БИТЛЕК

Авылның саф чишмә суын эчеп, яшел болыннарында тәгәрәп үскән Рания, өч дистә ел гомере тузанлы, шау-шулы шәһәрдә үткән кырык сигез яшьлек ялгыз хатын, ниһаять күңелендә бик озак ымсындырып йөрткән хыялына иреште. Яшәгән каласыннан сиксән-туксан чакрым ераклыктагы авылда иске булса да ярыйсы гына нык күренгән йорт сатып алды. Йорт хуҗасы – олы яшьтәге абзый белән өйнең хакына тиз килештеләр. Якты дөнья мөлкәтенә күпме бәйләнсәң дә, үзең белән аны төяп алып китә алмыйсың – тугызынчы дистәне ваклаган карт моны яхшы аңлый иде. Алучы булганда сатарга кирәк, дип уйлады ахры бабай да. Тиешле кәгазьләрен кулына алгач, Рания иске машинасына утырып ялларында дачасына барып йөри башлады.

Шәһәрдән шактый гына ераклыкта өй алуының икенче сәбәбе дә бар иде. Тулай торакта бергә яшәгән, заводта бергә эшләгән яшьлек ахирәте Хәдичә күп еллар элек гаиләсе белән якындагы алдынгы, бай совхозга күчеп килгән һәм шунда ике бүлмәле фатирда яшәп ята иде. Ахирәтләр күптән аерылсалар да, бер-берсен югалтмаска тырыштылар. Сирәк булса да, хат алышып, хәбәрләшеп тордылар. Ике дистә ел буена бер-ике генә кат күрешкән яшьлек дусты килеп кергәч, Хәдичә, ни әйтергә белмичә, аптыравыннан сүзсез калды. Шулай да карап-карап торды да, хуш килдең, дип кочаклап алды. Раниянең ун чакрым ераклыктагы авылда йорт алганлыгын ишеткәч кенә бик хупламады. Нигә кирәк ул иске йорт сиңа, ялгыз башыңа, янәсе. Ә Рания үзенчә акланды. Авыл тарта, мин бит авылда үскән бала. Үзе белән киңәшләшмәгәнгә генә Хәдичәнең бераз хәтере калды, булса кирәк. Шулай да кысан фатирыннан соң авыл йортының иркен киңлеге, саф һавасы Хәдичәне дә битараф калдырмады, ул да гаиләсе белән ачык йөзле дустына ял итәргә, һава алыштырырга килеп йөри башлады. Иске генә булса да мунчаны рәткә китереп, анда юынырга мөмкин була башлагач, атна саен диярлек каен миллеге, үлән төнәтмәле мунча керергә килделәр. Рания Хәдичәне, аның ире Рәисне һәм кызлары Зәрияне мунчага барып алды, илтеп куйды. Бәйрәмнәрдә бергә ял иттеләр, шашлык кыздырдылар, бәлеш ясадылар. Сабантуйга бергә йөрделәр. Ике хатынның шулай тыгыз аралашуына карап, авыл халкы аларны апалы-сеңелле дип санады. Беренче җәйне үк Хәдичә каяндыр алган чия куагын үз кулы белән бакчага китереп утыртты: “Минем кул җиңел. Өч-дүрт елдан чия ашыйбыз!” Алты яшькә олы ахирәтенең, үзен бар өлкәдә тәҗрибәле, белдекле санап, бар нәрсәне, шулай кирәк, болай кирәк, дип күрсәтеп, өйрәтеп йөрүе дә Ранияне артык җиләтмәде. Өйрәтсен әйдә, ул әйтми, кем әйтер аңа? Ул бит яхшылык теләп әйтә. Бар нәрсәне үзенчә булдырырга, хаклымы-түгелме, үз сүзен генә өстә калдырырга яраткан гадәте бар инде анысы. Кемнең кимчелеге юк? Шулай да беркем белән таныш булмаган чит авылда якында гына үз кешең булу әлбәттә Рания өчен җайлы иде. Иске мичен ягарга, ут-күз чыгарырга куркып, башта Хәдичәдә кунып калган чаклары да булды. Кичләрен шәһәрдә бергә яшәгән яшь, матур, ваемсыз чакларны сагынып искә алдылар. Кайгы-шатлыкларын бүлештеләр.

 Ир заты белән киңәшмичә, бер кешегә дә күрсәтмичә йорт хәтле йорт алган Рания, өй алу шатлыгы бераз сүнә төшкәч, башта әлбәттә нидән башларга, нәрсәгә тотынырга белмичә каушап, югалып калды. Йортның бүрәнәләре нык күренсә дә, түбәсен сүтеп ябарга кирәк, аварга торган капка-койманы яңадан корырга кирәк, җимерелеп барган утынлык-сарайны, теплицаны, сүтеп ташларга, утынга кисәргә кирәк. Мунчаның да керерлеге калмаган. Төп агач йорт янына ак балчыктан салам кушып саман кирпиченнән ясалган янкорманың бер дивары җимерелгән. Өйнең эче дә ныклап каралмаган булып чыкты. Тәрәзә рамнары черек, пыялалары чак кына кагылсаң төшеп китәргә тора. Идән-түшәм күптән буялмаган, юылмаган. Катыргы ябештерелгән дивардагы саргайган обойларны чебен пычратып бетергән. Мич дигәнең ягарга күптән ярамый. Чормада, базда өелеп чүп, иске кием-салым ята. Электр чыбыклары череп беткән. Шуның өстенә бәрәңге җиреннән башлап җимеш бакчасына хәтле бар урында котырып чүп үләне, кура җиләк үскән. Кое бүрәнәләре эшерелгән, суы саз суыдай сары, эчәрлек түгел. Койманың теге ягына чыгып караган иде, Раниянең тагын исе китте. Андагы чүплек тавы коймадан биек диярлек. Эш муеннан. Туфракка көрәк тыксаң, ватык шифер, рубероид, пыяла кисәкләре, тимер-томыр, чуп-чар чыкмаган бер карыш җир дә юк. Ничек бу ташландык бакчада яшелчә үстергәннәр дә, ничек бу җирдән файдаланганнар, ни өчен үзләрен туйдырган чем кара туфракны рәхмәт урынына болай чүпләп җәзалаганнар – Рания һич тә аңлый алмады. Йортның элекке хуҗасы беренче карашка зиһенле, уңган куллы картка тарткан иде кебек. Кеше белән бер пот тоз ашамыйча аны аңлыйм димә шул.

Аякка баскан, үз тормышлары белән шәһәрдә яшәп яткан ике малае булса да, егерме, егерме биш яшьлек улларын әле булса дөнья көтәргә өйрәнмәгән, авыл тормышын бик белмиләр дип санапмы, Рания һаман үз көченә, үз акылына күбрәк таянды. Әниләренә бөтенләй булышмадылар түгел, эшләштеләр Илгиз белән Радис. Шулай да улларын үз гаилә мәшәкатьләреннән еш аерасы, борчыйсы килмичә, Рания күбрәк авырлыкны үз җилкәсендә күтәрде. Ә кайчан салынганы да билгеле булмаган мондый иске йортны сипләп рәткә китерү өчен әлбәттә күп көч, вакыт, акча сарыф итәргә кирәк иде. Рания эшли торды, булган бар акчасын шушы йортка сала торды. Көченнән килгәнен җиң сызганып үзе эшләде, килмәгәнен кеше яллап эшләтте.

Иң башта Рания шиферын, брус-тактасын сатып алып, кеше яллап өйнең түбәсен алыштырды. Өйне тышлаган такталарны, тәрәзә рамнарын буяп җибргәч яңа түбәле йорт ачылып, матурланып китте. Идән-түшәмне буягач, дивардагы иске катыргы-обойларны куптарып, яңа материал ябештергәч, өйнең эче танымаслык булды. Иске йорт көннән-көн үзгәрә, ямьләнә барды. Иске коймалары сүтеп, алар урынына яңаны тотарга Хәдичәнең ире Рәис алынды. Рания аны күрсәткән ярдәме өчен әлбәттә хаксыз калдырмады. Иске такталардан булса да Рәис утынлык төзеп бирде. Әз булса да Хәдичәгә дә акча керә, Раниягә дә кеше эзлисе юк. Ирен тыңлатып ахирәтенә ярдәмгә чыгарып җибәргән өчен Рания дустына бик рәхмәтле иде. Хәдичәнең ирен – Рәисне генә танымады Рания. Яшь чакта бергә эшләгәндәге җор күңелле, елмаючан егет әллә кая булган. Карашын җирдән аермаган, башын аска игән бу ирдә элекке Рәиснең шәүләсе генә калган. Басылган, изелгән. Әллә дөнья баскан, әллә каты холыклы хатыны – үзе генә белә. Авызына хәмер эләкмәгән көннәрдә кыйналган эт кебек койрыгын сөйрәтеп аракы эзләп тик йөри. Аяк басуы да элекке кебек дәртле түгел, ә ничектер җайсыз, сөйрәүле. Айнык чагында тугры эттәй Хәдичәнең күзенә генә карап тора. Ул әйткәнне генә эшли. Өрәк кебек хатынының авызына гына карап тора. Ул елмайса елмая, елмаймаса юк. Үз фикере булмагандай, ул әйткәнне җөпләп кенә тора.

Хәдичәнең ирен басканы, изгәне әллә каян күренеп тора. Кеше алдында аяк тибеп кычкырмаса да, теленнән ире турында алкаш, исәр дигән кимсетүле сүзләрдән башканы ишетмәде Рания Хәдичәдән. Бераздан Рәиснең үз хатыныннан бу хәтле куркуының сәбәбен дә аңлады кебек Рания. Юктан гына ызгышып китеп, Хәдичә ирен дүрт елга төрмәгә утырткан булып чыкты. Ире анда утырганчы, аерылырга өлгерсә дә, аннан кайткач үзе тагын кабул иткән. “Менә бит, төрмәнең ничек файдасы булды. Аннан кайткач шыпырт булды, бер каршы сүзе юк,” – сөенә Хәдичә. Тик иренең сынганын, тере үлеккә әйләнгәнен генә күрми. Бәлки күрәдер. Бәлки аңа нәкъ шундый ярым тере ир кирәктер. Рәисне ничек кенә кызганса да, Рания ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләргә тыкшынуны килешле санамады. Тик үзендә эшләгән көннәрдә генә Рәисне аңларга, аның белән ачыктан-ачык сөйләшергә тырышты. Үз эченә бикләнгән ир ачылмады. Бары тик эшләгән эше өчен түләнәсе хакның бер өлешен булса да хатынына түгел, үзенә бирүен үтенде. Эч яна бит, Рания, аңла инде мине, зинһар, янәсе. Тик хатын гына белмәсен. Шулай Рания бер эш өчен ике тапкыр түләде. Бер өлеше Хәдичәгә, икенче өлеше шыпырт кына Рәискә.

Иң авыры – акча җитмәү иде. Эшләгән заводта да төрле вакытлар була. Барлы-юклы хезмәт хакын вакытында түләмәгән чаклар да күп. Ярый әле әлегә ятып торырга Хәдичә иске диванын бирде. Үзләре яңаны алгач, суыткычлары да Раниягә ярап куйды. Кухня җиһазларын да, ташлыйм, дигәч, дачага ярар, дип Рания алып кайтты. Хәдичә ахирәтенә ни кирәклеген белә. Кайчан керсәң дә, буш җибәрми. Үзенә ярамаган киеменә хәтле биреп җибәрә. Киелгән булса ни, әллә кем түгел, ахирәте кигән. Рания ул яктан талымлы түгел. Тик һәр артык чүпрәк-чапрагын биргәндә Хәдичәнең, һәр әйбер акча тора, дигәнен генә аңлап бетмәде Рания. Әллә дустының шул киелгән, тотылган киемнәр өчен акча соравы булды, кем белсен. Һәр килгәндә шкафны ачып, биргән әйберләрен тикшереп йөрүе дә күңеленә бик ятмады Раниянең. Бик иске бер киеме белән идән юганын күргәч, Хәдичә тавыш чыгарды. Тетелеп беткән күлмәкне идән юмыйча кая куяргадыр аныңча, Рания аңламады. Үз йортындагы тәртипне монда килеп урнаштырып йөрүе әлбәттә Раниянең күңеленә хуш килмәде.

