Логотип Идель
Бу – тема!

РАПУНЦЕЛЬ, СУПЕРМЕН ҺӘМ БЭМБИ: МУЛЬТФИЛЬМ ГЕРОЙЛАРЫ ИСЕМЕ БИРЕЛГӘН ПСИХОЛОГИК СИНДРОМНАР

Кечкенә чакта яратып караган мультфильмнардагы персонажлар исеме белән аталган психологик синдромнар турында сөйләргә телим. Әлбәттә, мин аларны үзем уйлап чыгармадым. Бу психологик синдромнар тикшеренүләр нәтиҗәсендә үзләренә шундый кызыклы исемнәр алган. Шуларның җидесе белән язмада таныша аласың, бәлки алар арасында үзеңнең яраткан героеңны да очратырсың һәм аның турында фикереңне үзгәртерсең. 

КӨЛСЫЛУ (ЗОЛУШКА) КОМПЛЕКСЫ  

Көлсылу комплексы яшь кызларда очрый. Минем үземдә дә булыштырып ала ул. Бу – кызларның таянычлы ир-ат эзләргә омтылуы. Кыскасы, ир-егет тапсаң, ул синең бөтен проблемаларыңны (психологик һәм физик яктан) чишәчәк тә, сез матур итеп яши башлаячаксыз, имеш. Көлсылу әкиятендә ничек? Кыз, басылып, бәхетсез тормышта яши, көн-төн буе эшли, аны гел рәнҗетәләр, ә аннан бер мизгелдә барысы да үзгәрә – принц аның бөтен проблемаларын хәл итә дә куя. Без инде кечкенә чакта шушы парга сокланып карап туя алмый идек...

Көлсылу комплексына тагын бер сыйфат хас: кызлар үз бәхетен бары тик егет кулында дип фаразлый, шуннан очраша башлаган һәр егет белән авыр эмоциональ бәйлелеккә керә. Бу очракта, кызлар, үзбәя белән эшләргә кирәк.

ПИТЕР ПЭН СИНДРОМЫ 

Питер Пэн турында күп сөйләргә була. Шәхсән мин ул геройны бөтенләй яратмый идем – ул нервга тиючән. Питер Пэн синдромына дучар булган кешеләр үсәргә теләми. Алар эмоциональ яктан җитлекмәгән, үзләренә җаваплылык алудан курка, ирешә алмаслык максатлар куя, бер җирдән икенче җиргә «сикереп» йөри, башларында – бүген бер уй, ә иртәгә – бөтенләй башка.

Тикшеренүчеләр фикере буенча, Питер Пэн синдромы күбрәк ир-атларга хас. Дөресен генә әйткәндә, мин үзем дә шулайдыр дип уйлаган идем аны.

СУПЕРМЕН КОМПЛЕКСЫ 

Суперменны күпләребез комикслар һәм мультсериал аша белә. Супермен комплексы булган кеше теләсә нинди проблеманы чишә ала һәм эшне башкару өчен йокы яки ашавын корбан итәргә дә мөмкин. Ул һәрчак башкаларны коткарырга омтыла һәм күп эшне үз өстенә ала. Бу зур проблема. Шулай ук ул манипуляцияләр кулланырга мөмкин, шуңа күрә бу герой белән эшләү авыр. Я, кайсыгызда Супермен чалымнары бар?

БЭМБИ СИНДРОМЫ 

Болан баласы Бэмби тарихы кечкенә чакта елата иде... Моны психологик начар синдром дип тә кертеп булмый. Дөресрәге, моны популяр психологик «ярлык»ка кертәләр. Бу исем табигатьне бик нык, хәтта артык кызганган кешеләргә бирелә. Бэмби синдромлы кеше тарафыннан табигать иң гаҗәеп һәм ярдәмгә мохтаҗ нәрсә кебек кабул ителә. Мәсәлән, синең һәр өзелгән чәчәк һәм сындырылган ботак яисә үтерелгән хайван өчен күңелең нык әрни.   

ЙОКЫГА ТАЛГАН ГҮЗӘЛ СИНДРОМЫ 

Хәтерлисезме, йокыга талган гүзәл, күп еллар узгач, принцның үбүе ярдәмендә генә уяна. Бу синдром сирәк өчрый, аннан интегүчеләр күп йоклый һәм һәрвакыт арыганлык хәлендә йөри. Йокыга талган гүзәлкәйләр җитди неврологик диагноздан интегә, ул фәнни яктан Клейне-Левин синдромы дип атала. Авыру даими рәвештә йокымсырап йөри, аның бернәрсәгә көче юк, шуңа күрә көннең күп өлешен йоклап үткәрә.

РАПУНЦЕЛЬ СИНДРОМЫ 

Озын чәчләре белән танылган Рапунцель синдромы турында ишеткәч, башта нинди сөйкемле авыру икән бу, дип уйлыйсың. Әмма, бу бик куркыныч һәм сирәк очрый торган синдром – үз чәчләреңне йолкып ашау. Әле күптән түгел генә Рапунцель синдромлы хатын-кыз турында ниндидер «кызыклы хәбәрләр» сәхифәсендә күргән идем. Аның ашаган чәчләре ашказанына җыелган да, җитди проблемаларга китереп чыгарган. Андый кешеләргә сәерсенеп карау кирәкми, чөнки бу – авыру һәм ул стресс аркасында яки психика тотрыксыз булганда барлыкка килә. Сүз уңаеннан, Рапунцель синдромы хатын-кызларда ике тапкырга күбрәк очрый. 

МОГҖИЗАЛАР ИЛЕНДӘГЕ АЛИСӘ СИНДРОМЫ 

Бу әкияттә сәерлекләр җитәрлек, килешәсезме? Бер фараз буенча, әкиятне уйлап табучы үзе үк сирәк очрый торган неврологик проблема – могҗизалар илендәге Алисә синдромыннан интеккән. Шуңа күрә дә бу тарих сәер вакыйгалар һәм предметлар белән тулы. Бу синдром аркасында тирә-юньдәге предметлар я чамадан тыш зурая, я, киресенчә, бәләкәйләнә. Шулай ук координация дә бозылырга мөмкин. Әлеге синдром баш авырту өянәкләреннән интеккән кешеләрдә киң таралган диләр. Бу синдром аркасында башыбыз чынбарлыкта булган предметларны үзгәртә. Димәк, кечкенә чакта, югары температура булганда, күбебез могҗизалар илендәге Алисә синдромыннан азапланган булып чыга түгелме? Бу бик кызык!  

Теги: психология

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев