Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА автор яңалыклары
-
КУРЧАК
Эшкә урнашып, тәүге хезмәт хакын кулга алгач та, Фидәния кибеткә керде дә беренче әйбере итеп үзенә кием дә, аяк киеме дә, бизәнгеч тә түгел, ә... курчак сатып алды. -
БӘХЕТЛӘРЕҢ БУЛСЫН, КЫЗ БАЛА
Бүген эштә Флүрәнең әллә нигә көне буена үтереп эче пошты. Бар тынычлыгын алып, билгесез бер сәбәптән күкрәк турысын күзгә күренмәгән мәче тырнагы тына белмичә тырный да тырный. Эше бүген ярыйсы гына барганы да хатынны шатландырмады. -
ЯНГАН ГОМЕР
Уналты чакрым ераклыктагы авылдан үзен соратып килгән Ибраһимга Мөслимә, яше җитеп узып китсә дә, ата-анасының басымы аркасында тормышка чыгарга ризалык бирде. Сайланып торыр урында, егерме биш яшеңдә соратып килүче булган өчен рәхмәт әйт әле! Апаларыннан узып тормышка чыгарга базмыйча, ике сеңлең каңгыраеп утырганын онытма! Хатын аертса ни, тормышта булмый торган хәл түгел! Димәк, хатыны иренә ярап тора белмәгән! -
ЯЗМЫШЛАРНЫ САЙЛАП АЛМЫЙЛАР
Энҗе, әнисе күрмиме икән, дип, курка-өркә өйләре ягына карап торды да, тиз генә мунчага кереп китте. Пычранган күлмәген мунча алдында салды да, эчкә кереп, салкынча суда нәни куллары белән ышкып-ышкып юарга тотынды. Эскәмиядә яткан хуш исле кул сабынын тидерде. Итәк очындагы таплар бетмәгәч, кырыйда торган кер тактасына салып тырышып-тырышып ышкырга кереште. Урам аша гына яшәгән күрше әби оялтты аны бүген. -
БИТЛЕК
Авылның саф чишмә суын эчеп, яшел болыннарында тәгәрәп үскән Рания, өч дистә ел гомере тузанлы, шау-шулы шәһәрдә үткән кырык сигез яшьлек ялгыз хатын, ниһаять күңелендә бик озак ымсындырып йөрткән хыялына иреште. Яшәгән каласыннан сиксән-туксан чакрым ераклыктагы авылда иске булса да ярыйсы гына нык күренгән йорт сатып алды. -
КИЛЕН КЫЗЫМ
Өченче улы алып кайткан киленен Хөршидә беренче күрүдән үк ошатмады. Төскә-биткә матур, тыйнак холыклы күренсә дә, кайнана кеше Әлфинурның килешсез якларын гына күрде. Битенә бәреп әйтмәсә дә, кодагые туйга алып килгән чәкчәктән башлап, яшь киленнең нәсел-ыруына хәтле ахирәтләре, күршеләре белән тикшерде. -
ЯШЬЛЕК ХАТАСЫ
Лаеклы ялга чыгуына ике ел үтсә дә, Энҗе, һаман эшкә барасы булган кебек, һәр көн ашкынып иртә таңнан тора. Ничектер, көтеп алган лаеклы ялда үз җаена, салмак-тыныч кына яшәргә өйрәнеп китә алмый әле хатын. Башта бер-ике тапкыр, тиз-тиз киенеп, эшенә чыгып киткән чаклары да булган иде. Ишек төбенә барып җитеп, ире Расих туктаткач кына ушына килә иде элекке шәфкать туташы. -
ТУГАН ЙОРТ БУСАГАСЫ
Җиңел велосипедының бер як мөгезенә аскан авыр сумкасын йорттан-йортка йөри-йөри бушатып бетергәч, Гүзәлия өенә табан атлады. Замана үзгәрү белән, кеше белән кеше арасындагы элемтә чаралары арта бара. -
БЕРЕНЧЕ МИЧ
Җәй азагында, әле көннәр коры чакта, дип Гөлбадиян яңа мич чыгартырга уйлады. Иске миче өйнең үзе белән бер яшьле, картайды. Кирпече дә үзләре генә суккан кирпеч. Урыны-урыны белән җимерелә дә башлады, төтене дә юньләп тартмый, җылы да тотмый. Бәладән башаяк, ут-күз чыгуы бар. Рәхмәт, мичкәй. Балалар үскәндә ак калач, бәлеш, яңа ипекәйләр ашаттың. Туңып кайтканда үзеңә сыендырып җылыттың. -
БӘХЕТЛЕ КАРЧЫК
Кәшифә карчык, сиксән сигез яше белән баруына, биш бала үстерүенә карамастан, авылдагы өендә ялгызы гына яшәп ята. Биш баласының берсенә дә кирәкмәвендә түгел моның сәбәбе. Киресенчә, әниләре газизләренең барысына да кирәк, барысы да аналарына чиксез рәхмәтле, һәрберсе аңа хөрмәт-ихтирам белән карый. -
СОҢГЫ ЫШАНЫЧ
Таң нурлары керфекләрен сак кына капшап үтүгә, Зиния күзләрен ачты һәм тәрәзә аша ишек алдына күз салды. Җәйге көннең яңа туып кына килгән, алсу битле кояшның бишегеннән чыгып кына барган мәле. Төннең күксел эңгер-меңгерле җәймәсе иртәнге нурлар кочагында чак таралып, эреп кенә ята -
ВАСЫЯТЬ
Бер авыл балалары, араларында бер яшь кенә аерма булган Мәдинә белән Дания, бәләкәйдән җитәкләшеп, бергә уйнап үстеләр. Барлы-юклы уенчыклары белән бүлештеләр. Өч тәрәзәле, бәләкәй генә, җиде җанны сыйдырган кысан өйдә үскән Дания күп вакытын Мәдинәләрнең иркен, якты өендә үткәрә иде. Мәдинәнең әнисе дә, бу ике кызның саф дуслыгына сөенеп, Данияне үз кызыдай якын күрде. -
БУШАР ЙОРТЫҢ БЕРВАКЫТ
Ул җәйне, төпчегенең ялга кайтканын зарыгып көтә-көтә, әни кеше бигрәк тә нык әзерләнде. Суясы сарык алдан ашатылып симертелде. Илгиз йокларга яраткан җәйге веранданы Мирзахан эчтән шоп-шома такта белән тышлады, лак белән буяп җибәрде. -
ОНЫТЫРМЫН ДИМӘ...
Таныш-белешләрнең җиткерүе буенча, “чыбыксыз радио” аша ул кызның безгә килеп эшкә урнашканлыгын ишетеп, мин берничә көн көллият хезмәткәрләренә кызыксынып күз ташлап йөрдем. Алты ел буена үзем биредә җыештыручы булып эшләгәч, яңа килгәннәреннән башка барлык укытучыларны һәм хезмәткә өйрәтү мастерларын яхшы беләм. -
МИН ЮЛЛАРДА СИНЕ ЭЗЛӘДЕМ
Кулын баш астына куеп, түшәмнән күзләрен алмый яткан Ринасның уйлары тагын үзеннән-үзе шул елларга кайтты. Еллар дип, еллар да түгел, санлы айлар гына булды Ринас Әфганда, тик шаукымы гына елларга, бөтен гомеренә сузылды шул. Ул җәһәннәмдә үткән һәр көн авырлыгы белән елга тиң шул. Шуңа күрә Ринас бүген үзен йөз яшьлек карт итеп тоя.