Тырыша торгач, әкрен-әкрен генә йорт рәткә килә башлады. Бу хәтле авыр буласын алдан белсә, бәлки, ялгыз баш Рания иске йортны алмас та иде, бәлки. Тик инде күпме көч салынгач, чигенергә урын юк. Татар кешесе, дөнья көтәргә әз генә рәте булса, иң башта йортын кайгырта. Өйле булу – ул татар кешесенең канында. Йорт ул – татарның көзгесе. Йортыңа карап кемнең кемлеге күренә. Дөньяга нинди генә авыр заманалар килсә дә, татар авылы башка милләтләрдән үзенең төзеклеге, ныклыгы белән аерылып тора. Рания да бит татар хатыны. Икенчедән, үскәндә ул биш балалы бик ярлы гаиләдә үсте. Аталары эчте, йортын, балаларын карамады. Такта түбәле, ике тәрәзәле, җил капкалы, борылырга да урын булмаган кысан йортта биш бала ачлы-туклы үстеләр. Аналарының тырышлыгы белән генә ачтан үлмәделәр. Үсә төшкәч, Рания үзләренең ярлыгыгы күзгә бәрелеп торган өйләреннән гарьләнә, ояла башлады. Ут чыгып, салам түбәле мал абзары, мунчалары янып китте. Яңа мунча, абзар, капка-койма җиткергәнче болай да ярлы-ябагай гаилә бөтенләй бөлде, бурычка батты. Авырлык күреп үскән биш бала таралышып үз ояларын булдыргач, бишесе дә аеруча тырышлык белән, ябышып үз йортларын булдырырга, төзергә керештеләр. Балачакта күргән ярлылык барысына да тормышта зур этәргеч булды. Башка туганнары кебек Рания да дөнья көтәргә бик тә тырыш иде. Иреннән генә уңмады хатын. Биш тиенлек хезмәт хакыннан башка берни кирәкмәгән ялкау хөрәсәнне сөйрәде-сөйрәде дә, җиләп, аерылды. Ике баланы ялгыз үстерде.

Ничек кенә авыр булса да, балачакта әниләре биргән хезмәт мәктәбен үткән Раниягә ялгызы дөнья көтү үләрлек кыен күренмәде. Әтиләре тормыш йөген тартырга бик һәвәс булмады. Әниләре күбрәк үзе сөйрәде. Биш бала үсә бардылар, кул арасына керә бардылар. Һәр җәйдә кул пычкысы белән кышкылыкка ничә арба утын, ничә йөк печән әзерләделәр. Бакча утырттылар. Кышын бераз акча булсын дип чыпта суктылар. Әниләре йә яхшы сүз белән әйтеп, йә кирәк чакта кычкыртып, бишесен дә тыңлата белде, эшкә өйрәтте. “Эшегез минем өчен булса, өйрәнүегез үзегез өчен” – әнисенең бу алтын сүзләрен Рания рәхмәт белән гомер дәверендә ничә тапкыр исенә алды икән? Авыр эш холыкны да чыныктыра. Холыкта киләчәктә бик кирәк булачак тырышлык, үҗәтлек барлыкка килә. Телиме, теләмиме – авыл баласы үз-үзен җиңә белә. Авыл балаларының күбесе иренүнең ни икәнлеген белми. Раниягә дә бик тә авыр чакларда балачакта алган хезмәт мәктәбе бик булышты. Әнкәй мәктәбе кыенлыклардан курыкмаска, чигенмәскә, бирешмәскә өйрәтә Кырык-илле яшьлек хатынның, эшләмәгән эше юк, ә үзе һаман да булса һәр эшне башкарганда уңган, тырыш әнисен исенә ала. Әни ничек эшләр иде икән бу эшне? Әлбәттә ярты юлда ташламас, җиренә җиткереп башкарыр иде. Рания дә әнисенә охшарга тырыша. Ничек охшамасын, ул бит – әнисе кызы. Шундый уңган, булган Хафиза кызы.

Йортны сипләргә, рәткә китерергә айлар түгел, еллар китте. Иске мичне үтеп, яңа мич салдырды Рания. Бакчаны тәртипкә китерде. Җимеш куаклары, чәчәкләр утыртты. Тирән итеп скважина казытты. Кече улы Радис өй эчендәге электр чыбыгын алышырды. Бергәләп бар яклап та өйнең фундаментын ныгыттылар. Җимерек янкорманы сүтеп ташлап, анда ял урыны ясадылар. Берничә елдан тырыша торгач Рания яңа мунча салдырды. Аны кеше яллап эшләтсә дә, фундаментын олы улы белән үзләре ясадылар. Җәйге кухня вазифасын үтәгән бүлмәгә мич салдырды. Эчен заманча рәтләгәч, ярыйсы гына аерым бер бүлмә барлыкка килде. Яңа матур ишекләр куйдырды. Яңа пластик тәрәзәләр өйнең “күзләрен” ачты. Өйнең тышын да заманча тышлатып җибәргәч, иске йорт танымаслык булды да куйды. Бераздан Рания акча җыеп машинасын алыштырды. Өен рәтләгән арада Рания, бакчаны рәткә китереп, өеп яшелчә, бәрәңге, җиләк-җимеш үстерде. Беренче елда ике-өч җиләк асылынып торган карлыган куаклары, тиешле тәрбия биргәч, алка-алка җиләккә күмелделәр. Кура җиләк Раниягә дә, балаларына да, ахирәте Хәдичәгә дә җитте. Бакча түрендәге алмагачлар тәмле, сутлы алма бирә башладылар. Көя төшкән чияләр дә тырыш кулларның тәрбиясен бик тиз сизеп алдылалр. Сөенергә бик урын бар иде. Рания булган уңышларына сөенде дә. Һәр шатлыгын ахирәте Хәдичәгә барып бүлеште. Хәдичә дә бу уңай үзгәрешләргә карап башта куанган кебек күренсә дә, соңгы арада аның йөзе сүрелгәннән сүрелә барды. Раниянең ялгыз башы белән үзеннән, ирле хатыннан узып киткәнен кичерә алмый башлады кебек ахирәте. Раниянең һәр эшендә гаеп, кимчелек күрде. Соңгы ике елда Раниягә килми дә башлады ахирәте. Беркатлы Рания генә моны ахирәтенең вакыты тыгыз икәнлеге белән аңлатырга тырышса да, Хәдичәнең дустына суынуының сәбәбе икенче иде. Ирдән аерылган кызы, оныгы, мәңге айнымаган ире белән Хәдичә ике бүлмәле кысан фатирында утырып калды. Ә Рания, ялгыз Рания, бакчалы, иркен, мунчалы менә дигән өйле, яңа машиналы булды да куйды. Тик кызының бәхетсезлегенең сәбәпчесе үзе икәнлеген аңлый алмады Хәдичә. Зәриясе белән яратышып, йөрешеп кавышсалар да, эчмәгән-тартмаган, акыллы киявен Хәдичәнең баштан ук җене сөймәде. Ире Рәис кебек телсез бозау түгел иде шул кияве. Яшьләр беренче тапкыр үпкәләшкәч тә, кызын яклап, тавышны зурга җибәреп, Хәдичә аны баласы белән җитәкләп өенә алып кайтты. Зәрия дә артык басынкы, артык юаш иде шул. Балачактан әни сүзен генә тыңларга өйрәнгән. Рания, кысылма, яшәсеннәр, дип караса да, Хәдичә аны авыз да ачтырмады. Әйе шул, Хәдичә һәрвакыт хаклы. Ул әйткәнчә генә дөрес. Кызы да әнисе теләгәнчә генә яшәргә тиеш. Ул кем белән генә танышса да, Хәдичәгә ошамады. Оныгын да Хәдичә дөрес тәрбияли. Әнә бер тавышы юк, бүлмәдә һәрчак тәртип, уенчыклары һәрвакыт үз урынында. Куркудан әбисенең күзенә генә карап тора. Үзенең “өй тираны” икәнлеген беркайчан да аңламаячак шул Хәдичә, кызганычка.

Ахирәтенең үзенә карата суынуын тоемласа да, Раниянең аны югалтасы килмәде. Үткән-сүткәндә дә, йомыш белән дә Хәдичәгә кергәләп йөрде. Элеккечә мунчага чакырды. Бәрәңге утыртышты, алышты. Үз җимеш бакчалары булмаган ахирәтенә үскән карлыганын, кура җиләген үстереп илтте. Машинасы белән сораган җирләренә алып барды. Хәдичә генә соңгы ике елда дустына сукмагын япты. Ни булганын әйтмәде. Анда барып, бу үҗәттән үҗәт хатынның уңышларына карап йөрсенме? Үзен бар яктан да күпкә уңган-булган дип санаган Хәдичә әлбәттә бу кечкенә генә хатынның бер ялгызы шундый кыенлыкларны җиңеп чыга алуын, әкрен-әкрен генә үз морадына ирешә алуын таныйсы килмәде. Мин-минлеге рөхсәт итмәде. Көнчел кеше – минчел кеше, димәсләр иде. Рания бервакыт авыр чирләп хастаханәгә эләккәч тә, ул ахирәтенең хәлен белергә бармады. Шулай да көннәрдән бер көнне тулышып килгән сасы шеш шартлады. Кичен Рания гадәттәгечә юл уңае белән Хәдичәгә кереп чәй эчеп чыкты. Яңа ябештерелгән матур обойны мактады. Соңгы арада Хәдичә чыннан да иренмичә кем беләндер ярышкандай елына ике-өч кабат обой алыштыра иде. Беркатлы Раниянең чыннан да ахирәтенә исе китте: “Иренмисең дә инде, елына өч кабат алыштырасың!” Хәдичә берни дә дәшмәде. Кара болыттай караңгылык иңгән карашын гына яшерде. Аны бу яңа обойлар гына куандырмый иде, ахры. Ә иртән таң белән Хәдичә уянырга да өлгермәгән ахирәтенә шалтыратты: “Рания, нигә син шундыйсың? Син кичә кич минем яңа ябештергән обойларны мактап кына чыгып киткән идең, төнлә өстәге этаждан су басты. Рәис чирләп ята. Синең күзең бик начар...” Тагын әллә ниләр, әллә ниләр... Хәдичәнең барлык бәхетсезлекләрендә дә Рания гаепле икән. Хәдичә котыргандай кычкырды-кычкырды да, килеп йөрмә моннан соң миңа, дип тагын нидәдер гаепләргә тотынган иде, өстенә бер юынтык пычрак су сипкәндәй, Раниянең аны башкача тыңларга көче җитмәде. Тыныч кына тавыш белән, ярар, диде дә трубканы куйды. Төн чыкканчы гына җыелмаган иде Хәдичәдәге бу елан агулы ачу. Бу Рания еллар буена сизмәгән, тамчы-тамчы тамып җыела килгән, Хәдичәнең бар тормышын-булмышын эчтән агулап килгән көнчеллек агуы иде. Көнченең күңелен ят бәхет яндыра, дигәннәр. Ирле, парлы Хәдичә ялгыз-ятимә Раниядән күпкә артта калды. Шәһәрдә менә дигән фатиры да бар, авылдагы өен дә рәткә китерде. Мунча да салды. Яңа машина да алып утырды. Ике улы үз тормышлары белән яшәп ята. Алга китте бу Рания бик тә. Ә ике бүлмәле фатирыннан чыга алмаган Хәдичә ирсез калган кызын да карый, аның баласын да үстерә. Җитмәсә эчкече ирен дә сөйри. Шулай, Хәдичәнең еллар буе җыйган көнчеллек үте бер төндә шартлады.

Еллар буена дус саналган кешесе хаксыз гаепләр такканда Раниягә әлбәттә җиңел түгел иде. Арттан килеп, тыл яктан аркасына хәнҗәр казагандай булдылар. Бер атна буена Рания үз-үзен кая куярга да белмәде. Төрле чаклары булса да, ул Хәдичәгә яхшылык кына теләде. Ни генә әйтсә дә, аның өчен һәр сүзендә әйткәннән артык берни дә ятмый. Икенче мәгънә салу аңа хас түгел. Матур икән – димәк чыннан да матур. Һәр сүзгә ят мәгънә салып, капма-каршы рәвештә кабул итүчеләрне аңлый алмый Рания. Уенда ни – телендә шул. Кигән күлмәге белән генә ике катлы. Һәр бәхетезлегенең сәбәбен кешедән күргәнен электән үк белә иде ахирәтенең. Үзенә дә чират җитәр дип кенә уйламады. Сүзгә килешкән берәр хатын-кыз белән бер-бер хәл булса, менә ул бервакыт мине рәнҗеткән иде, шуңа аны Аллаһ сукты, шул кирәк, дип еш кына кеше кайгысы өчен сөенгәне дә бар иде. Әйе, үзенчә Аллага да ышана кебек Хәдичә. Тик ул кушканча, күңелендә миһербанлык кына ташып ашмады. Бик тә якын дус-ахирәт саналган аз санлы иптәшләре белән кичен тәмле телләнеп, иртән дошман булып уянуы да хак иде. Берничә сәгаттә дошманга әверелүче дусны аңлап буламы соң? Әллә дуслыгы чын булмаган, әллә дошманлыгы? Бу хәтле күрә алмаган кеше хакында күпме еллар кара уй җыеп йөрдең эчеңә? Бу хәтле дошманлык хисе биш-алты сәгать эчендә тумый. Аны җыярга кирәк, ничектер оста яшерергә кирәк. Кигән битлегең сизелмәслек, фаш ителмәслек булсын өчен битлек өстенә битлек кияргә кирәк. Тымызык күлдә корт уйный, дигәннәр астыртыннар хакында. Еллар буена урнашкан мөнәсәбәтләр бер селтәнүдә җимереп ташларлык кадерсез булгач, нигә дус ролен уйнарга кирәк иде? Моңа хәтле үзен кешеләрне яхшы аңлыйм, әйбәт беләм, дип санаган Рания иң башта үз-үзенең сукырлыгына шак катты. Ике-өч дистә ел буена ахирәт санап йөргән кешең төн чыгуга дошманыңа әйләнсен әле. Кеше туң җиңе түгел шул – әйләндереп карап булмый. Хәер, Хәдичә аны ничек кенә күрә алмаса да, Рания элекке дустын дошман санамый, бары тик кызгана гына. Шундый кара йөрәк белән яшәп кара әле гомер буена. Җиңел түгелдер ул һич кенә дә. Дуслыкның чынлыгы кем дә булса бераз алга китсә сынала шул. Кемдер кайгыңа кайгыра белә, ә шатлыгыңа сөенә алмый. Ахирәтенең каты күңеллеге дә сер түгел иде Раниягә. Ике-өч дистә ел буена ник бер тамчы күз яшен күрсәтсен? Нечкә күңелле Рания генә үзе өчен дә, кеше өчен дә Хәдичә әйтмешли “сытылырга тора”. Үтә беркатлы булып, һәр серен Хәдичәгә ача килүе өчен дә Рания үкенде. Кинәт кенә “апа белән сеңелнең” аралары бозылгач, Хәдичә халык алдында үзен аклар өчен Рания турында төрле сүз тарата башлады. Ахирәтенең гайбәтче булуын да Рания яңа белде.

 Үзен бурычлы санамас өчен Рания кайчандыр Хәдичә биргән иске чүпрәк-чапракны юып үтекләде дә, барысын да җыеп, аның ишек төбенә илтеп өйде. Туган көнгә, бәйрәмнәргә биргән бүләкләрен дә калдырмады. Кирәкми аңа чит кеше әйбере. Үзенеке үзенә җиткән. Элемтә тартмаларына Рәис исеменә кыска гына хат язып тыкты: “Рәис, булышканың өчен рәхмәт. Исән-имин терел. Даруга өч мең акча калдырам”. Әйе, заманында Рәис бик булышты, рәхмәт яусын. Кирәкми кеше хакы Раниягә. Дошманны җиңү өчен иң көчле корал – аңа изгелек итү, дигән бер акыллысы. Хәдичә батырган пычрак саздан Рания үз-үзе алдында шулай чиста чыкты, үз-үзенең дәрәҗәсен югалтмады. Берничә көннән Хәдичә тагын шалтыратты. Исәнлек-саулык сүзе юк, һаман да ниндидер үпкә, һаман да ниндидер дәгъва, урынсыз таләп. Кая куйдың суыткычны, кухня җиһазын, диванны? Ә Рания кызганычкамы, сөенечкәме, Хәдичәнең иске-москысын ташлап бетергән, үзенә яңа җиһаз алган иде инде. Урамга чыгарып өйде – кемгә ни кирәк, шуны сөйрәп алып киттеләр. Шөкер, өендә Хәдичәнең бер генә әйбере дә калмады. Рания берни өчен дә акланмады, тыныч кына Хәдичәгә шуларны тезде дә телефон трубкасын куйды. Хәдичәне дөрес аңласа, шул иске-москы җиһазы, киелгән киеме белән дуслык мөнәсәбәтләрен сатып алган да, Ранияне бик бурычлы санап, хәзер шуларны кире кайтарырга тырыша. Я Аллам! Раниягә хәттә үз-үзен кызганыч булып китте. Ул бит, бичара, араларындагы саф дуслыкка ничә ел ышанып яшәде. Хөсет кеше үзе кылалмый, ә кылганны күралмый, димәсләр иде. Кирәкме соң Раниягә мондый “дус”? Хәдичә ике-өч айдан тагын шалтыратты, гафу үтенмәсә дә, бәлки мин хаклы түгелмендер, әйдә тагын дуслашыйк, кил миңа кунакка, мин сине кичердем, дигән сүзләр әйтте. Ни өчен кичерергә тиеш аны Хәдичә, Рания аңламады. Үзем – прокурор, үзем – адвокат, үзем – судья. Хәдичәнең бу уеннарыннан җиләде Рания, дөресен генә әйткәндә. Ничә ел йөрткән битлеге ертылгач, элекке ахирәте аның өчен бу ике-өч ай эчендә инде чит кешегә әверелгән иде. Кичерүен дә кичерде ул кеше уңышына куана белмәгән, эчтән көнчеллек корты кимергән бахыр Хәдичәне. Тик башкача аңа ышана гына алмый. Иң сөендергәне – яшәп була икән Хәдичәсез дә. Аның “акыллы” киңәшләреннән башка да яшәп була икән. Тыныч кына, талгын гына, бер салынган җайга, үз көчеңә, үз акылыңа ышанып яшәп була икән. Ялгыз түгел Рания Хәдичәсез дә. Дуслык ныклыгын, ихласлыгын еллар сынаган ышанычлы, чын дуслары юк түгел аның. Ир-егеткә әйләнгән, һөнәрләре арта барган ике улына ныграк таяна хәзер Рания һәр эштә. Элек аларны белеп бетермәгән бит ул. Кулларында ут уйнаталар, рәхмәт яугырлары. Бергә-бергә нинди иске йортны рәткә китерделәр. Булганына шөкер итеп, сөенеп яшәргә була.

 Ә Хәдичә бакчага беренче җәйдә утырткан чия куагы тәки үсеп, тернәкләнеп китә алмады, бер бөртек җимеш тә бирмәде. Бер кышны зәмһәрир салкын өшетсә, икенче җәйдә үзеннән-үзе корыды. Утыртканда ни уйлап утыртканны аңлый диләр бит бу бахыркай үсемлекләр дә. Әллә терлегеп китәрме дип карап торды да Рания, корыган чияне төпләп, бер язда аның урынына яшь алмагач утыртты.
 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 17 август 2020 - 06:15
    Без имени
    Ошады
Шәп укыла
  • 30 август 2020 - 17:15
    ҮЛЕМНӘН КӨЧЛЕРӘК – Ну-ну-ну! Марш, агай, үз урыныңа! Үз тавышын үзе танымады кыз. Тик тегенең тамчы да исе китмәде, атлап барган шәпкә ике кулын сузып, күрешергә килгән кыяфәт чыгарды. Тагын ике секундтан ул аны шул пычрак куллары белән эләктереп үк алачак... – Үзең китәсеңме, әллә булышыргамы сиңа, абзый кеше? Зөмәрә аңышмый калды: кайчан, каян килеп чыкты бу зифа буйлы егет, ни ара аларның уртасына кереп басты? Сәрхуш ирнең йөзе әче әйбер капкандай җыерылып килде; селтәнергә дип күтәргән кулы белән башын кашып алды да, ава-түнә үз почмагына таба китте.
    2646
    0
    16
  • 6 сентябрь 2020 - 13:31
    МӘХӘББӘТ ТОЗАГЫ "Тавык төшенә тары керә” ди халык. Финанс-экономика институты студенты Рәсим төшендә үзен банк директоры итеп күреп ятканда гына ишек шакыдылар. “Их, нечкә билле чибәркәй – сәркатиб кабинетка килеп кергәч кенә уяттылар”, – дип сөйләнә-сөйләнә ишек ачырга юнәлде. Ә ишек артында… Әле генә төшендә күргән сәркатиб кыз басып тора иде.
    795
    0
    2
  • 13 сентябрь 2020 - 13:56
    КАЛАЙЧЫ КӘЛҮК Җиңел сөякле бабай, аягына эрҗинкә галушларын киеп алды да болдыр баскычыннан җәһәт кенә ишегалды чирәменә төште. Тагын бер кинәнеп арлы-бирле йөренгәләде. Алгысый иде аның күңеле, очына иде. Менә нидер эшлисе генә килеп тора бит. Ниндидер бер гайре табигый эш. Әмма дә ләкин файдалы эш булсын иде ул. Тиктомалдан чуарланып йөрергә яшь-җилкенчәк түгел лә ул! Хәкимәсе: «Вәт маладис, картым! Вәт булдыргансың, атасы!» – дип әйтерлек булсын. Мактаганны ярата ул. 
    687
    0
    5

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019