Беркөнне йоклый алмыйча азапланып ята идем, хат килеп төшмәсенме! «Сәлам, чибәркәй! Танышып карыйкмы соң?» – дип язып салган берәү. Күземә күренәме әллә дип торам... Ник дигәндә, моңа кадәр шул ук көнне нәкъ шундый эчтәлекле 3 хат алмаган булсам, бәлки ул кадәр шаккатмас идем дә. «Кызлар белән танышу өчен ысуллар» китабы чыгарып, бөтен дөнья егетләренә өләшеп чыкмаганнардыр бит? Алайса каян аларда шулкадәр «оригинальлек»? Мондый хәлләр сирәгрәк кабатланыр дигән ышаныч белән, танышу этабы һәм аралашу вакытында кызларның һәм егетләрнең ачуын китерә торган сүз/гамәлләрне бер урында тупларга булдым! Әлеге язма сиңа кызыклы, вә файдалы булыр дип ышанасы килә!