Логотип Идель
Бу – тема!

НИГӘ БЕЗ ҮЗЕБЕЗГӘ КАРАТА САЛКЫНЛЫК КҮРСӘТКӘН КЕШЕГӘ ГАШЫЙК БУЛАБЫЗ? 5 СӘБӘП

Безнең теләкләребез һәм гамәлләребез еш кына бер-берсенә каршы килә. Әйтик, җитди һәм тотрыклы мәхәббәт теләүчеләр чынлыкта моны бирә алмаган кешеләргә тартыла. Ни өчен безне эмоциональ яктан салкын кешеләр җәлеп итүен язмада ачыклыйбыз.

Эмоциональ яктан салкын кеше – башка кешеләр белән якынлашудан һәм сәламәт мөнәсәбәтләр төзүдән уңайсызлык кичерүче. Ул үз эченә ябык булырга, эмоцияләрен контрольдә тотарга, эзлексез эш итәргә һәм сиңа башны бутаучы «сигналлар» җибәрергә мөмкин. Кайвакыт ул кинәт назлы, йомшак булган кебек, әмма син гашыйк булгач кына, ул артка чигенә башлый. Кешеләрнең нәкъ шундый партнерларга тартылуының берничә сәбәбе бар:

1. Син ул кешене үзгәртермен дип уйлыйсың

Монда шуны аңлау мөһим: синең тырышлыгың мәгънәсез булачак. Син артык кайгыртучан булган саен, үзеңә генә авыррак. Мөнәсәбәтләрдә бу куркыныч булырга мөмкин, чөнки ул «авыру» бәйләнешкә китерә. Ул кешегә ярарга тырышу, хуплау ишетергә теләү, мөмкин кадәр күбрәк кайгырту күрсәтү теләге үзбәяңне җимерә һәм эмоциональ яктан хәлсезләндерә.

2. Мәхәббәт иллюзиясе туу

Кайбер кешеләр эмоциональ яктан салкынлыкны романтизацияли һәм шулай тиеш дип кабул итә. Бу гашыйклык объекты белән кызыксынуны арттыра.

3. Синең әти-әниең эмоциональ яктан ябык кешеләр

Безне эмоциональ яктан салкын кешеләрнең җәлеп итүенең бер сәбәбе – әти-әнинең эмоциональ яктан ябык булуы. Безнең дөньяга карашыбыз балачак тәҗрибәбезгә нигезләнгән дип әйтә психологлар. Без шул әти-әнидә, туганнарда күргән, шул мөнәсәбәтләргә охшаш ситуацияләрне көчәйтүче кешеләрне эзлибез дисәк тә була.

4. Сәламәт мөнәсәбәтләр була алуга ышанмыйсың

Әгәр дә син мәхәббәтне алдан ук сынау итеп кабул итәсең һәм мөнәсәбәтләрне газапларга китерә дип ышанасың икән, бу эмоциональ яктан ябык кешегә гашыйк булуга ярдәм итә. Еш кына кешеләр аңсыз рәвештә үзләре белән була алмаганнарга тартыла, чөнки алар нәкъ шушыңа гына лаек дип ышана...

5. Үзбәяң белән проблема бар

Әгәр син мәхәббәткә лаек түгел дип уйлыйсың икән, хисләрне ачык күрсәтү дә куркыныч һәм ихластан яңгырамый дип санарга мөмкинсең. Шуңа күрә эмоциональ яктан салкын кешегә тартылу кичерәсең. Өстәвенә, сиңа ул кешегә үзендә булмаган сыйфатларны «элү», аның холкын һәм гамәлләрен аклау ошый.

Рәсем: Freepik.com

Теги: психология

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев