Логотип Идель
Иҗат

ЯНГАН ГОМЕР

Уналты чакрым ераклыктагы авылдан үзен соратып килгән Ибраһимга Мөслимә, яше җитеп узып китсә дә, ата-анасының басымы аркасында тормышка чыгарга ризалык бирде. Сайланып торыр урында, егерме биш яшеңдә соратып килүче булган өчен рәхмәт әйт әле! Апаларыннан узып тормышка чыгарга базмыйча, ике сеңлең каңгыраеп утырганын онытма! Хатын аертса ни, тормышта булмый торган хәл түгел! Димәк, хатыны иренә ярап тора белмәгән! Ата-ана йортында үзенең дә артык кашык булып картаясы килми иде килүен Мөслимәнең. Печәнлектә бер-ике тапкыр качып кына кулга кул тотышкан егеттән башка тыйнак кыз Мөслимәгә егет-җилән заты тәтемәде. Анысына да кулдан яки билдән тоту гына әз тоелды кебек, ярамаган җиргә ымлый-үрелә башлагач, кыз егетне үзенә якын җибәрмәде. “Бик теләсәң, үз вакытында булыр” – диде. Әллә вакыты җитмәде, әллә Мөслимәнең сукмагын кыюраклар кисте, бераздан теге егет әдәп-әхлак ягына артык каты тормаган башка кызга өйләнеп куйды. Алты айдан туган уллары гына халык арасында төрле сүзгә сәбәпче булды. Артык тыйнак булды шул Мөслимә үзе дә. Үзенә күз ташлап йөргән егетләргә керфек сирпеп карарга да ояла иде үскәндә. Башкалардан аерылып торган чибәрлеге булмаса да, йөз-кыяфәте кеше куркырлык түгел иде алай. Вакыт үтә торды, ә насыйп яры һаман очрамады. Кеше кебек үз гаиләмне кору, балалар үстерү бәхете миңа тәтемәгәндер инде, дип язмышына буйсына салып яшәп ятканда, гомер сукмагында әллә каян гына шушы Ибраһим пәйда булды. Ике авыл арасы ерак түгел – кыз турында сорашкан, үзенә кирәген белгән. Соратып килгәч тә Мөслимә аны таныды – сабантуйда, аны сынагандай, янында урта буйлы, пеләш башлы ят кеше әйләнә-тулгана йөргән иде шул. Ни булса шул булды, кияү белән кәләш ягы көзен туй ясарга килештеләр. Кияү буласы кеше Ибраһим сүзне кыска тотты: туй чыгымы яртысы үземнән, яртысы кыз ягыннан. Бөләрлек артык зур туй булмас әле, дип Мөслимәнең ата-анасы килешмичә булдыра алмадылар. Аннары, азык-түлек күбесенчә үзләренеке. Башка сый-хөрмәт, бүләкләр алырга әзме-күпме җыелган “маялары” юк түгел. Булачак киявенең һәр эшне исәп-хисаптан башлавын Гаденан хәтта мактап ук куйды: “Мал тота белергә охшаган! Башлы малай!” “Башлы малай”ның чынлап та башы юк ук түгел иде, ахры. Шулай булмаса, курслар бетереп, ничәмә еллар колхоз идарәсендә өлкән хисапчы булып утырмас иде. Яшь ягыннан кызларыннан шактый гына өлкән булуына да ата-анасы күз йомарга тырыштылар. Ир-егет хатыныннан яшь ягыннан да, тормыш тәҗрибәсе ягыннан да бер башка зуррак булырга тиеш, дигән хакыйкатне тагын бер кат исләренә алдылар.

Туйга хәтле яшьләр очрашып-күрешеп тордылар. Бишекле “матаена” утыртып, Ибраһим Мөслимәгә үз йортын күрсәтеп килде. Ата-анасыннан калган дүрт тәрәзәле, такта түбәле уртача гына йорт. Каралты-кура читән койма белән уратып алынган. Җил капка бер якка янтайган. Өй эчендә кулдан каккалаган өстәл, ике-өч урындык, чуар корама япмалы сәкедән башка җиһаз күренми. Буйдак ирнең дөньясы ис китәрлек булмас инде, дип Мөслимә йөзенә ризасызлык чыгармады. Үзе дә хан кызы түгел, патша сарайларында үсмәде лә. Ир-ат барысы да бер калыптанмы, Ибраһим да Мөслимәне беркөн аптыратып алды. Кыз белән егет аулакта калгач, Ибраһимның дәрте почмакланды, ахры, кыюлана башлады. Ана-анасының дөрес тәрбиясенең нәтиҗәсе – Мөслимә, ашыкма, безгә кая ашыгасы, диде дә йөгереп тышка чыгып китте. Ибраһим: “Барыбер кушыласы бит, бергә буласы!” – дип караса да, Мөслимә туйдан алда сафлыгын югалтырга ризалашмады.

Зурдан купмыйча гына туй ясагач, яшь гаилә бер оя булып яши башлады. Хатын-кыз кулы тигәч, Ибраһимның котсыз өенә дә ямь керде. Мөслимә иренеп тормады, күптән буяу күрмәгән идәннәрне буяды, ап-ак итеп мичне агартты, юкә мунчала белән ышкып түшәмнәрне юды. Алып килгән яңа кашагаларны, тәрәзә пәрдәләрен элгәч, чигүле мендәрләрне өеп куйгач, өй көлеп үк җибәрде. Ибраһимның хезмәте – авыл өчен ярыйсы гына дәрәҗәле урын – өлкән хисапчы. Үзе дә үз бәясен белми түгел. Кирәк кешесе белән төчеләнеп тә ала, башкасына тавышы бөердән чыккан чагы да була. Тик ятканчы, дип Ибраһим хатынын да тиз арада эшкә урнаштырды. Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү йортында тегүче җитми икән. Андый ук һөнәре булмаса да, Мөслимәне өйрәнчек итеп алдылар. Бераздан тырыш хатын ярыйсы гына тегәргә өйрәнеп китте.

Ир белән хатынның бераздан уллары туды. Нәни Ризванын үлеп яраткан ана кеше Ибраһимның үз баласы өчен бик өзелеп бармавына сәерсенде дә, аптырады да. Ибраһим улын, бар икән бар, юк икән юк кебегрәк битараф кына кабул итте. Гаденан белән Наилә генә дә, бала юрганы-мендәре күтәргән булып, оныкларының “тәпиен юарга” килделәр. Ә Ибраһим үз баласы өчен ник бер сукыр тиенен чыгарсын. Өчәү яткан сәкедә кысан була башлагач, юнылмаган такталардан улына ятак ясап бирде. Мөслимә улын тартып йөрергә арба сорагач та, кая барасың аны тартып, дип кырт кисте. Моңарчы да иренең бераз саранрак икәнлеген аңлаган Мөслимәгә, аның карунның да карун икәнлеге ачылды. Авыл халкы кушаматын да белми такмаган шул аңа – Карун Ибраһим. Артында исемен дә әйтү юк, Карун һәм вәссәлам! Шулай да кояш та тапсыз түгел, кеше дә кимчелексез булмый. Мөслимә иренең бу сыйфатына түзә килде.

Колхозларның чәчәк аткан чагы – авыл халкының эшләгәненә әзме-күпме акчалата да, ашлык белән дә түлиләр, мал сатып та тормышны юнәтеп була торган вакыт. Тормышын алга сөрәм дигәне тырышып калды: авылда шифер түбәле биек, иркен йортлар төзелә башлады, каралты-кура да ныгытылды, кешеләрдә сирәк-мирәк булса да машина да күренә башлады. Ибраһим гына ата-анасыннан калган такта түбәле, җил капкалы йортыннан чыгарга ашыкмады. Читән койманы да Мөслимә белән үсә төшкән Ризван такта коймага үзләре алыштырдылар, җил капканы да икәүләп төзәттеләр. Мал карау да, бал кортларын карау да Мөслимә белән Ризван өстендә булды. Ире була торып, Мөслимә үзе печән чапты, үзе утын кисте. Эт кебек түзем, ат кебек эшчән булды Мөслимә. Кул арасына Ризван керә башлагач кына бераз җиңелрәккә килде. Тормыш көтәргә Ибраһимның әллә ни теләге булмады. Кайтты да, башта бәләкәй генә радиосын тыңлап ятты, соңрак уч төбе хәтле телевизорыннан күзен алмады. Әзме-күпме табыш керткән гамәл генә Ибраһимда кызыксыну уята килде. Бал сатканда Карунның хәрәкәтләре дә җитезләнде, йөзенә дә канәгатьлек чыкты. Миннән киткәнче, иясенә җиткәнче, дигәндәй, балына шикәр кушып саткан чаклары да булды. Сату эшенә килгәндә, ул якны оештыра белә иде анысы. Идарәдә үзе телефонда утыргач, көз җитүгә иткә мохтаҗларны да әллә каян таба белә. Авыл халкы алыпсатарларга малларын әз-мәз хакка да сатарга риза булганда, Ибраһимның табышы ярыйсы гына чыга.

Тик шунысы, бергә көткән дөнья малының рәхәтен Мөслимәгә күрергә язмады. Күпме генә акча керсә дә, Ибраһим, хатынына берни дә аңлатмыйча, үзе генә белгән җиргә җыя барды. Хезмәт хакының тиенен дә хатынына күрсәтмәде. Мөслимә башта, ир – баш, беләдер ни эшләгәнен, дип түзә килде. Тик бергә тапкан малның табышы гел генә ирнең төпсез кесәсендә югала башлагач, Мөслимә ачы тир түгеп тырышуының юкка чыга барганын тоеп әрнеде. Бердәнбер уллары да гел анасы теккән киемдә йөри. Яшьтәшләре күптән “сәпит”тән төшми, ә Ризван бары тик аларга кызыгып карап кала. Мөслимә дә үзе сырган сырмадан башка яхшырак кием күрмәде. Дөнья кирәк-ярагына да Мөслимә үзе эшләп тапкан әзме-күпме акчасын тотты. Уртак табыннан туенса да, карун ире чәй-шикәргә хәтле кысты. Тик ашаган белми, тураган белә, димәсләр иде. Акча кызганып, каядыр кунакка бару да аларга ят булды. Үзләренә дә Гаденан белән Наиләдән башка кеше килмәде. Түземлеге бетеп, ире белән аңлашасы килгән чаклары да булмады түгел Мөслимәнең. Тик акча турында сүз чыгуга, Ибраһим шып итеп аның авызын япты: “Син миңа акча өчен килдеңмени?” Акча темасына Ибраһим табу салды. “Аңа әйткәнче, бер ташка әйтсәң, таш та җанланыр иде” сүзе Ибраһим кебекләр хакында чыккан, булса кирәк. Колхоз хисапчысы өендә дә тормышын төгәл исәп-хисап белән алып барды. Бер тиен сорамый тоткан өчен дә хатынын битәрләде. Беренче хатынын алты елдан соң Ибраһим үзе аерып җибәрдем, дисә дә, бахырның ире карунлыгына түзә алмыйча чыгып киткәнлегенә Мөслимә шикләнмәде. Мөслимәнең башына да аерылышу турындагы уйлар килсә дә, атасы белән анасының капка ачып аны көтеп тормаячакларын уйлап тынды. Күккә баксам – күк ерак, җиргә баксам – җир каты. Улын кочаклап күзе караган якка чыгып китәр чаклары да булмады түгел Мөслимәнең. Өй салыргамы дип ымсынган чаклары да булды Ибраһимның.

Тик өй сала башласаң, чыгымның иге-чиге юк. Бөртекләп җыеп барган акчасының кимүеннән курыкты ахры Ибраһим. Хатыны икенче бала алып кайту турында сүз кузгаткач та, Ибраһим ул яктан саклана башлады. Хәерчелек үрчетү безгә нигә кирәк, янәсе. Үз гомерендә юмартланып китеп, ире хатынына бүләккә гәзиткә төрелгән бер кофта алып кайтты. “Район кибетеннән алдым, өр-яңа!” − дип лаф орса да, Мөслимә дә киелгән белән киелмәгәнне күрмәскә сукыр түгел. Чит хатын-кыз тәненең исе килеп торган “зур бүләкне” Мөслимә юып сандыкка салып куйды, кия алмады. Бераздан гына билгеле булды: үзенә кечеләнгән киемен хезмәттәш хатыны Ибраһимга арзанга гына саткан булып чыкты. Улы Ризван туйга акча сорагач та, эзлә, тапсаң синеке булыр, дип кенә җаваплады. Мөслимә белән Ризван Ибраһимның байлыгын эзләп тә карадылар, тик таба гына алмадылар. Әйе, акча барыбызга да кирәк, акчасыз яшәп булмый. Тик көч түгеп тапкан акчаң кайдадыр таудай җыелып ятарга, кайчандыр файдасызга чыгарга тиеш түгел, ә үзеңә, гаиләңә хезмәт итәргә тиеш. Үзеңнең, якыныңның тормышын җиңеләйтергә, балаларыңа яңадан яңа куаныч-шатлык өстәргә тиеш. Ә Карун Ибраһим киресенчә, гомере буена акчасына үзе хезмәт итте. Үз баласыннан, хәләл җефетеннән дә кадерлерәк булды Ибраһим өчен байлыгы. Күпме байлыгы булып та, якыннарын мохтаҗлыкта яшәтте. Тормышның бар тәмен шул кәгазьне җыюда тапты. Фәкать үзенә генә билгеле бер максаты, бөек хыялы бар идеме, шул максатына ирешер өчен акча туплый бардымы, − Мөслимә шашып баерга маташкан ирен аңлый алмады.

Еллар сизелмичә үтә торды. Ибраһимга ничектер, ә Мөслимәгә гомере заяга үткәндәй тоелды. Күңелен туктаусыз ниндидер үкенеч тырнады. Үзенең хәлен мескен, хокуксыз хезмәтче халәтенә тиңләде Мөслимә бу йортта. Үзен Карунның хаксыз хезмәтчесе итеп тойды. Карун үз йортында үзе баш булып кына калмады, ә Мөслимәнең дә тормышына баш булды. Аның яшәешен үз ихтыяҗына бөкте. Мөмкинчелекләре булып та, гомерләре хәерче йортта үтә. Ярый инде, Ибраһим белән Мөслимә тәбәнәк буйлы. Ә Ризван, түшәмгә башын бәрмәс өчен, өйдә иелеп-бөгелеп йөри. Җиргә чүгә башлаган мондый өйдә яшәве кеше алдында да оят. Тир түгеп тапкан малның бәрәкәте булмавы бик кыен. Хезмәтеңнең үзенчә хөрмәтен күрү юк бу йортта. Авыр тормыш елларны йота бара, Мөслимәнең сәламәтлеген йота бара, ә нәтиҗә юк! Төпсез коега салгандай, тырышканың юкка чыга бара. Агачны кем утыртса, җимеш шуныкы да бит, юк шул! Таңнан торып йортка бил бөгеп, мал карап, Мөслимә аның бер рәхәтен дә күрмәде. Бу йортта шатлык-сөенеч дигән нәрсәгә урын юк иде шул. Ибраһимның йөзендә бик сирәк кенә күренгән елмаю да кулында акча кыштырдаганда гына барлыкка килә иде. Вакыт – акча түгел, югалтсаң таба алмассың. Ә вакыт – шул ук гомер бит инде. Аңлаган кеше өчен вакыт акчадан кадерлерәк. Акылны акчага сатып алып булмый шул. Ибраһим акча артыннан куып гомерен югалтуын аңламады. Ә Мөслимәгә Карунның корбаны булып яшәү елдан елга авырлаша барды. Кояшның кадере баегач сизелә, дигәндәй, гомере кими барган саен Мөслимәнең күңелендә үкенеч хисе артты. Әнә инде гомер кояшы да баерга күп калмады. Шатлык күрмичә яши торгач, әллә яшәде, әллә яшәмәде... Бабасының тәрбиясен күреп үсмәсә дә, белгән кешеләрнең сөйләве буенча Ибраһим нәкъ аңа тарткан иде. Коллективлаштыру чорында мал-мөлкәтеннән язган бабасы да заманында тегермән тоткан, бик бай һәм тирә-якта иң саран кеше булганын Мөслимә авыл халкыннан белде. Күршеләре дә үтә дә саран Ибраһимны яратып бетермәүләрен яшермиләр иде. Күрше белән күрше бер-берсенә йомышка керми тормый. Күршегә онга кермәсәң, көлгә керерсең, дигәннәр. Кышын кар да сорап алып булмаслык кешене кемнең җене сөйсен? Кайчандыр киявен, мал тота белә, дип бик мактаган Гаденан да, аның чиктән тыш саранлыгын күреп, баш чайкады.

Заманалар үзгәреп, хөкүмәт яңа акча чыгаргач, халыкта акча алыштыру башланды. Ибраһимның күңеленә шик төште, тынычлыгын югалтты. Җыелган акчасының бик аз өлешен генә яңага алыштыра алгач, кайгысыннан Ибраһим чирләде. Югары кан басымы белән берничә көн йөрде-йөрде дә, баш миенә кинәт кан сауды. Янган акчалар белән бергә дөрләп гомере дә яну хәсрәтен күтәрә алмады. Алты ай буена хатыны кулында ятты да илле сигез яшендә җан тәслим кылды. Берничә елдан соң гына, иске келәтне сүткәндә Ризван атасының байлыгына тап булды. Келәт астындагы базга күмелгән тимер сандыкта уртача ике өч-йорт салырлык иске акча тупланган иде...

Мөслимәнең иң курыкканы – бердәнбер улының, атасына охшап, аңа тартым булып үсүе иде. Сараннан саран ире белән интегеп яшәве җитмәгән, инде өмет баглаган бердәнбер таянычының да аңын акча сөреме биләсә нишләмәк кирәк?! Юк, язмышы аны кызганды, булса кирәк, Ризван холык ягыннан атасына тартмады. Бәләкәйдән анасы белән бер тигез тормыш йөген тартып үскән егет эшкә ныкчыл булды, ә акчага атасыдай хирыс булмады. Үз тырышлыгы белән укып чыкты, белем алды. Балачактан маллар карап үскән Ризван мал табибына укыды. Өч йорт аша гына яшәгән акыллы гына авыл кызына өйләнде. Бергәләп йорт салып чыктылар. Мөслимәнең заяга үткәндәй тоелган гомеренә ниһаять ниндидер мәгънә иңде − улының дүрт баласын үстерешүдә юаныч таба.

Бу дөньяның байлыгы бу дөньяда кала. Теге дөньяда аның кирәге юк. Беркемнең дә ләхетенә өеп байлык салмыйлар. Беркемнең дә соңгы ак күлмәген кәгазьдән текмиләр. Үзең белән бары тик кылган гамәлең генә бара. Анда байлыгыңа карап түгел, ә бары тик гамәлеңә карап бәяләячәкләр. Димәк, якты дөньяда яшәүнең дә мәгънәсе гамәл булып чыга? Кулыңнан килгәнчә изгелек кылып, үзеңнән соң лаеклы дәвам калдырып, кеше булып яшәү гамәле. Карун Ибраһим шуны аңлый алмады. Яшәү мәгънәсен байлык туплауда күрде. Келәт астындагы тирән базга Карун җыйган акчасы белән бергә гомерен дә салды. Акчасы гына янмады, гомере дә янды булып чыга түгелме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X