ҮКЕНЕЧ

...«Тагын бабай саташып ята инде!» – дип уйлап куйды Камил, ыңгырашкан тавыш ишеткәч. Компьютерда барган атышлы уенын туктатып торырга мәҗбүр булган малай, өстәл артыннан кузгалмыйча гына, бабасы яткан почмакка таба борылды. «Нәрсә булды инде тагын?! Ник җүләр шикелле акырасың!» – диде ул, ачулы күзләрен кечерәеп калган, бөгәрләнеп яткан картка төбәп. Бу күзләрдә бернинди кызгану да, ярату да, хөрмәт тә юк иде... Малай артык озак каранып тормады, өстәл киштәсендәге колакчыннарын алып киде. «Рәтләп ял итеп тә булмый бу өйдә», – дип мыгырданды ул...

Алар бу йортта җидәү тордылар. Камил белән Камилә, аларның әнисе Ләйлә һәм әтисе Айдар, әбиләре Гөлфия белән бабалары Намус һәм карт бабайлары Галим. Галим бабай моңарчы төпчек кызы Гөлфияләр йортында тора иде, әмма бер ел элек анда янгын чыгып, искергән бура йорттан кара көл генә калды. Шуннан соң алар монда – оныклары йортына күченеп килделәр.

...Уенны дәвам итәргә дип төймәгә басу белән, каршы як уенчысы Камилгә атты. «Кара ящик»тагы  Камил юк ителде. Егет тагын да кызып китте, иреннәрен кысып зәһәр тавыш белән үзалдына: «“Миссия”мне үтеп кенә бетерәм дигәндә..! Кәһаре... Шул бабай тик кенә ятса җиңгән булыр идем...» – дип сөйләнеп өстәлгә китереп сукты да, пыр-тузынып, кызу-кызу атлап, аш бүлмәсенә чыгып китте. Егеттән искән җилдән карт туңып куйды. Калтыранган куллары белән өстенә ябып куясы итте, ләкин алар тыңламады. Ярдәмгә чакырырга тавышы да чыкмый, көче дә тәмам беткән иде. Гомумән, соңгы арада бабайның тәне дә, кул-аяклары да тыңламый башлады. Хәле кинәт авырайды. Моңарчы гел хәрәкәттә булган карт бөтенләй йөрмәс булды. Барысы да оныкчыгы Камилнең дустын кунакка алып килгән көненнән башланды. Малайлар компьютерга ниндидер түгәрәк ялтыравыклы «тәлинкә» тыктылар, бабай бу хәлне: «И-и-и, заманасы, тәлинкәне дә шул нәстә эченә тыга башлаганнар, әллә ашарга да әзерләп бирәме икән соң ул тартма?» дип аптырап карап торды да, балалар кайтканчы өйдәге вак-төяк эшләрне бераз булса да карап куярга кирәк дип, башка бүлмәгә чыгып китте. Кинәт янып торган «кара ящиктан» бомба шартлаган тавыш ишетелде. Бүлмә арасында йөреп торган бабай яшен суккандай катып калды. Аның бар тәнен нидер чеметеп үтте, хатирәләр өермәсе башын әйләндерде, тыны кысылды. Ул, хәле китүен сизеп, вакытында үзен кулга алды һәм янәшәсендәге диванга менеп ятты. Берни дә сизмәгән малайлар дәртләнеп уйнауларын дәвам иттеләр. Алар, әлбәттә, бабай турында бөтенләй оныттылар. Компьютерга тоташтырылган уен малайларны тулаем үзенә тартты, чынбарлык дөньясы югалды. Бу мизгелдә уйларында бары атыш кына иде, алар командасы җиңеп бара бит!  Менә тагын бер ату. Һәм кискен тавыш «Ура-а, тәки бәрдек бит шуларны!» дигән сүзләр белән алышынды. Уен тәмамланды. Егетләр үзләрен чын батырлык кылгандай хис итеп аш бүлмәсенә капкаларга йөгерделәр.  

Шул көннән соң хәлсезләнде бабай. Оныгы белән кияве бабайның бер көндә кинәт аяктан егылуының сәбәбен аңламасалар да, табиб-мазар чакыртмадылар. Картлык галәмәтедер инде, яше бара бит, диештеләр дә баштагыча яшәүләрен дәвам иттеләр. Авырдан булса да, йөреп тора бит әле, гомер буе йөгереп йөри алмый бит инде дип уйладылар алар. Әмма кызы Гөлфиянең күңеле елады. Әтисенең кисәк йөрми башлавына көрсенде ул. Әтисен күрә алмый калган әнисен дә искә алып, тәмам уйга чумып йөри башлады. Ире аны ничек тә тынычландырырга тырышты.

...Гөлфия борчуын басар өчен эшкә кереп чумды: көне буе бакчада казынды. «Бары эш кенә бераз тормыш авырлыкларын җиңеләйтергә сәләтле, кызым», – дип әйтә килде бит әтисе дә. Сугышның соңгы елында, каты яраланып, әтисе кайтып кергәндә, Гөлфия күршеләрендә яши иде. Әтисе сугышка киткәндә, Гөлфиянең әнисе 6 айлык авыры белән калды. Аның өстенә өч баласы, авыру энекәше дә бар иде Хәерниса апаның. Тылдагы авыр хезмәт, көндәлек тормыштагы кытлык, өстәвенә ирсез калуы аны тәмам аяктан екты. 9 ай күтәреп йөргән йөрәк парәсе, сабые, үле килеш туды. Хәле кинәт авыраеп, үзе дә бәләкәче артыннан китеп барды. Шулай итеп, 5 яшьлек Гөлфия ятим калды. Ике абыйсын һәм аны күрше-күлән тәрбияләде. Сугыштан әтисе кайткан көнне гомер онытмас Гөлфия. Олыгайган, яралы җилкәсе бәйләнгән кешене күргәч, аптырашта калды кызчык. Тулыр-тулмас өч ел вакыт үткән. Әмма бу кешенең нәрсәседер шулкадәр якын, таныш иде аңа. «Гөлфиякәем!» – дип аны бер кулы белән кочкан абыйның әтисе икәнен ул аның исеннән һәм тавышыннан гына таныды. Ни булганын аңышмый калган Гөлфия бу кешене кысып-кысып кочты да, ник икәнен үзе дә белмичә, үксеп елап җибәрде. Бик аңламады ул бу вакыйганы бала чакта.  Еллар үткәч кенә, бала күңеленең ата назына, әти кочагына сусаган булуына төшенде...

Хәвефле хәлдән соң бу йортка күченгәч, оныгы да, кияве дә бабайны яхшы каршы алдылар. Кызы Гөлфия белән кияве дә бик  карыйлар, яраталар иде аны. Картның өс-башы һәрвакыт чиста-пөхтә, бар нәрсәсе тәртиптә булды. Ул үзе михнәтле язмышка дучар булса да, картлыгында шулай яшәгәненә гел шөкер итеп торды. Артык тамак кына булып ятмыйм дип кышларын, урамга чыгып, селкенә торган җилкәле кулы белән ишегаллары көрәштергәләп тә йөри иде. Гәрчә балалары «Әткәй, бар ял ит әле, сиңа авыр күтәрергә ярамый ич, син әле безгә бик кирәк», – дип кенә торсалар да, эшсез тормады. Бабайга ни белән дә булса юанырга кирәк иде. Шуңа бер тик торырга яратмады ул. Тик торса, теге куркыныч көннәр йөрәкне сыкратып искә төшә иде шул, җилкәсендәге ярасы да сугыш елларын искә алуга чыдап булмаслык итеп сыкрый башлый иде. Эш булмаса, ялгызлыгы да тынлыгык бирми. Хәернисасы әллә төштә, әллә өндә күренеп йөри башлый.

Тик теге көннән соң ул бөтенләй бетереште. Элеккеге йөгерек карт бер көндә ун елга картайды диярсең. Йокысы качты, көн белән төн буталды. Колак төбендә бомба тавышы яңгырый, тирә-юньдә караңгылык, төтен, фашист танклары дөберди. Аталар. Бертуктаусыз аталар. Галимнең җан дустына әйләнгән Кашаф окоптан посып кына немецларга аткан җирдән кинәт «Кәримәм!» дип эндәште дә, башын кыйгач салды... Көн дими, төн дими шушы куркыныч картиналар күз алдыннан бер дә китмәде. Галим бирешмәде, кычкырды, чапты, балчыкка пычранган ярасына чыдарга тырышты. Аның тузанга баткан бите буйлап аккан күз яшьләрен берәү дә күрмәде...

Ә оныкчыгы Камил хәзер бөтенләй кара тартма каршыннан китмәс булды. Мәктәптән кайта да ябыша шуңа, ни тапкандыр инде анда. Дәрестә дә гаме калмады, гел уенын уйлап утыра. «Кайчан бу миссияне үтәрмен?», «кайчан дошманны үтереп бетерермен?», «кайсы яктан атарга?», «ничек атарга?» дип баш ватты. Бабасы белән сөйләшергә вакыт тапмады, аның хәлләрен дә сорарга оныта башлады хәтта. Сеңлесе Камиләне дә күрмәде, бергә гапләшеп утырулар, көлешүләр бетте. Камилә белән Камилнең яшь арасы тулар-тулмас өч ел. Тышкы кыяфәтләре бөтенләй охшаш булмаса да, табигатьләре буенча икесе дә бик сабыр, тәртипле балалар алар. Камил башка дусларының эне-сеңлекәшләре белән талашып торуларын белгәч, бик аптырашта калган иде. Камилә дә абыйсын һәрвакыт хөрмәтләде, аның сүзеннән чыкмады. Алар бер-берсе белән уйнап, уртак тел табып үстеләр.

Тик бүген төнлә Камилгә һич йокы керәсе булмады. Ул инде бөтен «ход»ларны да уйлап куйды. «Иртәгә уенда «точно» җиңәм!» дип рухланды. Әмма барыбер йокыга китә алмады. Боргаланды-сыргаланды, йокы кермәгән баш сызлый башлады.  Иртәнге дүртләр тирәсе булгандыр, йокыга китеп барган егет күрше бүлмәдә бабасы ыңгырашкан тавышка үзе дә саташа башлады. Бар дөньясын караңгы төтен биләп алды, коралдан аткан тавышлар, балалар елавы, өстерәлеп җир сөргән хатыннар күз алдына килде. Ул: «Менә хә барысын да атып бетерәм дә, яңа «уровень»га күчәм» дип уйлады, әмма ата алмады. Кулы тыңламады. Каршысындагы нәкъ аның сыман яп-яшь егетнең күмердәй кара күзләрен яшь элпәсе каплаганын күрде. Ул да ата алмый иде. Дошманы булса да, атарга кирәген белсә дә, ата алмады. Еракта бомба шартлаган тавыш ишетелде, кемдер кычкырып җиргә егылды. Шунда ук мәктәптә әдәбият дәресендә өйрәнгән шагыйрь Муса Җәлил палачка башын тыгар алдыннан «Җырларым»ын сөйли. Дошман егет тә, Камил дә карашып тик торалар. Алар өчен вакыт туктаган диярсең. Тирә-юнь шартлый, җимерелә, юкка чыга. Ике яшь егетнең өмет тулы күзләре генә «Нигә кирәк бу сугышлар?!», «Ник син минем дошманым булырга тиеш соң?» дигән уйлар белән, сүтелеп барган Җир йөзен саклап калырга теләгән сыман, бер-берсенә төбәлгән иде. Алар кымшанмадылар. Озаграк карашып торган саен, янәшәдә тавыш көчәя башлады. Карый торгач, Камил дошман күзләренең тирәнлеген тоеп шаккатты. Балачакта Галим бабасы әйткән сүзләр, тирә-юньдәге көчле тавышны басып, колак төбендә ишетелде: «И-и-и, балалар! Киеме дә, милләте дә, акчасы да мөһим түгел бит ул кешенең. Аның гамәлләрен, күңелен тоясыгыз килсә, күзләренә игътибар итегез. Сүзләр ялганласа да, күзләр ялганламый» – дия торган иде бабасы. Бу егетнең күзләрендә ачу, я булмаса нәфрәт хисенең очкыны да юк иде. Бары кызгану һәм өмет чаткылары күренә. Шул мизгелдә кабат каты шартлау ишетелде. Бу шартлау башларны яңгыратты, куркудан шыбыр тиргә баткан Камил уянып китте. Тәне һаман да кызыша, куллары һаман да калтырый иде аның. Әмма ул берни дә уйламыйча бабасы яткан бүлмәгә йөгерде. Карт әллә йокыга киткән инде, саташмый да, ыңгырашмый да иде. «Йокласын, ял итсен», – дип уйлады егет, бабасы йөзендәге сызык-сызык эзләргә карап. Камил, йорттагы тынлыкны бозып, торган сәгатькә күз салды. Иртәнге биш туларга егерме минут калып бара. Тәрәзәдән кояш яктысы, зәп-зәңгәр аяз күк йөзе күренә. Майның иң рәхәт көннәре: инде уянган табигать әкренләп ачык яшел күлмәген кия, тирә-юньдәге матурлык киләчәккә өмет, яшәргә дәрт өсти. Кайнап торган баш тынлыктан тәм таба иде. Бертуктаусыз текелдәгән сәгатькә карады да уйга калды егет. Камил әле һаман уянып бетә алмады. Бомба шартлаганда ишетелгән зеңгелдәүле тавыш кинәт үле тынлык белән алышынды. Төшендә ул ниләр генә күрмәде...

Көн дә ыңгырашып саташкан бабасының бүген кисәк тынуы ни аңлатканын, кояш өскә күтәрелгәч кенә аңлады Камил. Бүген аның компьютерда тегеләрне җиңәсе килү теләге бөтенләй юк иде. Киресенчә, кара тартмасы белән бергә ул уенны бәреп ыргытасы килде аның. Бабасы сөйләмәскә тырышкан сугыш турында ул хәзер бик күпне аңлады. Бүгенге төшен искә төшерүгә үк тәне куырыла, бөтен эче болганып куя. Бер төн эчендә ничек үзгәрде малай. Ул инде 15 яшьлек бала түгел иде. Бер төндә аның тормышка булган күзаллавы бөтенләе белән алышынды. Урамда көн саен күргән аяз күк йөзенең бәһасен хәзер яхшы аңлады. Ә моңарчы якты, нурлы һаваны күзе белән күрсә дә, күңеле белән тойдымы икән ул? Шушындый күгелҗем зәңгәрсу күкне күрү нинди зур бәхет икәнен аңладымы икән? Юк, әлбәттә. Камил Галим бабасының: «Улым, синең күзләреңә карыйсы гына килеп тора, алар аяз күк йөзедәй зәп-зәңгәр. Урамда болытлы һава булганда, синең күзләреңә карасам, яшиселәр килеп китә, кояш чыккандай була. И-и, дөньялар тыныч булсын инде, без күргәне дә җитәр», – дигән сүзләренең мәгънәсен ул хәзер генә аңлады. Шулай сөйләшеп утырганда, тонык соры күзле Камилә:  «Бабаем, минем күзләр зәңгәр булмагач, карыйсың да килмиме миңа?» – дип сорый иде. Бераз елмаеп, карт: «Кызым, алай димә, аяз күкле көнне синең күзләреңә карыйм мин. Алар миңа бүгенге тормышымның һәр көнен кадерләп яшәргә булышалар» – дия иде бабалары. Балалар, бу сүзләрне тыңлап торып: «Баба-а-ай, сиңа шулай күп белгәнгә Галим исеме куштылармы? Авылда бүтән бер бабайда да андый исем юк, димәк, син – иң шәп бабай – Галим бабай!» – дип, аны кочып ала иделәр.

Уйларга бирелеп, балачак хатирәләрен искә алып утырган Камилнең кызарып торган кайнар яңаклары буйлап тагын да кайнаррак күз яшьләре акты. Ник? Ни өчен ул карт бабасы белән аның соңгы көннәрендә булса да рәхәтләнеп сөйләшеп калмады? Ничек шул тузга-язмаган уенга төбәлеп, аның хәле начарланганын да белми калды? Егет күңеленә сорау артыннан сорау яуды... Тик соң иде инде. Бу сорауларга җавап табу бабайны кире кайтара алмый иде. Соңарды Камил, соңарды. Соңаруы белән гомерлек үкенече калды.

Энҗе Зиннурова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 21 сентябрь 2020 - 13:02
    ҮКЕНЕЧ ...«Тагын бабай саташып ята инде!» – дип уйлап куйды Камил, ыңгырашкан тавыш ишеткәч. Компьютерда барган атышлы уенын туктатып торырга мәҗбүр булган малай, өстәл артыннан кузгалмыйча гына, бабасы яткан почмакка таба борылды. «Нәрсә булды инде тагын?! Ник җүләр шикелле акырасың!» – диде ул, ачулы күзләрен кечерәеп калган, бөгәрләнеп яткан картка төбәп.
    1559
    0
    10
  • 26 сентябрь 2020 - 14:01
    «ДУСТЫМ МӘХӘББӘТ АҢЛАТТЫ» «2 яшькә кечерәк дус егет көтмәгәндә мәхәббәт аңлатты. Без аның белән төрле темаларга рәхәтләнеп сөйләшә алабыз. Бергә күңелле, ләкин мин аны егетем буларак күрмим. Дуслыкны да бозасы килми. Нишләп карарга икән?»
    956
    0
    0
  • 13 октябрь 2020 - 10:20
    ЯНГАН ГОМЕР Уналты чакрым ераклыктагы авылдан үзен соратып килгән Ибраһимга Мөслимә, яше җитеп узып китсә дә, ата-анасының басымы аркасында тормышка чыгарга ризалык бирде. Сайланып торыр урында, егерме биш яшеңдә соратып килүче булган өчен рәхмәт әйт әле! Апаларыннан узып тормышка чыгарга базмыйча, ике сеңлең каңгыраеп утырганын онытма! Хатын аертса ни, тормышта булмый торган хәл түгел! Димәк, хатыны иренә ярап тора белмәгән!
    811
    0
    5

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019