткач!                                                

–  Минем... эчләрем дә... кысылып бетте инде.

– Читкәрәк китеп торам...

– Тамак та ачты, йокы да килә, Данил абыйдан да куркам, дәрес тә әзерлисе бар, сине яратмыйм да...  – дип тезәм бер-бер артлы.

Ул, теш араларына кыстырган үги ана чәчәген әйләндереп, берни дәшми басып тора.

– Фәнү-ү-с...

– Таң аткач!

Сүз беткән. Таң атмый да атмый... Керергә ымсынуым гына була, Фәнүс узган ел кызлар өчен сугышып сындырган тешләрен шыгырдатып ала, йөрәгем жу итеп аяк астына төшеп китә...

Инде:                                                                           

– Фәнүс, үбә күрмә, – дим мин аңа.

–  ...

–  Теш  казналарың сынып  ук чыгар да...  авыз эчемә коелыр шикелле.

Үземә дә бик җитди күренгән сүземне Фәнүс кызыкка ала булса кирәк:

– Ачуымны китерсәң, тешлим дә әле мин.

Җиңелчә генә төшкәли башлаган яңгырдан качып, капка түбәсе астына керәбез.

Фәнүс туңа. Инде минем дә тешләрем шыкылдый башлый. Фәнүс мине сак кына тезләренә утырта:

– Атта йөреп арып беткәнсең син, кызый.                                     

– Ие, Фәнүс, теләсәм, өйгә дә кереп китә ала идем лә мин, – каян килә миңа бу мактанчыклык?!                                                      

Фәнүснең иягендәге бала мыек йоннары шундук кабарынып китә:

– Минем капкыннан ычкынган тычкан юк әле. И булмас та!       

– Әйдә алайса бәхәсләшик. Җиңелсәң, син башка бервакытта да минем яныма килмисең.

– Ә нигә? Була ул! Җиңә калсам, кызый... Мин сине өебезгә алып кайтып утыртам! – ди Фәнүс, мин көтмәгәнчә сөенеп.

Мин Фәнүснең маңгай чәчләре белән уйнап утырам... Үзе кебек тискәре туры тотамнар кашлары өстенә ишелә дә төшә, ишелә дә төшә.

– Фәнүс, чишмә буенда сары чәчәкләр бар инде...       
– ...

– Кичә без елга суы эчмәдек, әнә шул ерак чишмәгә бардык.

– Кичә син безнең авылга төшмәдең дә түгелме соң?

– Фәнүс...

– Әү инде, Гөлнур, әү. Ни әйтмәкче тагын? Мин бит нәкъ менә шул чишмә тавышын тыңлап утырам.

– Без аңа, такталар салып, юл ясап кайттык.                    •

– Чынлапмы? Әйдә, алайса!

Чупыр-чупыр... чулт-чулт. Чупыр-чупыр... чулт-чулт. Чупыр-чупыр... чулт-чулт.

– Фәнүс, синең дә ботинкаң тишекмени соң?

– Әйе, безнең авылда бөтен кешенең наские тишек,– дип көлә Фәнүс, минем ни әйткәнне аңламыйча.

Чупыр-чупыр... чулт-чулт. Чупыр-чупыр, ди язгы сулар. Чулт-чулт, ди Фәнүснең кара ботинкасы. Челтер-челтер, ди чишмә.

– Куа-куа, – дип кушыла бака балалары.

Кинәт кенә, куа-куа, дип, кеп-кечкенә бака баласы минем аяк арасына сикерә. Көчле ай яктысында ул миңа бик тә, бик тә куркыныч булып күренгәнгәме, үзем дә белештермәстән кирегә – суның аръягына, Рамиләләр турына йөгерәм. Меңләгән вак-вак бакачыклар, ямь-яшел авызларын сузып, минем артымнан куа килә кебек.

– Чупыр-чупыр, чулт-чулт, куа-куа...

Колагымда яңгыраган шушы тавышлар астында мин Фәнүс белән бергәләп койманың икенче ягына сикерәм. Ярый әле койма җимерелмәде, дим эчемнән.

– Ну, кызый, чапсаң чабасың икән, билләһи, кача яздың бит.

Фәнүс минем җитезлекнең сәбәпләрен аңламаган булып чыкты. Тирләгән маңгаемны аның күкрәгенә терим. Шул хәлдә Фәнүсне баскыч кыегы астына этәм.

...Кичтән алынмый калган галушларга түбәдән су тама. Чупыр-чупыр, чулт-чулт... Фәнүс, үрелеп кенә аларны иреннәренә җыя да минем плащның ачылыбрак торган изүенә тамыза. Салкын су миңа рәхәтлек бирми. Күлмәкләремне юешләндереп, чиркандырып, тәнемә үтә. Мин, кирәкле вакытны көткән кәҗә бәтие шикелле, өйалды диварына сөяләм. Соңгы тамчы суның тамуы була, кулларым, аякларым дерелди башлый да гөрселдәп җиргә авам.

– Гөлнур, – ди Фәнүснең калтыравыклы тавышы, – ни булды? – Минем зур булып ачылган күзләрем яңа туган айга карап хәрәкәтсез кала бирә. Фәнүс көчле куллары белән күтәреп алып, мине диварга сөягәндә дә бер генә керфегем дә селкенми. Мин тагын гөрселдәп баскычның каты такталарына егылам.

Күтәрә-егыла, күтәрә-егыла торгач, икебез дә суга чыланып, аяк киеменең сазына буялып бетәбез. Фәнүс тезләнгән хәлдә миңа ялвара:                                                                                                        
– Гөлнур, үлмә... Гөлнур, үлмә генә...

Шашынып кыңгырауга басуына – өйдән Хәмит белән Рамилә атылып чыга:

– Тс-с-с... Әтине уятасыз инде!                                      

– Үлә бит, алып кереп китегез, – ди Фәнүс.

Рамилә белән Хәмит, ике култыгымнан тотып, мине өй ишегенә таба сөйриләр. Инде ишек ябылып маташканда, түзмим, кычкырып көлеп җибәрәм.

Арттан Фәнүснең:

– Гөлнур, кире чык! – дип җикергәне генә мине айнытып җибәрә.  – Миннән... көлеп... мине... тезләндертеп!

Туктаусыз яңгыраган кыңгырау тавышына Данил абый уянмагае дип куркып, мин кире чыгарга мәҗбүр булам. Йөземне тагын да ныграк агартам да, аякларымны чак кына сөйрәгәндәй итеп, Фәнүскә таба атлыйм, хәлсезләнеп өстәл кырыена авышам.

– Син мине алдадыңмы?– ди Фәнүс ерактан гына, үпкә белән. – Син мине алдадыңмы?

– Юк ла, Рамилә көлүе иде ич ул.

Өйалды ишеге ябыла. Фәнүснең аяк тавышлары югала. Чупыр-чупыр... чулт-чулт. Чупыр-чупыр... чулт-чулт.

*  *  *

Берничә елдан поезд мине Арча вокзалының перронына төшереп калдыра. Үзебезнең якка илтүче икенче берсен көткәндә, гадәттәгечә, җентекләп тирә-якны күзәтәм. Быел яз соңга калды, ахры, дип уйлыйм эчемнән. Кай елларны кып-кыска буйлы сары чәчәкләр инде апрель азагында ук кояш җылыткан урыннарда баш суза торган ие... Тимер юл кырлачларында да алар никтер күренми. Вокзалга якын-тирәдәге шпаллар майланып, пычранып беткән. Кояшка яны белән утырган берьяклы гына урам каршысында каз бәбкәләре чемченә. Ерактан миңа алар үзләре кебек үк йомшак сары чәчкәләрне эзләп йөри шикелле...

Шундый уйлар белән хыялланып басып торганда, күзләрем озын гына буйлы чип-чибәр бер ир-егеткә төште. Туктале, кем соң бу, минәйтәм, кайда күргәнем бар?

Ул да мине искәргән булса кирәк. Уйламаганда-нитмәгәндә яныма ук килде дә әллә нинди тирәннән килгән үзәк өзгеч тавыш белән:

– Ничә еллар газаплаган бер сорауга җавап бир әле, Гөлнур, – диде. –Рамиләләрдә син аңыңны югалтып егылган идеңме, әллә миннән көлдең генәме?

Фәнүс... Фәнүс. Фәнүс! Ничек итеп үзебезнең бәхәсне исенә төшерергә аның? Инде ничә еллар үткәч, ни мәгънә?! Шул вакыйга аркасында без кабат очрашмадык түгелме соң?

Аннан... Авылның үзен артыгы белән яраткан һәм, бәлки, чыннан да бер дигән егетен шул җиңүем белән нигә кимсетергә?
Инде тимер юл читендә ялгызы гына моңаеп утырган бер сары чәчәккә дә тап булгач, күңелем тәмам йомшады... Тавышымдагы калтыравыкны басарга тырышып:

– Юк, мин авырган идем, борчылма, –  дидем.

– Эһ, әгәр белгән булсам...

Нәрсәне әйтеп бетермәде – аңламадым. Бәхәстә җиңелүен танып, ул мине «онытырга» уйлаганмы, «тәкәббер» дигән нәтиҗәгә килгәнме, әллә чирле булуымнан курыкканмы – сорарга батырчылык итмәдем.

– Ә Рифат? –  диде ул миңа аннан. – Нигә син Рифат белән калмадың?

*  *  *

Мине башкалар белән калдырып китәргә мәҗбүр булган Рифатны шул елны май ахырында, инде җирләр кипкәч, болынлыктагы чишмә буенда очраттым. Укулар беткән, алда имтиханнар тора, безнең бераз шаярышып, ял итеп аласы килгән чак. Түгәрәкләнеп туплы уйныйбыз.

Рифат та безнең янга төшәр дип һич уйламаган идем. Аның, каршы ягыма басып, күзләремә гел сөеп карап торуына үпкәсе ташыган Рамилә, барыбызны аптырашта калдырып, куллардан ычкынып, еракка тәгәрәгән тупны эләктерде дә өенә кайтып китте.

Кич иде. Соң иде. Шушы хәлне генә көткән кебек барысы да таралышты. Аларга кунакка дип төшкән булсам да, хәтере калган Рамилә артыннан барасы килмәгәнлектән, юлда кара төн куып җитәренә карамыйча, Арчага менеп киттем.

Тау башына күтәрелгәндә, караңгылык куерып, күкне йолдызлар басты. Дөньяның сихрилеге артты. Янәшәмдә барган Рифат та шулай уйлый иде булса кирәк. Ул тынлыкны бозарга базмый, әкрен генә минем белән бер адымга атлый. Кайвакыт кына ни өчендер авыр итеп сулаганы ишетелә.

Мин яшәгән фатирның хуҗабикәсе кайтмаган булып чыкты. Ялгыз кунудан бик нык курыкканга, Рифаттан үзебездә калуын үтендем. Мин – диванда, ул – каршы як стена буендагы урындыкта килеш, сәгатьләр буе сүзсез генә утырдык без.

– Минеке бул, – диде Рифат миңа китәр алдыннан.

– Рамилә нәрсә дияр? Күрдең бит...

– Мин аңа үзем аңлатырмын. Минеке бул.        

– Миңа әле нибарысы...

– Көтәрмен.

– Фәнүс ни дияр?

– Фәнүскә аңлаткансың бит инде...

– Әниең?

– Әнием сине яратачак,  менә күрерсең.  Мишәр дигәч тә, үз баласына усал түгел ич инде ул.                                          

– Минем әнием дә бар бит...

– Минеке бул!!

– Булдыралмыйм, Рифат.

Вәгъдәләр, сүзләр күбрәк тә әйтелде булса кирәк, ризалык алалмаган, шул ризалыкка өмете калмаган Рифат ишек тоткасына барып ябышты.
–  Мин көтәрмен, – диде ул соңгы кабат.

Ишек, араларны өзеп, ябылды.  Урам як тәрәзә буена килеп, куе зәңгәр костюм кигән үтә пөхтә бу егеткә нидер дәшәсе иттем. Әмма:                   «Тукта!» дип кычкырасы урынга, сул кулым белән генә үрелеп, форточканы ябып ук куйдым.

Кибет чатына җиткәч, Рифат та икеләнеп калды булса кирәк. Ул, борылып, соңгы тапкыр безнең тәрәзәбезгә карады...            

Мин бу хакта Фәнүскә сөйли дә ала идем. Тик... шул чак вокзал буфетыннан ике кулына ике бала җитәкләгән бер ир-ат килеп чыкты. Рифат... Рифат, Рифат иде ул!

– Әнә, үзеннән сора! – дидем дә килеп туктаган поездга кереп киттем.

Рифат, әлбәттә, мине күрмәде. Аңа кулларымны изәп китеп барганда, ул, кара болонья курткасы кесәсеннән олы кулъяулык чыгарып, баласының борыныннан аккан юешен сөртеп маташа иде.

Рифә РАХМАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X