Логотип Идель
Бу – тема!

ЭЧКЕ ТӘНКЫЙТЬЧЕ БЕРКАЙЧАН ДА ЯЛ ИТМИ: Ә СИН ПЕРФЕКЦИОНИСТМЫ?

Перфекционистлар барлык өлкәләрдә дә камиллеккә омтыла, дөрес яшәргә тырыша. Нинди билгеләр перфекционизм сыйфатлары барлыгын күрсәтә? Һәм бу «чир» нәрсәгә китерергә мөмкин? Язмада шул турыда сөйлибез.

ҮЗЕҢДӘГЕ ПЕРФЕКЦИОНИЗМ БИЛГЕЛӘРЕН САНА:

1.Син тормышыңның берничә (хәтта бөтен) өлкәсендә камил нәтиҗәләргә ирешергә омтыласың. Әгәр дә хата китсә, син аны уңышсызлык һәм афәт итеп кабул итәсең; 

2.Син еш кына үзеңнән яки башка кешеләрдән канәгатьсезлек кичерәсең;

3.Якыннарың, хезмәттәш, төркемдәш һәм сыйныфташларыңның үз бурычларына карашы сине куркыта. Чөнки аларда синең кебек омтылыш юк;

4.Сиңа ярыйсы гына түгел, ә иң яхшы нәтиҗә кирәк, шуңа күрә дә син еш кына ирешкәннәреңнең бәясен төшерәсең;

5.Эчке тәнкыйтьче беркайчан да ял итми: ул һәрвакыт синең ялкау, сәләтсез булуыңны һәм барысын да күпкә яхшырак эшли алуыңны искә төшереп тора;

6.Беренче тапкыр гына башкарган эшнең яхшы килеп чыкмаячагын аңлап алып, аны шунда ук ташлыйсың. Чөнки хата китүе бар, ә бу сине тәмам төшенкелеккә бирелдерәчәк. 

ПЕРФЕКЦИОНИЗМ НӘРСӘГӘ КИТЕРЕРГӘ МӨМКИН:

Беренчедән, үз-үзеңә карата артык таләпләр һәм камиллеккә чиксез омтылыш психологик проблемаларга әйләнергә мөмкин. Мәсәлән, алар еш кына борчылудан һәм үз-үзләренә ышанмаудан интегә, аларга һәрвакыт нәрсәдер дөрес түгел кебек тоела. Икенчедән, ул шулай ук эмоциональ ару һәм депрессиягә китерә ала.

БУ «ЧИРДӘН» НИЧЕК КОТЫЛЫРГА?

Перфекционистлар ярдәмне авыр кабул итә, чөнки алар барысын да үзләре генә башкара алачак дип саный. Ләкин башта проблеманы аңлау һәм бу турыда уйлану мөһим. Мәсәлән, үз-үзеңә мондый сораулар биреп була: тормышка мондый караш миңа нәрсә бирә?

Мин нәрсәле булам һәм нәрсә югалтам? Камиллек миңа нәрсәдә ярдәм итә, ә нәрсәдә бик комачаулый?  Шулай ук перфекционизмнан котылуга беренче адымнарны шушы схема  аша ясап була:

1. Мондый «чирне» кем яисә нинди очрак аша йоктыруыңны ачыкла. Кайчанрак син һәрвакыт камил булырга һәм беркайчан да ялгышлыклар җибәрмәскә тиеш дип саный башладың? Кемнең йогынтысы була ала бу? Ул кеше үзе бәхетлеме?

2. Барысын да «бишле» билгесенә эшләмичә кара. Үзеңә 3-5 бурычны йөкләп кара, әмма аны бөтен энергияңне сарыф итеп башкарма. Син аны болай да әйбәт эшләячәксең. Өстәвенә, башкалар (укытучы, җитәкче һ.б.) канәгать тә калачак әле. Күрәсеңме? Ул эшне 100000 % итмичә дә эшләп була!

3. «Мин тиеш» дигән уй белән эшлә. Үзеңнең нинди булырга тиешлегең, үзеңнән нәрсә көтүең турында исемлек төзе. Аннары исемлеккә кара да уйла – боларның барысына да ирешү чынмы?  Бу чыннан да нервларны какшатырлык дәрәҗәгә җиткерә икән, ул сиңа кирәкме? 

Фото: Pexels.com

Теги: психология

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев