Психология тег белән яңалыклар
-
БУ РИЗЫКЛАРНЫ ТӨНГӘ ДӘ АШАРГА ЯРЫЙ
Гадәттә, күпчелегебез кичләрен берәр тәм-том эзли башлый: кухня шкафларын актара, суыткычны 10 тапкыр ачып яба... Әмма, белгәнеңчә, бөтен күзгә ташланган азык-төлеккә дә төнгә каршы тотынырга киңәш ителми. Ә менә язмадагы берничә ризык шундый төнге ачлык өянәге вакытларында зыянсыз гына коткара алачак! -
ХЕЙТФОЛЛОВИНГНЫҢ 4 СӘБӘБЕ ҺӘМ 3 ЗЫЯНЫ
Ни өчен без социаль челтәрләрдә ачуыбызны китергән әйберләрне күзәтәбез, тыңлыйбыз һәм укыйбыз? Бүген хейтфолловингның зыяны һәм ни өчен барлыкка килүенең сәбәпләре турында сөйләшәбез. -
«ӘТИНЕҢ БЕРТУГАН АПАСЫ МИНЕ ЯРАТЫП БЕТЕРМИ СЫМАН»
«Әтинең бертуган апасы мине яратып бетерми сыман. Гел өйрәтә, «өчле-тугызлы» киңәшләрен бирә, тәнкыйтьли, һәрвакыт үз балаларын мактый… Икетуганнарым белән дусмын, бу хәлгә хәтта исем дә китмәс иде, тик әниләре шундый булганлыктан, аларга кунакка барасы да, аралашасы да килми». -
ТРЕТИЙ ЛИШНИЙ: «ИКЕ КЕШЕ ДУС БУЛА АЛМАГАН ҖИРДӘ ӨЧ КЕШЕЛЕ ДУСЛЫК БУЛА АЛМЫЙ»
Мин кечкенәдән үк бик аралашучан бала булып үстем, нинди генә төркемгә килеп эләксәм дә үземне уңайлы хис итәм. Уртак тел табу, килеп эндәшкәннәрен көтеп тормыйча, үзем беренче адым ясау кебек гамәлләр миңа бервакытта да авырдан бирелми. Һәркайда үз урынымны таба алачакмын, дигән ныклы ышаныч бар минем күңелдә. Дөресрәге, бар иде. -
БОРЧЫЛУ ВАКЫТЫНДА 5 ЧЫН-ЧЫНЛАП КОТКАРА ТОРГАН ЫСУЛ
Без, кешеләр, артык күп әйбергә игътибар бирәбез, кирәкмәгәнгә дә борчылабыз һәм эчтән үз-үзебезне «ашап» йөрибез. Начар гадәт, шулаймы? Зур шәһәрләрдә яшәүчеләр бу халәткә аеруча еш бирелә. Борчылу синдромы яшьләрдә дә, өлкәннәрдә дә көннән-көн үсә. Язмада борчылудан чын-чынлап коткара торган 5 ысулны тәкъдим итәбез. -
РАПУНЦЕЛЬ, СУПЕРМЕН ҺӘМ БЭМБИ: МУЛЬТФИЛЬМ ГЕРОЙЛАРЫ ИСЕМЕ БИРЕЛГӘН ПСИХОЛОГИК СИНДРОМНАР
Кечкенә чакта яратып караган мультфильмнардагы персонажлар исеме белән аталган психологик синдромнар турында сөйләргә телим. Әлбәттә, мин аларны үзем уйлап чыгармадым. Бу психологик синдромнар тикшеренүләр нәтиҗәсендә үзләренә шундый кызыклы исемнәр алган. Шуларның җидесе белән язмада таныша аласың, бәлки алар арасында үзеңнең яраткан героеңны да очратырсың һәм аның турында фикереңне үзгәртерсең -
«БАЛАЧАКТАН АНЫҢ ГАИЛӘ МОДЕЛЕ ШУНДЫЙ БУЛГАН, УЛ БАШКАНЫ БЕЛМИ»: ЭМОЦИОНАЛЬ ТАГАНДА АТЫНДЫРУЧЫ «ТЮБИК»ЛАР
Соңгы арада мине мөнәсәбәтләр темасы аеруча кызыксындыра. Дөресрәге – мөнәсәбәтләрдә киң таралган бер категория егетләр. Кызлар-йолдызлар, «тюбик»лар белән кайсыгызның очрашканы бар? Мин хәзер үземне стендап сәхнәсендә басып торган кебек хис итәм , шушы вакытта сез кул чабарга тиеш. Язмада «тюбик»лар турында файдалы мәгълүмат тупларга, психолог белән бу төр егетләрнең ни өчен үзләрен шулай тотуын ачыкларга тырыштым. Бу сезнең өчен файдалы булыр дип ышанам. -
БӘЙЛЕЛЕК ЧИРЕ БУЛГАН ШӘХЕСНЕ НИЧЕК ТАНЫРГА? 8 БИЛГЕ
Бәйлелеге булган кешеләр һәрвакыт ярдәмгә һәм эмоциональ ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә мохтаҗ. Моның өчен алар, гадәттә, бер кешене сайлый һәм, ничек кенә тупас яңгырамасын, аның артыннан көчек кебек йөрергә дә әзер була. Бәйлелек чире булган шәхесне ничек танып белергә? Язмада ачык 8 билгене санадык. -
КҮҢЕЛ ҖӘРӘХӘТЛӘРЕ: ТАБУ → АҢЛАУ → ҖИБӘРҮ
Җәрәхәт (травма) – бик субъектив әйбер. Кечкенә чакта кемнеңдер безне почмакка бастыруы, кул күтәрүе генә түгел, ә дәшмәве, кочакламавы да күңелдә җәрәхәт булып калырга мөмкин. -
МИН БЕРКЕМГӘ ТИЕШ ТҮГЕЛ! ӘЛЛӘ ТИЕШМЕ?
Соңгы вакытта төрле интернет чыганакларда: «Беркем беркемгә берни тиеш түгел», «Без үз тормышыбызны фәкать үзебез теләгәнчә генә корырга хокуклы», – ише фикерләр еш очрый башлады. Хәтта танылган психолог, белгечләр дә бу фикернең хаклыгын дәлилләп чыга. Тормышыңны үз теләкләреңә нигезләнеп корганда гына, син бәхетле һәм бәйсез була алачаксың икән. Ә чынлыкта бу фикерне алга сөрүчеләр хаклымы икән соң? -
АЧУЫҢНЫ НӘРСӘ ЧЫГАРА? ШӘХЕС ТӨРЕН БИЛГЕЛИБЕЗ
Ачуыңны нәрсә чыгаруга карап, Майерс-Бриггс тесты буенча шәхес төрен билгеләп була. Моның өчен нервга тигән әйберләр исемлеге белән язмада бүлештек. Әйдә, яхшылап уйлап кара әле, иң ачуыңны чыгара торган әйбер нәрсә икән ул? -
ЭЧКЕ ХАЛӘТЕҢ НИНДИ: БАЛА, ӘТИ-ӘНИ ЯКИ ОЛЫ КЕШЕМЕ? (тест)
Бүген һәр шәхеснең 3 эго-халәте – эчке бала, олы кеше һәм эчке әти-әни турында сөйләшербез. Бу халәтләрнең функцияләре нинди? Ни өчен алар баланста булырга тиеш? Алар арасындагы гармонияне ничек булдырырга? Җавапларны язмада табып, үзеңне тикшерү өчен, тест та чишә аласың. -
«ЯКЫН ДУСТЫМ ЕГЕТЕН ГЕЛ АЛДЫЙ. МИН БАРЫСЫН ДА КҮРЕП, БЕЛЕП ТОРГАЧ, КЫЕН...»
«Якын дустым егетен гел алдый. Кич чыгып китсә, өйдә дип әйтә, күрешергә вакытым юк, дип башка кешеләр белән шыпырт кына очраша. Мин барысын да күреп, белеп торгач, кыен. Егетне жәллим, тик дуслыкны бозасым килми». -
«УН СЕКУНД ЭЧЕНДӘ МОНЫ ЭШЛӘП ҖИТЕШМӘСӘМ, НАЧАР ХӘЛ БУЛАЧАК»: БӘЙЛӘНЧЕК УЙЛАР ФЕНОМЕНЫ
Әгәр мине нидер борчый башласа, гадәттә, мин әлеге күренештән үзем дә сизмәстән качарга омтылам. Шунысы кызыклы: башка беркемгә дә сөйләмичә качарга омтылам, чөнки әлеге «чишелмәс» (булып тоелган) проблема бары тик үземә хас, һәм башкалар тарафыннан кабул ителмәс кебек тоела. Ләкин күптән түгел мин бәйләнчек уйлар тайпылышы турында мәгълүматка тап булдым (обсессив-компульсив тайпылыш). -
ҮЗ-ҮЗЕҢӘ ЫШАНЫЧНЫ АРТЫРУНЫҢ 5 КАГЫЙДӘСЕ
Күпләрнең үз-үзенә ышанмаган чаклары була. Бу проблема үсмерләрне дә, өлкәннәрне дә борчый, чөнки кеше һәрвакыт җәмгыятьтә яши. Кайдан килә соң бу борчу кешегә?