Логотип Идель
Бу – тема!

ХЕЙТФОЛЛОВИНГНЫҢ 4 СӘБӘБЕ ҺӘМ 3 ЗЫЯНЫ

Ни өчен без социаль челтәрләрдә ачуыбызны китергән әйберләрне күзәтәбез, тыңлыйбыз һәм укыйбыз?  Бүген хейтфолловингның зыяны һәм ни өчен барлыкка килүенең сәбәпләре турында сөйләшәбез. 

НИ ӨЧЕН КЕШЕЛӘР ЯРАТМАГАН ШӘХЕСЛӘРНЕ КҮЗӘТӘ???

Барысы да гади кебек: ошамый икән, ул кешедән «сызыл»! Әмма моны эшләү алай        җиңел түгел. Кайвакыт үзең дә ни өчен конкрет кеше тормышы белән кызыксынуыңны аңлата алмаска мөмкинсең. Огайо штатында үткәрелгән тикшеренүләр нәтиҗәсе буенча, кеше үзенең кәефе булмаганда, эшләре начар барганда, социаль челтәрләрдә аныкыннан да начаррак хәлдәге кешеләрне яисә ачуын китерүчеләрне карый. Сәбәпләр төрле була ала, һәм алар барысы да нәкъ менә күзәтүче белән бәйле:

1. Сиңа эмоцияләр кирәк.

Тормышыңнан тәм таба алмасаң, ул сиңа күңелсез тоелса, ачу хисе беренче урын ала. Кешегә һәрвакыт уңай хис-кичерешләр генә кирәк дигән сүз дөрес түгел. Кешегә гомумән эмоцияләр кирәк. Көчле тискәре эмоцияләр –  ачу, ярсу – боларны кичерү һәм күрсәтү күпкә җиңелрәк бирелә.

2. Контрольне сизәргә телисең.

Кеше аңсыз рәвештә үзен ярсыткан кешене куркыныч тудыра дип санарга мөмкин. Шуңа күрә ул борчу чыганагын күзәтеп барачак, чөнки шулай ситуацияне контрольдә тотам дип уйлаячак. Блогер, танылган шәхесне күзәтү шулай рәхәтлек бирә.

3.Җыелган эмоцияләрне чыгару ниятеннән карап бару.

Интернет күп мөмкинлекләр бирә. Һәм күп очракта сиңа анда нәрсә генә язсаң да, кемне генә үпкәләтсәң дә, берни дә булмаска мөмкин. Ямьсез комментарийлар калдыру,  хәзерге көндә, кызганычка каршы, җыелган начар эмоцияләрне чыгаруның иң җайлы ысулы. Шуңа күрә күп кенә кешеләр, үз тормышларында, хезмәттәшләре һәм гаиләләре арасында туган ачу, проблеманы җиңә алмыйча, барысын да социаль челтәрләрдәге аккаунтларга түгәләр.

4. Үзеңне өстен кую теләге булса.

Бу үзеңне яхшырак хис итүнең гади ысулы. Әйтик, сторислар караганда, син «нинди генә ахмаклар юк инде, ярый әле мин андый түгел» дип уйлыйсың. Бу фикерне ныгыту өчен, кеше, мәсәлән, барысы да күрсен дип, блогердан грамматик хаталар эзли, аның ялгышлыкларын яза.

Хейтфолловинг нәрсә белән зыянлы?

Беренчедән, БУ СИНЕҢ ВАКЫТЫҢНЫ АЛА, үз тормышың белән яшәргә, аңа күбрәк игътибар бирергә комачаулый.

Икенчедән, СИНЕҢ АЧУЫҢНЫ ЧЫГАРУЧЫЛАРГА аккаунтларын алга этәрергә ЯРДӘМ ИТӘ. Социаль челтәрләргә синең ул кешене яратуың, яратмавың мөһим түгел. Караулар һәм тискәре комментарийлар җыелган саен, әлеге шәхес популярлаша гына.

Өченчедән, кемнедер күзәтеп, тискәре эмоцияләр кичерү СИНЕ ЯРАЛЫЙ. Син үзең үк яралануны сайлыйсың дисәк тә була.

Теги: психология

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    На заметку алырга кирәк