Логотип Идель
Бу – тема!

БОРЧЫЛУ ВАКЫТЫНДА 5 ЧЫН-ЧЫНЛАП КОТКАРА ТОРГАН ЫСУЛ

Без, кешеләр, артык күп әйбергә игътибар бирәбез, кирәкмәгәнгә дә борчылабыз һәм эчтән үз-үзебезне «ашап» йөрибез. Начар гадәт, шулаймы? Зур шәһәрләрдә яшәүчеләр бу халәткә аеруча еш бирелә. Борчылу синдромы яшьләрдә дә, өлкәннәрдә дә көннән-көн үсә. Язмада борчылудан чын-чынлап коткара торган 5 ысулны тәкъдим итәбез.

1. Куркуны контрольдә тотарга өйрән

Әгәр дә куркыныч уйлар безнең тарафтан уйлап чыгарылган икән, димәк, аны ничек тә булса контрольдә тотарга мөмкин дигән сүз. Баш миен артык көчләр куймыйча гына алдап була. Гадәттә, куркыныч уйлар йокларга яткач туа. Монда иң булыша торган әйбер – үз-үзеңә бу хакта иртән уйлап карау турында кабатлау. Хәзер син йокыга китәсең, димәк, төшләр дөньясына, ягъни уйлап чыгарылган урынга күчәсең, дип ышандыру ярдәм итә. Иртән исә төнге куркулар юкка чыга.

2. Үзеңнең кайда икәнеңне искә төшер

Борчу дөньясына чума башлавыңны тоеп алсаң, шунда ук, үзеңне чынбарлыкка алып кайт. «Тукта, мин әле кайда? Мин биредә, мин эшлим, хәзерге секундта барысы да яхшы, борчылырлык урын юк», – дигән җөмләләрне әйтеп кара. Безнең фантазияләребез шуның белән куркыныч та. Чынбарлыктан үзенә өстерәп алып кереп китә һәм әллә нинди рәсемнәрне күз алдына китерә. Шуңа хәрәкәтләргә күчү, нәрсәгә дә булса игътибарны юнәлтү кирәк. Хәзерге мәлеңне фантазия белән тутыру авыр, чөнки ул гамәлләрдән тора.

3. Үзеңне сынап кара

Кызганыч, әмма үзеңдә начарлык турында уйлауны никадәр катырак тыйсаң, шулкадәр алар активлашачак. Әйдәгез яшермик: гел позитив халәттә генә яшәү мөмкин түгел! Шуңа күрә башыңда киләчәгең турында начар сценарий булдырып, үзеңне сынап кара. Бу – үзеңне коткару. Башыңа начар һәм борчулы уйлар килгән саен, аны челлендж итеп кабул ит һәм сынмаска тырыш. Шулай итеп син үзеңә куркыныч уйлардан көчлерәк икәнеңне раслаячаксың.

4. Бүгенгеңә урын бир

Иртәгәсе көн турында уйлау үтерә. Без бүгенге уйлар белән яшәмибез, аларны һаман иртәгәгә күчерәбез. Ә иртәгә беркайчан да җитмәскә мөмкин. Киләчәкне күз алдына китереп, үз тормышыбызның кыйммәтле минутларын фантазиягә сарыф итәбез. Бу ахмаклык бит? Баш миеңә бүгенге мәл белән яшәргә ирек бир. 

5. Медитация белән дуслаш

Шәхсән миңа борчылу вакытларында медитация ярдәмгә килә. Тирән сулыш алу, ничәдер минутка бөтен әйбердән дә читләшеп тору коткара. Фикерләр шунда ук яхшыра, якты уйлар килә, ә киеренкелек әкрен генә, рәхәт итеп, тәнне һәм башны калдыра... Бу иң эшли торган ысул! 

Фото: Freepik.com

Теги: психология

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    шәп материал