Логотип Идель
Иҗат

ЧУАР ТАВЫК

Әллә чыннан да хак булып чыкты. Кыз авылга кайткач, гел күзәткәли башлады ак муенны. Намаз вакыты җиткәч, песи, чыннан да, иң элек алгы тәпиләрен, колакларын, тәннәрен, аннан соң арт аякларын ялый-ялый юына. Үзе генә дә юынып калмый, яңа туган өч баласын да тазарта. Әйтерсең лә, аларны да намазга әзерли. Шул балаларын җылы урында табар өчен нинди генә хәйләләр кылмады ул.

Бәбигә авырый башлагач, өйгә исе чыга, дип Зәйтүнә сарайга урын хәстәрләде. Сарайның иң тыныч урынына әтисенең сырган иске телогрейкасын җәеп куйды. Менә шушында тап балаларыңны, мин сине үзем ашатырмын-эчертермен, дип куеп чыгып китте. Песи ризалашамы соң инде моңа. Юк. Ишек ачылуга Гайния апаның аяк арасыннан сырпаланып өйгә керде дә карават астына кереп юк булды.

Артыннан куалап керүче булмагач, шыпырт кына шифоньер ишеген ачып, балаларын шунда тудырды. И орышты Зәйтүнә, и орышты. Балалары белән бергә печәнлеккә менгереп куйды. Ана хисе, ана җылысы каннарына салынган хайваннарны алай тиз генә алдыйм димә икән.

Һәрберсен берәм-берәм авызына кабып, кире өйгә ташыды. Моның кадәр үҗәтлеккә, тырышлыкка каршы килеп буламы соң? Юк. Зәйтүнә дә, Гайния апа да хайваннарның балаларын ничек кадерләүләренә сокланды гына.

Уйларына чумып, мунчага таба атлады Зәйтүнә. Әнисенең иркәләп караган якты күзләре, башыннан сыйпаган кул җылысын тойгач, и рәхәт тә булып китте үзенә. Ул җылыны берни дә алыштыра алмый икән. Әнә бит бәрәңге сабаклары арасына качып кергән чуар тавык та чебешләрен ничек ярата! Карга, тилгәннең күләгәсен генә күрсә дә, корт-корт дип хәбәр сала. Тегеләре шунда ук йөгерешеп әнкәләренең канат астына сыеналар.

Кыртлый тавык дигәннән, күрше малае Рәсимнең инештән тотып эләктергән “пыртый”ларын ашап кыртлыйлармы, тәмам гаҗиз итәләр Гайния апаны. Өч-дүрт көн кыртлап йөриләр дә юкка чыгалар. Бер ай чамасы вакыт узмый, унбиш-унсигез чеби ияртеп кайтып та керәләр тагын. Чү, тагын чуар тавык чыгып килә түгелме?! Ике-өч көн күренми йөргәч, тилгән-фәлән харап иткәндер дип, уйлашканнар иде. Ә ул әнә һаман саен качып чебиләр чыгарырга җыена. Гайния апа чуаркайның кая таба барганлыгын күзәтеп торды.

Инде икенче кабат чеби чыгарса, аларын кая куярмын, ишегалды тулды, үзең өчен генә яшәп кара бераз, дип тавыкны өйрәтә-өйрәтә кычытканлыкка юнәлде. Агач ботаклары, печән, мамыклар белән түшәп ясалган ояда дүрт йомырка. Әһә, чеби чыгарырга йомырка җыя бу! Әйтәм бу арада кетәклектә йомырка юк...

– Җәйнең ямен күрми каласың, уналты чеби чыгардың бит инде, әйдә, ял ит, – дип йомыркаларны җыеп, тавыкны алып кайтып китте Гайния апа.

Тавыкның кыртлавын бетерер өчен идән астына ябарга кирәк, дип ишеткәне бар иде. Култык астындагы тавыкны шунда ук кече якның идән астына җибәрде. Идән капкачы ябылып, караңгыга калгач та, и ачуланды тавык хуҗабикәсен, и ачуланды. Канатлары белән фыр-фыр килеп, нигезгә салган көлләрне очырды. Өч көн буена караңгылыкта ипи белән су гына ашап яшәгәч, кыртлавы беткән кебек тоелды.

Гайния апа тавыкны иреккә җибәрде. Шатлыгыннан нишләргә белмәде чуаркай: ишегалдындагы яшел чирәмгә тәпи басуга корт-корт, корт-корт дип җырлап җибәрде. Ул да булмады, кыска койрыгын болгап, сарайга кереп шылды. Ике көн буе сәхрәдә йөргәннән соң, Гайния апа көч-хәл белән куып тотты тавыкны.

– Миңа рәнҗемә, шушы төнне капчыкта йоклап үткәреп кара әле, – дип, аркасыннан сыйпый-сыйпый, тишкәләнгән киндер капчыкка салып куйды. Төнне хуҗабикә дә йокламады, тавык та. Капчык тишекле булса да, һава керә микән, сулый микән дип капчык янәшәсеннән китмәде дә хуҗабикә, ә тавык сикеренде генә. Гайния апа чуаркайны кызганып, чыгарса чыгарыр чебиләрен, дип икенче көнне кабат иреккә җибәрде. Тавык кыйссасы шуның белән тәмамланган кебек иде дә, юк икән.

Кояш җылысында абзар буендагы балчыкта тырманган тавыклар арасыннан зур кул шап итеп эләктереп алды чуарбикәне. Гайния апаның олы улы икән. Тавыкны кыртлау халәтеннән арындыру өчен кем ничек булдыра ала, шулай тырышты. Зур чуен казан астына ябып куйдылар мескенкәйне. Мунча алачыгындагы казан астында бер тәүлек ятканнан соң, ашарына куйганда хуҗабикәнең кулын чукып, канатлары белән кыйный-кыйный чыгып очты.

Бер ай югалып торгач, тәмам аптырады Гайния апа. Хәлсезлектән эссе көндә үлеп, исләнеп ята күрмәсен, дип инеш буена эзләп төште. Инеш аркылы салынган басма астында фыр-фыр китереп тавыкка охшаган бер кош чупырдый. Мизгел эчендә чуарбикә ахрысы, дигән уй килде күңеленә. Юк икән, Хөсембану әби чуар әтәчен су коендырырга алып төшкән.

Елның елында шул рәвешле яңгыр чакыра ул. Һава артык кызуланып, яңгыр көттерә башласа, чуар әтәчен култык астына кыстыра да кибет тыкрыгы буйлап инешкә теркелди. Үзенчә догасы да бар ахрысы, иреннәрен мимылдатып, шыпырт кына нидер укый. Хөсембану әби үзе бик чая, үткен карчык. Инеш буенда аякларына ләм сылап гулфи, носки ясап, басма юып йөрүче кызларны пыр туздыра да флүр яулыгына төйнәп алып төшкән “мендәр” кәнфитләрен өләшә. Әллә чыннан да әтәчнең су коену файдасы, озак ялындырмый, шыбырдап яңгыр ява. Хөсембану әтәченең яңгыр китерүенә сөенешә халык.

Гайния апа әрле-бирле йөренеп тәмам хәлдән тайгач, өенә кайтып китте. Ни күрсен, чуар тавык “мине эзләдеңме” дигән сыман балкып килеп чыкты өй каршындагы бакчадан. Миннән калмагыз дигәндәй, корт-корт килеп чебиләрен чакыра. Менә шундый инде ул әниләр! Ана булу кебек изге хис адәм баласына да, кош-кортка да бердәй салынган. Чуар тавык та, песи дә, әнкәйләр балаларын җил-яңгырдан саклаган кебек, чебиләрен карга-тилгәннән саклап, җил-давылда канатлары астына яшереп, кадерләп үстерде.

Зәмирә СӘМИГУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев