Логотип Идель
Бу – тема!

ТАНЫШ(М)ЫЙК! *аралашу вакытында ачуны чыгара торган гамәлләр турында*

Беркөнне йоклый алмыйча азапланып ята идем, хат килеп төшмәсенме! «Сәлам, чибәркәй! Танышып карыйкмы соң?» – дип язып салган берәү. Күземә күренәме әллә дип торам...  Ник дигәндә, моңа кадәр шул ук көнне нәкъ шундый эчтәлекле 3 хат алмаган булсам, бәлки ул кадәр шаккатмас идем дә. «Кызлар белән танышу өчен ысуллар» китабы чыгарып, бөтендөнья егетләренә өләшеп чыкмаганнардыр бит? Алайса каян аларда шулкадәр «оригинальлек»? Мондый хәлләр сирәгрәк кабатланыр дигән ышаныч белән, танышу этабы һәм аралашу вакытында кызларның һәм егетләрнең ачуын китерә торган сүз/гамәлләрне бер урында тупларга булдым! Әлеге язма сиңа кызыклы, вә файдалы булыр дип ышанасы килә!

Аноним (кыз), 19 яшь: «Тырышып-тырмашып, хисләргә батып-чумып ни дә булса сөйләгәннән соң «ммм» дип әйтеп куючы егетләрне яратмыйм. «Алай икән», «аңлашылды» ише сүзләр ачуны чыгара! Ихласлыкка ихласлык белән җавап кайтарырга өйрәнсә иде кайберәүләр... Шулай ук, танышкан вакытта «Син кайсы яктан әле? Һай, минем анда әбиемнең туганының энесенең сеңлесе бар, димәк безгә бергә булырга насыйп булган!» – диючеләр аерым әкәмәт инде!»

 

Аноним (егет), 18 яшь: «Үзеннән әллә кем ясаучы кызларны аңлый алмыйм. Башта үзен ниндидер ханбикә итеп күрсәткән була да, аралаша торгач аның да чираттагы гап-гади, башкалардан берни белән дә аерылмаучы кыз булуы ачыклана. Нигә үзеңне яшереп, башка берәү рәвешенә керү?! Я үзең бул, я булма инде син!...»

 

Аноним (кыз), 16 яшь: «Танышып бер-ике көн аралашканнан соң «Әйдә күрешик инде?» – дип изалаучыларны җенем белән бер күрәм. Кеше турында берни диярлек белмәс борын ничек очрашу турында сүз алышырга була ул? «Шунда күрешкәч танышабыз инде», – диючеләргә дә җавабым бар: экран артындагы кешенең нинди уй һәм ният белән язышканын беребез дә белми, шуңа ашыктыручыларны яратмыйм».

 

Аноним (кыз), 18 яшь: «Әгәр егет берничә көнлек аралашудан соң «матурым», «җаным» ише сүзләр белән коендыра башлый, йөрәкләр җибәрә икән – андыйлардан тизрәк качу ягын карыйм. Минемчә болар барысы да якын кешеләргә карата гына кулланылырга тиеш. Шулай ук, кайберәүләрнең «нинди дә булса егетне ошаткан кыз аңа үзе туры бәреп язырга тиеш, кызлар да егетләр дә тигез» дип әйтүләре һәм шуңа карамастан, кайчак «без беренче язган кызлар белән йөрмибез, алар тыйнак түгел» дип өстәп куюларында мантыйк бармы икән ул? Һич аңлый алмыйм шуны...»

 

Аноним (егет), 20 яшь: «Кыз белән танышып аралаша башлагач, мин иң беренче итеп аның тактиль ягына игътибар итәм. Әгәр ул үзен «бандитка» кебек (артык сугып, төртеп һ.б) тота икән, бу мине шунда ук аннан ераклашуга этәрә. Хатын-кыз, миңа калса, табигать биргән матурлыгын һәм нечкәлеген югалтырга тиеш түгел. Кызларның тагын бер җенем сөймәгән сыйфаты кызларның: «Әйдә, берәр әйбер сөйлә инде», дип әйтүләре. Бу сүз мине аеруча чыгырымнан чыгара, ничек баштан бер тарих казып чыгарып, аны шунда ук сөйләп куеп була? Аңлашыла, мондый сүзләр күбрәк беренче очрашу вакытында оялу, читенсенүдән килеп чыга, ләкин миңа калса уңайсыз паузаны андый сорау белән буярга тырышу – red флаг»

 

Аноним (кыз), 19 яшь: «Танышу этабында ук тормышларына зарланучыларны өнәп бетермим. Әле белергә дә өлгермәгән кешене үз проблемаларың белән күмү нормаль күренеш түгел, минемчә. Андыйлар белән аралашу теләге шундук югала, коточкыч пессимистлар белән эш йөртәсе килми».

 

Аноним (егет), 20 яшь: «Нинди дә булса кызга актив рәвештә нәрсәдер сөйләгән чакта, ул рәтле-башлы җавап кайтармыйча, сине «игнорить» иткәнен күрә алмыйм. Берьяклы диалог бара алмый бит инде, ник кайберәүләр моны аңламый икән?..»

 

Аноним (кыз), 18 яшь: «Егетләрнең бер белмәгән кызларга тавышлы хатлар яздырып җибәрүен аңламыйм, миңа бу ошамый. Тагын беренче күрешүгә үк «син» дип эндәшүләре дә ачуымны чыгара, бу минем чикләремне боза. Егетләр, һәрвакытта да беренче күрешү вакытында «сез» дип эндәшегез, бу күпкә матуррак!»

 

Аноним (кыз), 17 яшь: «Гадәттә, социаль челтәрдәге битемдә берничә фото тора. Йөзем, кыяфәтем конкрет күренә, тик кайбер егетләр тик торганнан тагын фото җибәрергә үгетлиләр, аңламыйм андыйларны. Яңа гына танышкан кешедән фото сорау бик сәер сыман».

Фото: Freepik.com

Теги: ШӘХЕС психология

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев