Логотип Идель
Иҗат

ҮЛЕМНӘН КӨЧЛЕРӘК

Көзнең кышка авышып килгән мәле. Чын-чынлап суытып та җибәрми, сүрән генә кояш чыгып ала да, кабат вак яңгыр белән алышына.

Күпме вакыт узгандыр, вокзалның салкын утыргычында тик бөрешеп утыра Зөмәрә. Кузгалып, йөреп килсәң дә ярар иде үзе, йокы ачылыр, үзе дә җылына төшәр иде. Ирендерә. Соңгы поездга өлгерергә дип планлаштырган иде ул, булмады. Менә хәзер иртә җиткәнче шулай калкынып утырырга калды.

Күрергә тиешле кешесе белән вакытында очраша алган булса, әллә кайчан җылы өендә кайнар чәй эчеп утырыр иде инде. Бар кеше дә син уйлаганча түгел шул. Ижевскидан кайтып килеше аның, Казандагы ул эшләгән заводтан командировкага җибәргәннәр иде. Кайтышлый начальнигы Әгерҗегә дә сугылырга кушты.

Менә шул Әгерҗедән ычкына алмый утыра инде хәзер аның салкын вокзалында. Монда соңга калган юлчылар бер ул гына түгел. Кайсылары озын эскәмияне ятак иткән, рәхәтләнеп йоклый. Кайсылары туктаусыз йөреп тора – тәмәке тартырга чыгалардыр инде. Бер почмакта өч сәрхуш тамак ялгап утыра. Зөмәрәнең алар ягына карап алуын күргәч, берсе, урыныннан торып, аңа таба кузгалды.

 – Синең дә җылынасың киләме әллә, матур кыз? Зөмәрәнең шундук йокысы качты. Юл сумкасын кочаклап алып, торып ук басты. Алла сакласын, ярдәм сорар кеше дә таба алмассың!

– Ну-ну-ну! Марш, агай, үз урыныңа! Үз тавышын үзе танымады кыз. Тик тегенең тамчы да исе китмәде, атлап барган шәпкә ике кулын сузып, күрешергә килгән кыяфәт чыгарды. Тагын ике секундтан ул аны шул пычрак куллары белән эләктереп үк алачак...

– Үзең китәсеңме, әллә булышыргамы сиңа, абзый кеше? Зөмәрә аңышмый калды: кайчан, каян килеп чыкты бу зифа буйлы егет, ни ара аларның уртасына кереп басты? Сәрхуш ирнең йөзе әче әйбер капкандай җыерылып килде; селтәнергә дип күтәргән кулы белән башын кашып алды да, ава-түнә үз почмагына таба китте.

 – Курыктыңмы? Зөмәрә ияген генә какты. Куркуы соклану белән алышынды. Кыю булуы өстенә, чибәр дә икән әле бу егет. Гади дә. Күптәнге танышы кебек, «син» дип эндәшүен генә күр! Кызый аңа карап каткан иде, исенә килеп, тиз генә кире урындыгына чүмәште. – Рәхмәт...

Егет тә юл сумкасын җайлап куеп, Зөмәрә янына урнашты. Аның да Казанга барышы икән, поезд расписаниесен алдан белешмәгән, соңга калган. «Минем бәхеткә...» дип уйлап куйды кыз. Кайберәүләрнең бөтенләй белешмәгән кешеләр белән шулай ансат кына аралашып китә алуына Зөмәрәнең исе китә. Ул үзе алай булдыра алмый, читләргә авыр ияләшә. Ә менә Илдар белән бөтенләй башкача килеп чыкты. Каян сүзләре табылып торгандыр, таң атканчы сөйләштеләр дә сөйләштеләр. Уфадан килеше икән егетнең, ул да Әгерҗедә тоткарланган. – Казанга ике айның берендә барып торырга туры килә, эшем шундый, – дип авыр гына әйтеп куйган иде, аннары елмаеп җибәрде. – Хәзер менә йөрүләре җиңеләер инде... Зөмәрә, оялып, башын иде. Үзенең башы күккә тигәндәй булды. Аның юлында мондый чибәр егетләр очрамады түгел. Кайсын үзе ошатмады, кайсыннан «безнең кеше түгел» дип, әнисе биздерде. Шулай йөреп, утызга җитүеңне дә сизми калырсың...

 Поезд Казанга якынлашканда кызның башында: «Ул минем кеше» дигән уй ныклап кереп утырган иде инде.

«Юк инде...»

...Зөмәрә атлап түгел, очып йөри бугай хәзер. Илдарының Казанга килү көннәрен сәгатьләп-минутлап көтеп ала. Ахирәтләре дә шакката, болай ук кыланганыңны күргән юк иде, тәмам башыңны әйләндергән бу синең, диләр. Булсын! Бер аныкы гына түгел, Илдарның үзенең дә башы әйләнгәнгә охшый, әүвәлгечә ике айга бер түгел, айга ике килә ул хәзер Казанга.

 Башта әнисе белән таныштырырга куркып йөрде кыз, күңеленә тия торган сүз әйтеп куяр дип шикләнде. Шөкер, ул да ошатты тагын. «Бусына чытырдап ябыш, кызыкаем, аягында нык басып торганга ошый», – диде. Зөмәрә чытырдап ябышты.

Бер килүендә затлы ресторанга дәште Илдары. Залдагы сүрән яктылык күңелгә рәхәтлек өсти иде. Егет, өстәл аркылы иелә төшеп, Зөмәрәгә күптән көтелгән тылсымлы сүзләрен әйтте:

 – Чыгасыңмы миңа, матурым?

Зөмәрәнең бөтен гәүдәсе оеп киткәндәй булды.

 – Ие-е... – диде дә, кызарынып, башын аска иде.

Туй көнен тиз билгеләделәр, анысын Илдар бөтенләе белән үз өстенә алачагын әйтте.

 – Син, матурым, үзеңне генә кара. Туйга кемнәрне дәшәчәксең, барлап куй. Сине алырга килгәндә бөтенесе әзер булып торсын, – диде.

Аһ, ул ләззәтле көтү мизгелләре! Тагын ике атна... биш көн... иртәгә... Ахирәт дуслары белән барып, туй күлмәген дә алдан ук хәстәрләп куйдылар.

Тик менә бер көнне әнисе әллә ничек күңелгә шом салып куйды:

 – Бигрәк нык очынасың, кызыкаем, бәхетләрең генә була күрсен инде, – диде. Зөмәрәнең йөрәге «жу» итеп китте, хәтере калды. «И әни, берәр кире сүз әйтеп куймасаң, күңелең булмый инде синең», – дип уйлады, тик кычкырып әйтмәде, күңелсез генә карап куюдан узмады. «Иртәгә» дигәннең икенче көнендә Зөмәрә таң атканда ук уянды. Май кояшы искиткеч матур булып күтәрелеп килә иде.

 Кызның сөенече тулып ташый язды, тик әнисе янына чыкканда үзен кулга алды, тыныч булырга тырышты. Чемоданнар тутырылган, төенчекләр төйнәлгән, алар инде кичтән үк ишек төбендә көтеп утыра иде. Тагын өч сәгатьтән... ике сәгатьтән... Зөмәрә уйларының ахырына җитә алмады, «чыр-р!» итеп телефон шалтырады. Ниһаять!..

Кыз аның янына атлап түгел, очып барды. Тавышы дулкынланудан дерелдәп чыкты:

 – Ал-ло... – Теге якта дәшмичә озаграк тордылар шикелле тоелды. Икенче тапкырында Зөмәрәнең тавышы кыюрак яңгырады.

 – Алло, Илдар! Мин... Без әзер, кайчан килеп җитәсең? Теге якта тагын дәшмәделәр. Ни соң инде бу? Үзенчә шаяртуымы? Әллә башка берәү телефон номерын бутаганмы? Шундый көндә... Зөмәрә трубканы шапылдатып куйган гына иде, тагын «чыр-р...» иткән тавыш сискәндереп җибәрде.

 – Илда-ар! Тагын тынлык. Зөмәрә ничек тупасрак итеп әйтим икән дип уйларга өлгермәде, телефон «телгә» килде.

 Тик Илдар түгел иде ул, ниндидер хатын-кыз тавышы иде:

– Син аны көтмә инде, кызый... Зөмәрәнең йөрәге урыныннан купкандай булды.

 – Кем бу... – Апасы. Как-нибудь держись... Юк инде ул, авария... Калганын ишетмәде кыз. Трубкасы кулыннан шуып төште. Күз алдын караңгылык басты. Ярый әле әнисе килеп өлгерде, аның кочагына кереп ауды...

 «Ул чаклар узган инде...»

 ...Озак ятты Зөмәрә хастаханәдә. Ай буе авызыннан бер сүз дә ала алмадылар. Ябыгып эштән чыккан, йөзе соры төскә кергән кызы өчен борчылып, әнисе дә тәмам бетереште. Өйгә кайтып утыргач та, «тегесе кайда, бусы кайда» дип сорашмады кыз. Туй күлмәген дә, Илдарны хәтерләтеп тора торган башка нәрсәләрне дә әнисе ераккарак яшергән иде, аларын да таптырмады.

Бер кичне уйлана төшеп кенә:

 – Шалтыратучы булмадымы? – дип сорап куйды. Рәйханә апа дәшмәде, тирән итеп көрсенүдән узмады. Кем шалтыратырга тиеш соң инде? Туганнарымы? Нәрсәгә кирәк соң ул хәзер? Исән кешегә тормыш бер урында тормый. Әнисе дә тырышты, ахирәт дуслары да ялгызын гына калдырмады Зөмәрәне. Тегендә-монда чакырдылар, киреләнсә, мәҗбүриләп диярлек алып чыгып китәләр иде.

Тик бер генә бәйрәм дә Илдар белән үткәргән көннәрне алыштыра алмый иде шул инде. Кая барса да, күз алдында гел ул булды. Казаннан ераккарак чыгып китәргә микән әллә, дип тә уйлана башлады кыз: чит җирдә онытылырга җайлырак булмагае...

 Әнә шундый икеләнүләр белән йөргәндә килеп төште аларга Әкрам. Дөресрәге, аларның үзләренә түгел, Рәйханә апаның туганнан-туган сеңелләренә. Яртылаш татар, яртылаш үзбәк бу егет ерак Бохарадан Казан күрергә килгән икән. Соңыннан бик тиз билгеле булды: өйләнергә дип йөрүе, татар кызы алырга тели, имеш. Туганыннан бу хакта ишеткәч, Рәйханә апаның күңелендә өмет уты кабынгандай булды.

Теге чакта кызы Уфа турында сүз чыгаргач, эчендә бураннар уйнаган иде: ничек, шулкадәр ераккамы? Аннан башка ничек яшәр соң ул?! Ә хәзер... Хәзер кызы ни теләсә, шуңа риза, тик бу халәтеннән чыксын гына иде. Карап торулар бигрәк кызганыч бит, уф, йөрәк януларына ничек түзмәк кирәк! Әкрамны кунакка дәшкәч, Зөмәрә үпкәләмәде дә, ярсымады да. Егетнең ниятен Рәйханә апа аңа сиздереп куйган иде югыйсә үзе, кызы ни әйтер, күтәрелеп бәрелмәгәе, дип куркып та йөргән иде.

 Алай булмады. Әкрам белән шаяргалап та сөйләшеп утырдылар хәтта.

Кунак ашы – кара каршы дип, апалары: «Бер-ике көннән үзегез килеп чыгыгыз», – дигәч, бөтенесен шаккаттырып, Зөмәрә әйтеп куйды:

 – Ник алай озаклап кунакка йөрешергә? Ә, Әкрам? Аласыңмы мине кияүгә?

Бөтенесе телсез калды. Рәйханә апа сөенергә дә, көенергә дә белмәде.

Икәүдән-икәү генә калгач, шик-шөбһәләрен сиздерми түзмәде тагын үзе:

– Ашыга төшәсең бугай, кызым. Бер-береңне бераз өйрәнмичә дә... Яратмыйча кияүгә чыгып булмый дип әйтә идең элек.

 – Ул чаклар узган инде, әни... Йә бар, йә юк икән ул...

 «Ташкент–Казан» поезды бик көттереп кенә килеп туктады. Каршы алучылар хәйран дулкынлана башлаган иде – тиешле вагоннарын эзләп, кайсы кая ябырылды. Зөмәрәне генә көтүче юк иде. Тәгәрмәчле юл чемоданын шулай да баскычтан кемдер төшереште әле.

Таксист халкы – әрсез, платформада ук берсе сагыз шикелле ябышты:

 – Кая кирәк, шунда илтәм, мадам, хакын күп алмам... Кая булсын, һаман да шул Кәҗә бистәсенә инде. Бохарага чыгып киткәнчегә кадәр әнисе белән шунда яшәде Зөмәрә. Аннан соңгы егерме ел эчендә егерме мәртәбә кайтып килде микән Казанга? Бер-бер артлы өч малай тапты, башта аларны калдырып китәргә ярамады, балалар үсә төшкәч, дүртәүләп-бишәүләп юлга чыгып китүләр бик мәшәкатьле дә, чыгымнарны да күп сорый торган булды. Әнисе ялгызы картайды. Карасана, кызын берүзе үстергән ананың бар курыкканы аның еракка китеп төпләнүе иде. Юраган юш килде, кайгы хәбәрен алгач, аны җирләргә дә кайтып өлгерә алмады Зөмәрә. Йортлары да әнисе белән бергә тузган. Ачкыч тыкканда, койма-капкалары калтырап, ыңгырашып куйды. «Әнә була, менә була» дип, ничә ел фатир көтеп яшәде бит алар, булмады. Юкса алар урамын әллә кайчан биек-биек йортлар уратып алды, моның ишеләре күптән инде санаулы гына калды. Зөмәрә китте дә батты, әнисенә картаймыш көнендә ялгызы мичкә ягып, су китереп азапланырга калды.

Хатынның йөрәге кысылып куйды. Өй эчендә искелек исе аңкый, бар булган җиһазны тоташ тузан сарган иде. Кирәк идеме соң аңа монда кайтып йөрергә? Кем дә булса көтеп торса икән әле. Юк бит. Йөрәк яраларын өр-яңадан кузгату гына инде бу. Юлга җыенганда үзенә ни кирәклеген үзе дә аңламады шул. Калшаеп беткән тәрәзәләрне көчкә ачты Зөмәрә – күгәреп каткан келәләрне йолыккалаганда пыялаларын чак коеп төшермәде. Бер кат җыештырып алмыйча, бу тузан эчендә утырып чәй эчү түгел, ял итә дә алмаячак ул. Балачактан шулай – җыештырылмаган өй турында әйткән дә юк, өстәлендәге әйберләре тәртипсез ятканда дәрес тә хәзерли алмый иде. Әнисе әллә тиргәп, әллә яратып: – Абау, кызым, бу кадәр дә булырсың, кем генә түзә алыр икән сиңа? – ди торган иде. Бөтен яктан шулай – эшләсә, җанын биреп эшли, аның өчен йә бик әйбәт булсын, йә бөтенләй булмасын. Яратса, бөтен күңеле белән ярата, эчендә икеле-сикеле уйларга һич тә урын калмый торган иде. Илдар белән дә шулай булды. Аһ, аңа булган мәхәббәт уты шулкадәр көйдермәгән булсамы?! Иренә ул фаҗига турында бервакытта да сөйләгәне булмады аның. Өченче балалары туган иде инде

 – Әкрам бу хакта каяндыр үзе ишетеп кайтты. Шул көнне беренче тапкыр хатынына кул күтәрде. Кара көеп кайтып керде дә, дуылдап килеп, берни әйтми-нитми Зөмәрәнең яңагына чалтыратып сугып җибәрде. Хатынның, баласын итәгенә алып, чәй эчеп утырган чагы иде. Чынаяк тәлинкәсе, ватылып, битен җәрәхәтләде, сабыеның да тәпиеннән чак эләктереп калырга өлгерде Зөмәрә. Сыны катып елап җибәргән баласын кочып, сикереп торды, битеннән аккан кан икесен дә буяп бетерде. Ул арада тавышка күрше бүлмәдән олы малайлары йөгереп чыгып, аналарына капланды...

– Ник әйтмәдең?! Әкрамның куе кара кашлары куркыныч хәлгә килеп чуалып беткән, болай да үтәли тишеп карый торган күзләре менә-менә Зөмәрәне бораулап алыр кебек иде. Хатын каушап төште. Ни әйтергә тиеш иде соң ул? Ире алдында нинди гаеп эш эшләде? Зөмәрә, чигенә-чигенә барып, стенага килеп төртелде. Әкрам башкача селтәнмәде, өстәл артына килеп утырды да, башын беләкләренә салды. Каты кычкырып ыңгырашты. – Белгән булсаммы?! Аңлашу бик озак һәм авырлык белән барды. Иренең сүзләрендә хаклык бар, билгеле. Ничә ел яшәп, Зөмәрә аңа бер тапкыр да күңел җылысын күрсәтмәде. Ни тырышты, югыйсә. Яратып китәрмен дип ышандырган иде үзен, юк икән. Мәхәббәт йә бар, йә юк икән ул. Әкрам аның салкынлыгына гел үртәлеп яшәде. Чак кына орынганда да хатыны гел сискәнеп китә иде. Бер тапкыр да үзе теләп иркәләнгәне, иренә җылы итеп елмайганы булмады. Әкрам көнләштермәкче булып та карады – йә эшендә тоткарланып кайта, йә төкерекләрен чәчә-чәчә берәр таныш хатыны турында сөйләп ала

– Зөмәрәнең чәч бөртеге дә селкенми торган иде.

Андый чакларда ир бөтенләй ярсып китеп:

– Нәрсәгә дип кияүгә чыктың соң син миңа?! – дип аптырый иде.

 – Ник, бар да чыга, мин генә калыйммыни? – ди Зөмәрә, монысына Әкрамның тагын да ныграк ачуы чыга.

Шулай да моңа чаклы кул күтәргәне юк иде әле. Әлеге хәбәр аны нык ярсытып кайтарган иде. Ниһаять, Зөмәрәнең башына «мәсьәләнең асылы» барып җитте. Балаларын җыеп алып, йокы бүлмәсенә кереп чумды да, ачык ишек аша гына дәште.

– Ник, булмый торган хәлмени ул? Синең үзеңнең миңа кадәр йөргән кызларың юк идемени? Булган-беткән, инде әллә кайчан үлгән кешедән көнләшәләр диме? Хатын да ярсыган иде. Әкрам белән андый тонда сөйләшкәне юк иде әле, «әме» – «ә», «җәме» – «җә» дип кенә тора иде.

 – Шул-шул менә! Үлгән-беткән! Ә бит син һаман шуның рухы белән яшисең, мин шуңа күрә дә синең өчен бөтенләй юк икән! Зөмәрә сыгылып төште. Әллә үзен, әллә Әкрамны кызганды – үксеп-үксеп елый башлады. Аңа сыенышып утырган балалар да шыңшырга тотынды. Бераздан хатынны курку биләп алды. Куып ук чыгармас бит инде ире?!

Баштан ук әйтеп куйган иде ул:

 – Мин бер генә тапкыр өйләнәм, безнең нәселдә аерылып-нитеп йөрүләр юк, – дигән иде. Ә бервакыт тормышлар җайсызланып китеп, Әкрамнар эшли торган оешма ябылгач, Зөмәрә:

– Хәзер күпләр Татарстан ягына тартыла икән, без дә уйламыйбызмы соң? – диебрәк сүз башлаган иде, Әкрам аңа акаеп карады:

 – Булыр-булмас хәбәрләр ташып йөрмә! – дип җикеренде. – Бусын япсалар, икенчесен ачарлар, ач утырмассың. Аннары хатынына ялт борылды да:

 – Карасана, әле башыңда шундый уйлар да бармыни? Ник аны алдан ук әйтмәдең? – дип мыскыллады.

 – Китәсең килсә, пажалыста, сине берәү дә тотмый. Тик бездә баланы анага тагып җибәрү гадәте юк! – дип өзеп әйтте.

 Менә хәзер Зөмәрә балаларын кысыбрак тотты. Аллам сакласын, аерылырга язмасын бәбекәчләреннән. Саргаеп үләчәк бит ул! Шул көннән соң үзгәрә төште хатын. Дөресрәге, үзен-үзе көчләп үзгәртте. Әкрам юләр түгел, аның тыштан ярарга тырышып, эчтән сыкранып яшәвен күрми тормагандыр. Шулай да бу ызгыштан соң тормышлары шактый гына җайлашып киткәндәй булды. Шулай уйлаган гына булган инде алар, башка юл юк дип, шуңа үзләрен ышандырганнар, күрәсең.

Балалары үсеп җитте, төрлесе төрле шәһәргә (кайсы – укырга, кайсы – эшкә) таралды. Зур фатирларында икәүдән-икәү генә утырып калгач, чал кергән башын учларына салып, бер кичне Әкрам үзалдына сөйләнгәндәй генә әйтә куйды:

 – Сиңа әйтәм... Гомерең узды яратмаган ир белән яшәп... Зөмәрә дерт итеп китте. Тагын ни ярамады инде? Ул ни әйтсә, шуңа күнеп торуына рәхмәтеме?

 – Теләсәң, кайтып кит туган ягыңа, минем янда саргаеп күп яшәдең. Балалар белән болай да елына бер-ике генә күрешәбез ич. Әнкәң йорты урынындадыр әле. Зөмәрә бер кызды, бер суынды. Нинди чебен тешләде инде аны тагын? Бу якта ир белән хатынның аерылышуы – гайре табигый хәл, бик теләгәндә дә ул хатынын куып җибәрә алмас, Зөмәрә үзе китә-нитә калса, хурлыгыннан үләр иде. Ә хәзер? Олыгайган саен бер-береңә кирәгрәк була барасың бит югыйсә. Күпкә түзгәнне... шулай яшәп бетерергә иде инде аны. Әллә берәрсе пәйда булганмы янында?

 – Синнән башка беркемем дә юк. Булмады да, – диде Әкрам, аның уйларын укыгандай.

– Күпме тырыштым, синнән дә яраттыра алмадым. Урыс әйтмешли, насильно мил не будешь. Шуңа әйтүем. Аптыраганнан. Күпме була болай газапланырга? «Миннән калмасын» дип кенә сөйләнүе булгандыр инде аның, бичара. Зөмәрә дәшмәгәч, үзе дә шикләнә төште бугай:

 – Сине жәлләп әйтүем. Инде күпме гомер калгандыр... – дип кенә куйды. Күпме калгандыр дип... Балаларны үстереп бетерделәр, хәзер үзләре өчен яши генә башларга тиеш әле алар...

– Иркенләп бер туган якларны кайтып күрсәң ярар иде үзе. Монысын ул иренә теге сөйләшүдән соң бер-ике көн узгач кына әйтте. Шактый уйланып йөргәч кенә.

 – Нишләп бөтенләйгә китим ди инде. Нәрсә калган хәзер анда миңа? Яхшымы, начармы, бергә яшәдек, рәхәтен-михнәтен бергә күрдек. Олыгайгач та тигезлектән аермасын Ходай, – диде. Әкрам дәшмәде. Үзе башлады, инде үзе үк каршы килеп утыру ирләрчә булмас. Тик ул хатынының, бер китсә, кире әйләнеп кайтачагына тамчы да ышанмый иде. Ярар, матур итеп сөйләшүенә дә рәхмәт. Зөмәрә аның уйларын аңламады түгел. Тик башкача акланмады да. Чөнки алда ни булачагын ул үзе дә тәгаен генә белми иде. Кайтып карасын әле, аннан күз күрер... Чәчкәләрнең нигә кирәге бар?.. Өйне җыештырып бетергәндә ярты төн узган иде инде. Зөмәрә, аһылдап килеп, диванга сузылып ятты. Татлы да, сагышлы да уйларга чумды. Аның балачагы шушында узды. Казанда яшәгән елларының һәр көне туган йорты белән бәйләнгән. Әнисе белән таныштырырга дип Илдарын да бирегә алып кайтты. Кайгы хәбәрен дә шушында алды...

Уйлары шул урынга җиткәч, Зөмәрә торып ук утырды. Юк-юк, һич тә кабат әйләнеп кайтасы килми аның ул көннәргә. Тормышының ул кисәген хәтереннән бөтенләй алып ташлыйсы иде дә бит... Булмый. Аяклары үзләреннән-үзләре китап шкафына таба турылап китте, куллары фотосурәтләр белән шыплап тулган альбомнар өстеннән йөгереп үтте. Менә монысында булырга тиеш. Кире диванга барып җитә алмады Зөмәрә, альбомны эләктереп, идәнгә генә чүгәләде. Үзе өчен генә уйлап табылган, беркайда да язылмаган кагыйдәләре бар иде аның: үткәннәрдә казынмаска, фотолар карамаска, көндәлекләр укымаска дип үзенә сүз биргән иде. Юкса, шул чакта кичергән коточкыч күңел төшенкелеге һичшиксез кабат яңарачак иде. Ә андый халәтне үзе кичермәгән кеше мәңге аңлый алмый!

Булмады. Шул халәтен елый-елый яңартты хатын. Альбомының һәр битен ачкан саен күз яшьләре гөрләвектәй акты. Илдар белән икәү төшкән фотосурәтләрне ике куллап тотып, сөеклесенең күзләреннән үбә-үбә үкседе. Күрешмәүләре озаккарак китсә, ике-өч сүз генә язып, почта открыткалары юллый торган гадәте бар иде Илдарның – альбомның бер битен ачкач, алары шыбырдап идәнгә коелды. Берсен алып, йөзенә якын ук китерде Зөмәрә. Каушаудан андагы хәрефләр күз алдында башта чуалды, аннары бер урында тупланды: «Тельман урамы, йорт номеры...» Илдар яшәгән йорт. Дөрес, Зөмәрәнең Уфада бер тапкыр да булганы булмады, Илдар гел үзе Казанга җилфердәп килеп җитә иде. Юлда азаплап йөртәсе килмәгәндер инде. Зөмәрәнең үзенә дә шулай уңайлырак булды. Ничә еллар Зөмәрә чит җирдә, чит халык арасында яшәде. Үз гаиләсеннән, газиз балаларыннан башка берни дә күзенә күренмәде. Үткәннәрен төшләрендә күреп, саташып уяна иде. Меңнәрчә чакрымнар үтеп, Илдары ничек төшенә керә торган булгандыр аның?

 Менә хәзер ул туган йортында утыра, кулында – сөеклесенең фотосурәте, арада ул дистә еллар үтмәгән дә диярсең – хәсрәт уты йөрәген кабаттан сызып-сызып үтте. Ул чакта Зөмәрәнең үзе турында да «үлемнән калды» дип сөйләделәр. Шуңа күрә Илдарын җирләшергә дә бара алмады... Хәер, туганнары әнисенә кат-кат әйткән, килеп йөри күрмәсен, үз хәлебез – хәл дигәннәр. Ә хәзер?.. Хәзер ике арада бернинди киртә дә күрми Зөмәрә. Җиңеннән тотып торучы әнисе дә юк, «үткәннәрең белән яшисең» дип битәрләүче Әкрам да янында түгел. Монда хәтле кайткач... Гомер эчендә бер тапкыр каберенә чәчкәләр куеп килмәскә... Күпме тырышса да, күңеленнән сызып ташлый алмады бит ул Илдарны, «онытам» дип, үзен-үзе күпме алдап карады. Аны уйламыйча йокыга киткән төне булды микән? Әйе, үлемнән дә көчлерәк икән ул мәхәббәт дигән нәрсә.

Түзмәде, икенче көнне үк тәвәккәлләде Зөмәрә. Ничек итсә, итәр, Илдарның туганнарын эзләп табар, «ник килдең» дип битәрләмәсләр әле. Битәрләсәләр, ояты үзләренә, каберенә зиярәт кылырга гына бара бит ул, нәрсәдер өмет итеп түгел. Поезддан төшүгә, тегендә-монда сугылып тормады хатын, туры Тельман урамын эзләп китте. Йөге авыр түгел иде – сумкасына юл кирәк-яраклары тыкты да, кирәк була калса дип, аз-маз күчтәнәч салды. Туганнарының кайсы да булса калгандыр әле ул йортта, булмаса, кайдалыкларын белүче бардыр. Кирәкле йортны бик тиз эзләп тапты Зөмәрә – телең булса, өйрәтүчесе табыла. Өченче катта яшәгән икән Илдар, кара дермантин белән тышланган ишек – аларныкы. Хатынның сулуы капты – каршы алучы булырмы аны, үзен ничегрәк таныштырасы икән? Кыңгырау төймәсенә бер сузылды, бер кире уйлады. Нәрсә дип бала-чага сыман кылана инде, ә? Уф! Ниһаять, инде төймәгә үрелеп беткән иде, басарга өлгерә алмый калды – ишек үзе ачылып китте дә, бусагада мәһабәт гәүдәле ир пәйда булды. Зөмәрә «аһ» итте: булса да булыр икән Илдарга охшаган кеше! Хатын аңа карап катты, кул-аяклары оегандай булды. Егеткә Зөмәрәнең бу кыланмышы ошамады бугай, аңа өстән карап, ваемсыз гына:

 – Берәрсен эзлисезме соң? – дип сорап куйды, үзе, җавап көтмичә, баскычтан төшә башлады. – Илдар...

– Егет үзенә дәшәләр дип уйламады да, хатынга кабат күз ташлап алды да:

 – Әткәйме? Өйдә, хәзер чыга. Әнкәй эштә, – диде дә, атлый-йөгерә төшеп тә китте. Егет ачкан ишектән чыгып килүче ир, чыннан да, Илдарның үзе иде... Зөмәрә аңа ашардай булып карап торды. Бу күпме вакытка сузылгандыр – берме, әллә ике-өч секунд үтте микән? Шул ара эчендә Зөмәрә, өнсез калып, аны баштанаяк күздән кичерде. Шул ук зифа буй-сын, яндырып карый торган сөйкемле күзләр... Бераз олыгайган гына. Анысы да үзенә бик килешеп тора... Зөмәрә Илдарның кочагына ташланудан үзен чак тыеп калды. Аның башын суза төшеп, танырга тырышып карап торуын күргәч, телен чак әйләндереп:

 – Зөмәрә мин, – дип әйтә алды. Илдар тураеп басты, «кеше күрмәгәе» дигән кыяфәт белән як-ягына карангалап алды. Аннары япкан ишеген кире ачты да, сүзсез генә Зөмәрәгә эчкә үтәргә ымлады. Кергәч тә бер-берсенә карашып шактый басып тордылар әле. Кул сузымы гына арада тирән упкын иде... Зөмәрә бернәрсә дә сорашмады. Ясап куелган чәенә дә кагылмады. Күзләрен бер ноктага төбәп тик утырды. Илдарның тавышы әллә каян, ерактан килә шикелле тоелды. – Соңгы көнгә кадәр көттем... Барысын да җайлый алырмын дип өметләндем... Бик яраткан идем шул мин сине. Булмады... Алар миннән көчлерәк булып чыкты. Әткәйне дә жәлләдем, «үлемем шуннан булачак», дип куркытты... Зөмәрә башта берни аңламыйча, аңгыраеп утырды. Илдар да каушаган иде – бер үк нәрсәне әллә ничә тапкыр кабатлады. Шуннан соң гына Зөмәрәнең башына кайбер нәрсәләр барып җитте. Алар танышканчы ук өйләнгән булган Илдар, ул чакта ук улы үсеп килә торган булган.

Әти-әнисенә аерылышырга теләве турында әйткәч, икәүләшеп күтәрелеп бәрелгәннәр:

 – Андый адымга барсаң, безне юк дип бел, – дип янаганнар.

– Без сине көчләп өйләндермәдек, үзең сайладың, инде хатыныңны да, балаңны да ятим итмәкче буласыңмы? – дип тиргәгәннәр.

 – Ике ут арасында калдым, – диде Илдар, гаепле тавыш белән.

 – Хатыным да кызганыч иде. Ниятемне белгәч, утырып елады, «синнән башка ничек яшәрбез, бер эш рәте дә белмим бит мин», – диде. Мин аларны ташлап бетермәс идем инде анысы, ярдәмләшеп яшәр идем...

– Ә мин? Башта миннән сорап карар идеңме соң? – Зөмәрәгә дә җан кергәндәй булды. Бу аның монда кергәч биргән беренче соравы иде, әмма Илдарның җавап бирүе кирәк түгел иде аңа. Башында берсеннән-берсе зәһәр уйлар бөтерелә башлады.

 – Хатының барлыгын белгән булсам, сиңа ябышып ятар идемме соң мин?! Юк, билгеле!.. Әй, бичара! Ачыктан-ачык әйтергә көчең җитмәдемени, нәрсәгә кирәк булды әллә нинди уйдырмалар белән баш катырырга?! Авария, имеш... Ә мин бит бүген сине эзләп түгел, кабереңә чәчкәләр салырга дип килдем! Илдар куырылып килде. Теле тотлыкты.

 – Анысы... апа эше. Мин соңыннан гына белдем. Алай ук әйткәндер дип уйламаган идем. Ишеткәч, шактый вакыт узган иде инде. Синнән гафу сорап, кабат хисләреңдә уйныйсым килмәде.

Зөмәрә авыр гына урыныннан кузгалды. Илдарга кабат күз ташлады. Бу минутта аннан да ямьсезрәк кеше бар иде микән аның өчен? Аның бөтен барлыгыннан салкынлык бөркелә күк тоелды Зөмәрәгә. Күңеленнән: «Кабер салкынлыгы...» дигән уй сызылып үтте.

Казанга кайткач та шактый аңгыраеп утырды Зөмәрә. Уйларын тәртипкә сала алмый тилмерде. Әкрам... Тугрылыклы, чиста күңелле ир булды бит ул аның өчен. Ә Зөмәрә нишләде? Аның саф хисләрен еллар буе акрынлап-акрынлап аяк астына салып таптый барды.

Кем хакына?! ...Әйе, Илдарның хыянәте үлеменнән көчлерәк булып чыкты. Зөмәрә күңелендәге дистә еллар буе җанын газаплаган мәхәббәт урынында бушлык иде инде...

Ләлә Сабирова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X