ИҢ МАТУР ЧЫРШЫ! ҖИҢҮЧЕЛӘР

Начало конкурса: 6 декабрь 2019 - 14:58
2723
0
0

Тиздән иң көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе – Яңа ел! Ә димәк, тылсым, мандариннар һә-әм... ЧЫРШЫ!

Яңа елны чыршыдан башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел! Ни әйтергә теләгәнебезне аңладыңмы инде? Әлбәттә, конкурс! Без иң матур, иң гүзәл, иң чибәр чыршыны эзлибез, ә син безгә ярдәм итәрсең, килештекме?

Димәк, конкурсның шартлары: үзегез бизәлгән чыршыны фотога төшереп, безнең почтага (yalkin@bk.ru), Instagram Direct.ына, яки Вконтакте төркеменә хат итеп җибәр. Эшләр 27нче декабрьгә чаклы кабул ителә. Конкурста 3 җиңүче булачак: икесен тавыш бирү юлы белән билгеләсәк, берсен редакция сайлаячак.

Тавыш бирү 13нче гыйнварга чаклы дәвам итә. Катнашучыларга көн саен тавыш бирергә була.

Безнең җиңүчеләр:

Хабибрахманова Самина

Лилия Зарипова

һә-әм... редакция тарафыннан сайланган җиңүчебез:

Камилә Мингазеева

Җиңүчеләрне һәм барлык катнашучыларны ихластан котлыйбыз!

Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 21 март 2021 - 10:13
    «МИН – ТЕЛЕФОН КОЛЫ...» «Мин телефонга бәйле. Бу турыда моңа кадәр үк әти-әнием, дусларым әйтә иде инде. Аларны тыңламый, ишетми идем. Хәзер моны үзем дә аңлый башладым. Чыннан да кереп китәм дә, чыга алмыйм. Көнем дә, төнем дә шул телефонда уза. Бу бәйлелектән ничек тә булса арынып буламы?»
    779
    0
    0
  • 3 апрель 2021 - 16:45
    ЭРЕМЧЕКЛЕ-БАНАНЛЫ ДЕСЕРТ Хәзер бергәләп эремчекле-бананлы десерт әзерлибез. Ул иртәнге ашка да, кичке ашка да шәп кенә булачак.
    452
    0
    0
  • 10 апрель 2021 - 10:33
    ШАМПИНЬОНЛЫ КАРАБОДАЙ. РЕЦЕПТ Дөрес тукланучылар өчен бик тәмле һәм җиңел рецепт. 20 минут эчендә әзер дә була.
    391
    0
    0

Блоглар