Логотип Идель
Бу – тема!

ТРЕТИЙ ЛИШНИЙ: «ИКЕ КЕШЕ ДУС БУЛА АЛМАГАН ҖИРДӘ ӨЧ КЕШЕЛЕ ДУСЛЫК БУЛА АЛМЫЙ»

Мин кечкенәдән үк бик аралашучан бала булып үстем, нинди генә төркемгә килеп эләксәм дә үземне уңайлы хис итәм. Уртак тел табу, килеп эндәшкәннәрен көтеп тормыйча, үзем беренче адым ясау кебек гамәлләр миңа бервакытта да авырдан бирелми. Һәркайда үз урынымны таба алачакмын, дигән ныклы ышаныч бар минем күңелдә. Дөресрәге, бар иде.

Күптән түгел һич көтмәгән хәлгә юлыктым. Урамда ике таныш кызымны очратып, юлны бергә дәвам иттек. Шунда ук ниндидер бер сәерлек тойдым – аларның үз-үзләрен тотышларында да түгел, ә күңелемдә тынгысызлык барлыкка килде. Бергә тегесе-монысы турында сөйләшеп барабыз кебек инде югыйсә, тик иптәш кызларымның миннән аерым булулары, күбесенчә үзара гына пышылдашулары сизелә иде. Мин читтәрәк булганда берсенең шыпырт кына икенчесен ашханәгә дәшүен ишеткәч, бөтенләй коелып төштем. Ә ник минем дә барыр теләгем барлыгы, юклыгы турында кызыксынмадылар соң? Аларның берсен аеруча якын күргәнгәме, күңелемдә бик озак йөрттем мин бу йөкне.

Таныш-белешләрем белән аралашкач, әлеге проблеманың яшьләр арасында чыннан да киң таралганына инандым.

Лилия Хамматова, 22 яшь:

Башлангыч сыйныфларда укыганда без өч кыз идек. Ни өчендер үземне алар янында ак карга итеп тойдым. Үзара гына серләшеп, араларына мине кертмиләр иде. Ни өчен алай эшләгәннәрен белмим, тик  кечкенә балага аны кабул итү бик авырдан килә шул, көн дә елый идем. Үсә төшкәч тә ул хис бөтенләйгә юкка чыкмады. Әле дә сыйныфтаршларым белән очрашуга барсам, үземне уңайсыз хис итәм. Өч дусның бер дәрәҗәдә үзара якын булганнарын күргәнем дә юк минем, һәрвакыт берсе артык кала кебек.

Зәринә Сафина, 11 сыйныф укучысы:

– Журналистлар фестивалендә булды бу хәл. Беренче елын гына шуның ише чарада катнашуым булгач, килүгә үк тәҗрибәле кызларның миңа өстен карашларын тойдым. Эшкә күнегеп киткәнче ияләшү бик читен булды, чөнки радио өлкәсендә белемнәрем бөтенләй юк иде. Өстәвенә, башка кызларның мине аеруларын тою күңелдә каршылыклы хисләр тудырды.

Рүзия Гайфуллина:

Нәкъ шундый хәлдә калу сәбәпле, тәүге тапкыр лагерьгә баруым күңелдә бер дә матур хатирәләр белән сакланмады. Бүлмәдәш кызларымның һәрберсе диярлек әлеге лагерьдә өчәр-дүртәр тапкыр булганлыктан, әйдаманнар белән җылы дустанә мөнәсәбәт корып өлгергән иде инде. Үзләрен шундый тәҗрибәле, олы итеп тойган ул кызлар мине яннарына да китермәделәр, имеш, кем инде мин алар белән аралашырга. Бервакыт уен уйнаганда бер төркемгә эләктек, ни кызганыч, шунда да миңа үз фикеремне әйтергә ирек бирми, басым ясарга тырыштылар. Бу бик авыр хәл.

Шәхесне үстерү өлкәсендә профессионаллар ассоциациясе президенты, психолог Лия Шаһабетдинова:

«Өч кешедән торган дуслык турында һәрвакыт күп бәхәсләр ишетелә. Кемдер андый дуслыкны мәхәббәт өчпочмагына тиңләп, юклыгын исбатласа, икенчеселәр озак еллар зур төркемнәр белән дус-тату яши. Минемчә, монда бар да бик гади – ике кеше дус була алмаган җирдә өч кешеле дуслык турында сүз дә була алмый. «Өченче – артык» мәсьәләсе ачыктан-ачык диалог төзеп, уртак тел таба алмауга бәйле. Һәм, әлбәттә, эш кеше санында түгел, ә аларның үзара килешә алмауларында.

Үзара килешеп аралашу күнекмәләре балачакка барып тоташа. «Сер итеп кенә сөйлим, әтиеңә әйтмә», яисә «моны әниең белмәсен» кебек  ситуацияләр күбегезгә таныш дип уйлыйм. Ягъни инде сабый чактан баланың күңеленә өченчегә ышанмау сеңә. Менә шул рәвешчә фикерләү белән кеше олы тормышта эш итә дә инде.

Әмма теләсә нинди күнекмәне үз тормышыңа яраклаштырырга мөмкин. Әгәр ниндидер төркемдә үзегезне шул «артык» кеше итеп тоясыз икән, икеләнеп тормый, иптәшләрегезне ачыктан-ачык сөйләшүгә чакырыгыз. Ни кызганыч, күпчелек мөнәсәбәтләр әйтелми калган сүзләр, яшерелгән хисләр арту сәбәпле таркала да. Ихлас аралашу гына ул кешеләрнең дөрестән дә сезгә кирәк-юкмы икәнлекне аңларга ярдәм итәр.

Нинди генә мөнәсәбәтләр төзергә уйласаң да, иң элек үз эчке дөньяңны аңлый белү кирәк. Үзең белән элемтә табарга өйрәнү өчен Стефани Штальның «Ребенок в тебе должен обрести дом» китабын тәкъдим итәр идем».

Һәрвакытта да өченче кеше артыкмы? Әлбәттә, юк. Киресенчә, ниндидер өлкәдә тагын бер кеше өстәлү эшнең уңай якка китүенә, яңа фикерләр барлыкка килүгә этәрә. Шәхсән үземнең дә ике бик якын иптәш кызым белән очрашкан саен, кайсыбызныңдыр аерылып, читенсенеп йөргәне юк. Шуңа да андый уңайсыз хәлдә калгансың икән, киләчәктә дуслар таба алмам дип борчылма. Аны бары тик бер тормышчан хәл итеп кабул итәргә һәм йөрәгеңдә тотмаска тырыш. Минемчә, бары тик мәхәббәт мөнәсәбәтләрендә генә өченче кеше кушылудан файдага караганда, зыян күрү ихтималы зуррак. Чөнки андый төр мөнәсәбәтләрдә башка кеше фикеренә колак салганчы, үз йөрәгеңне тыңлап эш итү кулайрак. Әмма, һичшиксез, ул хисле өлкәдә дә искәрмәләр булмый калмый. Гашыйклыктан күзләр томаланганда кайвакыт «җиргә төшерүче» кеше кирәк.

Бу материал ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән «Яшь журналист лабораториясе» кысаларында әзерләнде

Теги: психология

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев