Логотип Идель
Бу – тема!

БУ РИЗЫКЛАРНЫ ТӨНГӘ ДӘ АШАРГА ЯРЫЙ

Гадәттә, күпчелегебез кичләрен берәр тәм-том эзли башлый: кухня шкафларын актара, суыткычны 10 тапкыр ачып яба... Әмма, белгәнеңчә, бөтен күзгә ташланган азык-төлеккә дә төнгә каршы тотынырга киңәш ителми. Ә менә язмадагы берничә ризык шундый төнге ачлык өянәге вакытларында зыянсыз гына коткара алачак!

Бөтен ашлык (цельнозерновой) оныннан сырлы крекерлар

Бөтен ашлык онын хәзер аеруча күп кафе, рестораннарда куллана башладылар.  Ул ябыгучылар, шикәр авыруыннан интегүчеләр, һәм, гомумән, барыбызның организмы өчен дә зыянсыз дип санала. Шуңа күрә диетологлар шушы оннан ясалган крекерларны төнгә каршы да әллә нигә бер ашап куярга мөмкин дип әйтә. Әгәр зыянлы кибет чипсаларын әнә шундый крекерларга алмаштырсаң, аларга сыр, кальций, магний да кушсаң, туену һәм канәгатьлек хисен тиз кичерәчәксең.  

Бөтен ашлык (цельнозерновой) оныннан чикләвекле паста белән тостлар

Чикләвекле паста табигый һәм шикәрсез булса, рәхәтләнеп тәмле һәм туклыклы тостлар ясап ашарга мөмкин. Кино караганда, алар бик тә яхшы «керәчәк», ә туену хисе озак көттермәячәк. Сүз уңаеннан, син ул чикләвекле пастаны үзең дә ясый аласың бит. Алай яхшырак та әле.

Җиләк-җимеш белән грек йогурты

Белгәнеңчә, барлык җиләк-җимешләр дә кичке аш өчен яраклы түгел. Грек йогуртын сатып ал да, җиләк, киви, маракуйя кушып аша. Ул җиләк-җимешләрне туңдырылган килеш тә кулланырга мөмкин. Банан, груша, хөрмә һәм башка татлы җимешләрдән аермалы буларак, боларында шикәр азрак.

Чикләвек

Чикләвекләр майлар, протеин һәм башка файдалы элементларга бай санала. Кино, рилслар караганда яисә китап укыганда бик яхшы гына булачак. Төрлесеннән сайла!

Попкорн

Попкорнны кем генә яратмый икән соң? Әйе, карамель, тоз, сыр салынганы 1000 тапкыр тәмлерәк. Әмма төнгә каршы кинәт попкорн теләсәң, берни дә кушылмаганын сайла. Шундый бер тәлинкә попкорнда 100 калориядән дә азрак.

Фото: Freepik.com

Теги: психология ашау

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев