Логотип Идель
Бу – сер!..

«ӘТИНЕҢ БЕРТУГАН АПАСЫ МИНЕ ЯРАТЫП БЕТЕРМИ СЫМАН»

«Әтинең бертуган апасы мине яратып бетерми сыман. Гел өйрәтә, «өчле-тугызлы» киңәшләрен бирә, тәнкыйтьли, һәрвакыт үз балаларын мактый… Икетуганнарым белән дусмын, бу хәлгә хәтта исем дә китмәс иде, тик әниләре шундый булганлыктан, аларга кунакка барасы да, аралашасы да килми».

Аноним, 15 яшь

Флюра Әхмәтова, гаилә мөнәсәбәтләре буенча психолог:

Әгәр әлеге туганың белән аралашу чынлап та дискомфорт тудыра икән, очрашуларыгызны минимумга калдырырга тырыш. Икетуганнарың белән нейтраль җирдә күрешергә дә була бит. Без башка кешенең эчке дөньясына керә алмыйбыз, бигрәк тә олы кеше һәм яшүсмер арасындагы мөнәсәбәтләр булганда... Әлеге кешенең уй-фикерен үзгәртергә безнең хокукыбыз юк. Шулай ук яшүсмер олы кеше белән конфликтны тигез рәвештә хәл итә алмаячак, ул аның көченнән килми. Бу очракта куркынычсызлык кагыйдәләрен генә искәртеп узарга кирәк. Беренчедән, әлеге туганыгыз белән мөмкин булган кадәр кисешмәскә, икенчедән, очрашкан очракта да аның сүзләренә игътибар итмәскә кирәк (һәр кешенең субъектив фикеренә, гомумән, артык исең китмәсен). Олы кешенең үз-үзен болай тотуы күп факторларга бәйле, ул үзен гаять эчке «таракан»нары аркасында шулай тота. Әйе, бу яхшы күренеш түгел, тик без берни дә үзгәртә алмыйбыз...

Лилия Муллагалиева, җырчы:

Икетуганнарың белән дуслыкны югалтма, араларны өзмә. Әйе, кайвакыт безне кемдер ошатып бетерми сыман тоела, тик тормыш сынаулары белән очрашканда менә шул яратып бетермәгән кешеләр иң беренче ярдәмгә килә дә әле. Ашыгып нәтиҗәләр ясамаска киңәш итәм. Кешеләргә карата фикерне исә алтын урталыкта тотарга кирәк дип саныйм. 15 яшьлек чорда без ситуацияне тиешле дәрәҗәдә аңлап та бетермәскә мөмкинбез, күчеш чорының тәэсире, гормоннар уйнау моңа сәбәпче булып тора, минемчә. Кайвакыт элеккеге хатирәләрне барлап утырганда «Ай, нинди “юләр” булганмын мин» дип тә куясың хәтта...

Фаил Баязитов, алып баручы:

Хе-хей, мондый ситуациягә әзер булып торырга кирәк. Тормышта сөйләүчеләр, өйрәтүчеләр күп була, барысын да кеше әйткәнчә генә эшләсәң, үзеңне «югалтуың» да бар (безнең милләткә бу аеруча хас, дип саныйм). Бераз тормышка әзерләп, спойлер итеп әйтәмкешеләр кечкенә чакта ничек киенергә, соңрак кая укырга керергә, аннары нәрсә белән шөгыльләнергә, кемгә өйләнергә кирәк икәнен өйрәтә, «кара, кеше ипотека алып яши, сезгә дә кирәк», «әнә, синең сыйныфташың инде бишенчесен көтә, сезгә дә вакыт», – дия башлыйлар һәм гомер буе шулай бара... Нәрсә генә дисәләр дә, тормыш кеше сөйләгән белән бармый, син эшләгән белән бара. Әле сизеп алдым, хәтта мин дә кирәксә-кирәкмәсә нәрсәдер өйрәтә башлаганмын бит. Халыкта «кешене тыңла, үзеңчә эшлә», дип юкка гына әйтмиләр, ягъни киңәшләргә колак салып, үрнәк йә гыйбрәт алып, анализлап үзеңә фикер йөртергә кирәк. Кыскасы, кеше сүзенә карап үзеңдә шикләнә күрмә һәм туганнарың белән араны өзмә. Барыбер үз тормышыңның төзүчесе син, ә туганнар һәм дуслар исә «тормыш» дигән корылманың бик ныклы нигезе. Бер дә булмаса, киңәш кирәк булса, миңа шалтырат, яме  

Ильяс Фәрхуллин, музыкант, шагыйрь:

Мин, әгәр синең урыныңда булсам, әлеге апа белән барысын да уртага салып, ачыктан-ачык сөйләшер һәм аның нигә болай аралашуының сәбәбен белергә теләр идем. Әгәр төгәл җавап ишетелмәсә, артык игътибар бирми яшәүне дәвам итәргә кирәк, дип саныйм. Исеңдә тот, кешегә тормыш, башкаларга ошарга тырышып, «минем хакта алай-болай уйлыйлар, сөйлиләр», дип яшәр өчен бирелми!

Гөльяр Шәемова, мәктәп укучысы:

– Әлбәттә, без үзебезнең туганнарны, ата-аналарыбызны сайламыйбыз. Минемчә, бу очракта контактны киметү – бик тә дөрес вариант. Синең халәтең һәм хис-кичерешләреңне артык сүзләр, бәяләүләр бозып куярга тиеш түгел. Кайбер кешеләр тәнкыйтьләүдән ләззәт ала, аларны йә үз урынына утыртырга, йә тормышыңнан сызып атарга, игътибар итмәскә кирәк. Моңа кадәр үз әти-әниләреңә бу хәлне әйтмәгән булсаң, аларга белгертергә тәкъдим итәм, алар синең яклы булыр дип ышанып калам. Икетуганнар якын дусларың булса, алар белән аерым күрешергә, һәрхәлдә язышырга мөмкин.

Теги: психология

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев