Логотип Идель
Бу – сер!..

«БУ БӘЙЛЕЛЕКТӘН БАШ ТАРТА АЛМЫЙМ...»

«Ярты ел чамасы вейп тартам. Сәламәтлеккә начар тәэсир итә икәнен беләм, акча ягыннан да «кесәгә бәрә». Әти-әнидән акча соравы кыен, тик бу бәйлелектән баш тарта алмыйм...»

Аноним, 16 яшь

Флюра Әхмәтова, гаилә мөнәсәбәтләре буенча психолог:

16 яшьтә бу ситуацияне анализлап, үзеңдә бәйлелек барлыкка килә башлавын сизү, әлбәттә, уңай күренеш. Әгәр бездә начар гадәт барлыкка килә икән, бу безнең проблемалар аркасында: яки борчылу, яки үз-үзеңә ышанмау моңа сәбәпче булырга мөмкин. Эчке хис-кичерешләрне кеше бер кая да куя алмый башлый һәм үзе дә сизмәстән сәер яки начар гадәтләр белән дуслаша: эчә-тарта, зарарлы ризыклар белән мавыга, бертуктаусыз сериаллар карый...

Әлеге ситуациядә исә психологка барырга киңәш итәм, бу тартылуның башлангычын ачыкларга кирәк. Начар гадәттән генә арынырга тырышу аз бу очракта...

Айрат Ильясов, алып баручы, шоумен:

Модага ияреп вейп куллана башлагансыңдыр, мөгаен? Еш кына мондый гадәт текәлекне күрсәтү ниятеннән барлыкка килә. Безгә дә кайчандыр 16 иде. Аңлыйм (елмая). Аннан гадәткә кергәндер? Күп очракта эшсезлектән мавыгучылар күбрәк тарта. Миннән киңәш шул: кайчан вейп тартасың килгәнен ачыкла. Эшсез утыргандамы, нервылангандамы, кемгәдер иярепме? Моннан чыгып проблеманы хәл итеп була – яңа шөгыль табарга – иң яхшысы спорттыр дип уйлыйм; нервыдан икән – башка тынычландыру чарасын, я борчылырга мәҗбүр иткән проблеманы хәл итү ягын кара; кемгәдер иярәсең икән – аралашу даирәсен үзгәртергә була. Иң мөһиме – син инде моның проблема икәнен аңлап, хәл итү юлын эзлисең, тукталма гына. Ярты юлда ташлама, түзем бул, максатыңа иреш! Хәзер ни кадәр тизрәк ташласаң, киләчәктә үзеңә шул кадәр рәхмәтлерәк булачаксың. Шунысын да онытмыйк, закон нигезендә, 18 яше тулмаган кешегә вейп сату тыела да әле ул...

Фәнис Җиһанша, Татарстанның халык артисты:

– Бу проблемадан чыгу юлы бер – әти-әниең белән утырып сөйләш.

Вадим Захаров, җырчы:

– Акылың булса, тартуны гадәткә кертмә! Ә тартасың икән инде – киңәш сорап утырма!

Алсу Мансурова, PR-белгеч, журналист:

– Дөресен генә әйткәндә, бу мәсьәләдә эш үзеңнән тора. Һәрбер начар гадәттән арынып була, ихтыяр көчеңне сынап карарга гына кирәк. Гадәттән тиз һәм кискен генә арынырга ярамый. Тартуыңны көн саен әкренләп киметеп бар. Авыр булыр, әлбәттә, тик син моңа ниндидер катлаулы, тилмертә торган әйбергә түгел, ә челленджга, уенга караган кебек кара.
Икенче киңәш – спорт белән дуслаш. Физик торышың белән ныклап шөгыльләнә башласаң, тырышлык белән килгән җиңүләреңне тарту һәм башка начар гадәтләргә сарыф итү җәл булачак.

Альбина Салаватуллина, SMM-белгеч, “Татар радиосы”нда яңалыклар мөхәррире:

Вейп тарткан кеше түгелмен, тик башкаларның тартуын күргән саен: «Ничек моны бертуктаусыз тартып була микән?» – дип уйлый идем. «Күрмәгәннең – күрәсе, күргәннең качасы килә» диеп юкка гына әйтмиләрдер. Тартмаган кешедән киңәш: әгәр ташларга җыенып, тарту теләге барлыкка килә икән, вейп тарту урынына нинди дә булса файдалы әйбер ашарга кирәк. Азыктан кала тагын кызыклы шөгыль ярдәмендә онытылып карарга да мөмкин. Иң мөһимен онытма: вейптан баш тарту – бары тик үзең өчен эшләнелә торган гамәл. Организм да, сәламәтлек тә үзеңнеке, аларны син кайгыртмасаң, башка беркем дә кайгырта алмаячак!

Айнур Нәбияров, студент:

Беренчедән, шундый яшь вакытта вейп тартуның мәгънәсе нидә? Мода дип, калганнар артыннан кабатлаумы яки дуслар белән бер дулкында булумы? Үз башыңда: «Нәрсәгә ул миңа?» дигән соруга җавап бирергә кирәк. Ул гадәтне бүтән әйбер белән алыштырырга мөмкин. Тартасы килгән саен, үзеңне бер шөгыль белән кызыксындыр. 21 көн эчендә дәвам итсәң, ул синең гадәткә кереп китәчәк һәм тартудан баш тарта алыр идең. Икенчедән, сәламәтлеккә зыян килә. Яшь барган саен саулыгың кими бара. Үз тормышың турында һәрвакыт уйларга кирәк.

Өченчедән, мода куам дип , дусларга иярергә кирәкми. Үз башың белән яшә!

Фото: Freepik.com

Теги: психология

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев