Логотип Идель
Иҗат

РЕЗЕДА ХАБИБУЛЛИНА ШИГЫРЬЛӘРЕ

Сагындым

Сагындырды, әнием, назлы карашларың,
Сагындырды җылы кочагың.
Һәрчак уйлап, балаларым, диеп,
Өзелеп тора синең бар җаның.

Сагындырды, әнием, нурлы елмаюың,
Сагындырды матур тавышың.
Без кайтуга тәмле сыйлар әзерләгән
Йомшак, җитез, нәфис кулларың.

Сагындырды, әнием, кайтам әле,
Очрашулар ешрак, күп булсын.
Күңелебездә туган рәхмәт хисе
Сезгә хөрмәт аша чагылсын.

***

Елмаеп ла карыйсым килә,
Яратып сүз башлыйсым.
Хәзер син тормышым бизәге,
Жаным, дип кабатлыйсым.

Синең күзләреңдә шаянлык,
Кулларыңда минем кул.
Уйларым мизгелдә тукталды,
Һәрчак син янымда бул.

Тынычлыгың белән бүлештең
Иңемә башын салып.
Йөрәк тибә, без бит бергә, дип,
Шушы минуттан алып.

***

Тирә-якта тормыш бара гөрләп,
Һәрберсенең бар үз язмышы.
Кемдер яңа туар көнне көтә,
Кемдер арып эштән кайтышы.

Боегырга бирәм җаныма,
Шатланырга бирәм җаныма.
Гомерләрне бергә кичәргә
Килеп җит син минем яныма.

Салкын яңгырдан соң көтәргәме
Җылытуын кояш нурының.
Янган йөрәкләргә теләр идем
Чын күңелдән сөю булуын.

Туган авылым

Туган авылым – кечкенә,
Кечкенә дә төш кенә.
Чишмәсенә төш кенә,
Тәмләп суын эч кенә.

Кырларына чык кына,
Бодай-арыш күрерсең.
Аның чиста саф һавасын
Шунда сулап йөрерсең.

Авылымның тирә-ягын
Яшел урман каплаган,
Әтием дә тормыш юлын
Менә шунда башлаган.

Резеда Хабибуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур, эчтэлекле шигырьлэр.?

    2
    X